06.05.2011 - Җәмгыять

Сезгә ил таяна

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Ватанны саклау, дәүләт төзелеше, икътисад, фән, мәдәният, мәгариф, сәнәгать, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә югары казанышларга ирешкән бер төркем шәхескә Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшырды.

— Хөрмәтле кунаклар! Дуслар! — дип башлады тәбрикләү сүзен Рөстәм Зәки улы. — Шушындый чараның Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда үтүе аеруча истәлекле. Сез югары бүләкләргә лаек булып, җиңү яулаган ата-бабаларыбызның күркәм традициясен дәвам итәсез. Һәммәгез дә республика, ил киләчәге өчен хезмәт сала. Гомумән, Башкортстан — бик бай төбәк. Шулай да иң зур байлыгыбыз — хезмәт сөючән халык. Язмышыгызны төрле тармаклар белән бәйләсәгез дә, барыгызны да җаваплылык, һөнәри осталык һәм башка күркәм сыйфатлар берләштерә. Бүген бүләк алучылар арасында Башкортстан Фәннәр академиясенең гыйльми-секретаре Ираида Әхәтова да бар. Ираида Әбүбәкер кызы гомерен башкорт токымлы атларны өйрәнүгә багышлаган. Аның фәнни казанышлары республика, ил һәм дөнья күләмендә танылу алган. Уфа моторлар төзү  берләшмәсендә эшләүче Сергей Салов җитештергән җиһазларга үзенең шәхси келәймәсен суга. Бу — сыйфат билгесе. Һәммәгез турында да җылы сүзләр әйтергә мөмкин. Фидакарь хезмәтегез өчен сезне тагын бер тапкыр ихлас тәбриклим!

Арытаба тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды. Бәхетле исемлеккә кергәннәр максатына ирешү өчен озын һәм сикәлтәле хезмәт юлы үткән. Бу хакта  Борай районы Мулла авылында туып үскән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Ираида Әхәтова түбәндәгене бәян итте:

— Сер түгел, фән дөньясында хатын-кызга үз урынын табу, үз сүзен әйтү шактый авыр. Миңа да җиңел булмады. Беренчедән, җәмгыятьтә ир-атларга өстенлек бирелә. Икенчедән, гаилә йөген тарту башлыча хатын-кыз иңенә төшә. Моңарчы хатын-кызлар тотынырга кыенсынган елкычылык тармагы белән ныклап шөгыльләнергә алындым. Тәҗрибә үткәргәндә ат абзарында кунган чаклар да булды. Кыргый атларны йөгәнләргә дә өйрәндем. Авырлыкларга тарысам да, артка чигенмәдем һәм максатыма ирештем. 30 елдан артык гомеремне фәнгә багышладым, 300гә якын фәнни мәкалә, 15 монография бастырдым. Минем хезмәтем агросәнәгать, Башкортстан икътисады өчен яңа мөмкинлекләр ача. Әйтик, ат сөтеннән балалар өчен туклыклы һәм файдалы ризык җитештерүне җайга салырга мөмкин. Гомумән, башкорт токымлы атларга дөньяда тиңнәр юк. Уңышым өчен балаларым, оныкларым, туганнарым һәм якыннарым да куана. Арытаба  тагын да дәртләнеп, тагын да чәмләнеп хезмәт салачакмын, — диде ул.

Тантаналы чара истәлеккә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»