06.05.2011 - Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 66нчы язы

4 майда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов катнашлыгында матбугат конференциясе булды. Сынтимер Биктимер улы Бөек Җиңүнең 66 еллыгына әзерлек һәм башкалада үтүче бәйрәм чаралары турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

— Җиңү көнен башкала яхшы әзерлек белән каршы ала. Уфаның барлык җиде районында да Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган рәсми, мәдәни, спорт һәм социаль-хәйрия чаралары үтәчәк, — диде Сынтимер Баязитов. — Шәһәрнең барлык хезмәт коллективларында ветераннарны зурлыйлар. Белем бирү учреждениеләрендә батырлык дәресләре, тематик конкурслар, сыйныфтан тыш чаралар үтә,  шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырыла. Кадет сыйныфында һәм үсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр һәйкәл, обелисклар, стела һәм мемориал корылмалар янында “Хәтер вахтасы”нда тору оештыра.

Апрель азагында Совет районының “Апельсин” үсмерләр клублары берләшмәсендә эшләп килүче “Урал” эзтабарлар отряды республика экспедициясе составында Ленинград өлкәсендә үткән Бөтенрусия “Хәтер вахтасы”нда катнашты. Сентябрь аенда алар Төньяк Кавказда булганнар иде.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Уфа шәһәре хакимиятенең яшьләр сәясәте буенча комитеты, Уфаның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, “Индиго” үзәге, яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге һәм башкаланың хәрби-патриотик клублары “Георгий тасмасы” акциясе үткәрә. Акциягә старт 3 майда В. И. Ленин исемендәге мәйданда бирелде, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, волонтерлар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары 10 мең “Георгий тасмасы” таратачак.

5 майда Шәһәр мәдәният сараенда сугыш ветераннары өчен Җиңү көненә багышланган чара үтте. Чараны Уфа шәһәре хакимияте оештырды. Бәйрәм концертында Шәһәр мәдәният сараеның иҗади коллективлары һәм башкала артистлары катнашты. Шул ук көнне Офицерлар йортында “Мәңгегә — хәтердә!” дигән тантаналы җыелыш һәм бәйрәм концерты булды.

6 майда Г. Жуков исемендәге, Н. Гастелло исемендәге скверларда, Нагаево авылы мәдәният һәм ял паркында, Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе скверларында митинг һәм чәчәкләр салу тантаналары була. “Визуал” остаханәсендә ветераннар һәм яшь фоторәссамнар күргәзмәсе үтәчәк.

7 майда Яңа Черкассы һәм Иске Турбаслы  поселоклары мәдәният йортларында, 32нче балалар-үсмерләр мәктәбендә, 1нче балалар йортында, “Волна” скверында бәйрәм чаралары булачак. Анда барлык катлам кешеләре, барлык категория ветераннар һәм тыл эшчәннәре катнашачак.

Төп бәйрәм чаралары, әлбәттә, 9 майда үтәчәк. Ул сәгать 11дә Җиңү паркында Башкортстан җитәкчелегенең Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу тантанасы белән ачыла. Тантанада республика Хәрби комиссариаты офицерлары һәм тынлы оркестры, Уфа юридик институты курсантлары һәм кадетлар катнашачак.

Шулай ук Муса Гәрәев, Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов бюстларына да чәчәкләр салыначак. Биредә Орджоникидзе районының үзешчән сәнгать коллективлары катнашлыгында бай бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк. Бу көнне Урыс академия драма театры каршындагы мәйданда бәйрәм концерты була. 11дән 17 сәгатькә кадәр Октябрь районы “Ил хәрбиләренә дан!” дигән программа тәкъдим итә. 19 сәгатьтә шушы ук мәйданда “Җиңү җырлары” дигән бәйрәм концерты башлана. Дим районы ял паркында, И. Якутов исемендәге, “Кашкадан”, “Волшебный мир”, Нефтехимиклар паркларында, “УМПО” һәм “Ядкарь” мәдәният сарайлары, “Башкортстан” сәүдә үзәге мәйданнарында башкала халкына һәм кунакларга бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм 22 сәгать 30 минутта В. И. Ленин исемендәге мәйданда фейерверк белән тәмамланачак.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»