06.05.2011 - Җәмгыять

Президент данлы бәйрәм белән котлый

Җиңү көне алдыннан сугыш ветераннарына, тыл эшчәннәренә һәм блокадада булганнарга Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның котлавы тапшырыла. Мондый мәртәбәгә тәүгеләрдән булып Илеш районы Югары Яркәй авылыннан сугыш ветераны Фәһим Фәйзрахман улы Гафаров лаек булды. Җәмгысы районда Президент котлавы 117 сугыш ветеранына, шулай ук тыл эшчәннәренә һәм батырларның тол хатыннарына җиткереләчәк.

Үз хәбәрчебез.

Илеш районы.

Фото: Район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов Фәһим Гафаровка Президентның котлау открыткасын тапшыра.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»