12.11.2010 - Җәмгыять

Үз намусын сакламаган —кешенекен сакламас

Октябрь революциясе юлбашчысының сүзләрен үзгәртебрәк әйткәндә, һәр дәүләтнең дә үзен саклар коралы, халкын хәвефләрдән курчалар калканы булырга тиеш. Адәм булып яши башлаган тәүге чорларда ук кеше кемнеңдер ярдәменә таянган. Әле дә, бәла-каза килсә, без иң беренче күрше-күләннәребезгә, акыллырак, ярдәмчелрәк танышларыбызга, властька якын торучыларга мөрәҗәгать итәбез.

Гражданнарның әледән-әле милициягә йөгереп килүе, прокурорга кәгазь тотып керүе, властьның яклавына һәм  гаделлегенә ышанудан бигрәк, гадәтләнгән яки инстинктив гамәл дип бәяләнә аладыр. Элекке заманнарда гади халык, ихтыяҗы чыкканда, авыл старостасына, яисә муллага килгән. Шәһәр кешесенә дә  киңәшләшер кеше табылган. Иҗтимагый-сәяси корылышы төрле булган һәрбер җәмгыятьтә дә, ул гамәлдә формаль булсын, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, ә кирәге табылса, яклауга юнәлтелгән институтлар эшләгән. Бу фактны гомумән инкарь итү мөмкин түгел.

Бүгенге сүземне кузгатуның сәбәбе — милиция белән полиция турындагы законнар тирәсендә бәхәсләрнең куеруында. Әлбәттә, гәзит мәкаләсе генә өйрәнгән милиция атамасын билгесез полициягә алмаштыруга тоткарлык ясый алмас. Безнең җәмгыятьтә хакимнәрнең карары, гадәттә, халык фикереннән өстен тора. Шулай булуга карамастан, гәзит биргән мөмкинлектән файдаланып, үзеңнең шик-шөбһәләреңне белдерү дә язык түгелдер.

Полиция турындагы закон проекты Русия Дәүләт думасының көзге сессиясендә каралачак һәм алдагы елның март аеннан да калмый үз көченә керәчәк дип фаразлана. Һәм шулай  булыр да. Гомер бакый күнегелгән милиционерыбыз яңача  йөртелер. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп, еш кына тиргәп, хәтта куркып та өйрәнгән тәртип саклау органы тарихта калыр. Еш кына югалткач кадерен аңлаган кебек, милиция хезмәткәрләрен дә, бәлки, юксынып хәтерләрбез. Хәер, милициянең тарихы хәзер үк онытыла барган сыман. Шуңа күрә, хәтер тәмам  томанланмас элек, аны бераз яңартып алыйк.

Гадәтләнгән “милиция” сүзе латинчадан әйләндергәндә “гаскәр” дигәнне аңлата. 1806-1807 еллардагы Русия-Пруссия һәм Франция арасында барган сугыш вакытында, Наполеон гаскәрләренең илгә басып керү куркынычы тугач, дәүләт һәм алпавыт крестьяннарыннан “милиция” дип аталган ополчение төзелә. XIX гасырның азагында һәм XX гасырның башында Кубаньда  һәм Дагстанда полиция һәм конвой хезмәтен үтәүгә тәгаенләнгән регуляр булмаган гаскәрләр оештырыла. Бу да милициягә мисал. Ә инде Русиядәге революциядән соңгы вакыйгалар хроникасына күз салсак, яңа властьның үзен саклауга никадәр җитди игътибар бирүен күрербез.

1917 елның 27 февралендә, буржуазия-демократик  революция көннәрендә үк, Петроградта эшчеләр (халык) милициясе оештырыла башлаган. Вакытлы хөкүмәт 3 мартта игълан иткән декларациянең 5нче  пунктында: “Кабинет үзенең гамәлдәге эшчәнлегендә полицияне сайлап куела торган җитәкчелеге булган, урындагы үзидарә органнарына буйсынган халык милициясе белән алмаштыру  бурычын куя”, — дип белдерелгән. Янә бер атна үтүгә әлеге хөкүмәт полиция департаментын бетерү һәм җәмәгать полициясе, гражданнарның шәхси һәм мөлкәт иминлеген тәэмин итү эшләре буенча вакытлы идарә булдыру турында указ кабул итә.

Ә инде хәзерге Башкортстанда милиция тарихының тәүге адымнары революция үзәгендәге вакыйгалардан соңлабрак ясала. Уфа эшче һәм солдат депутатлары Советы һәм крестьяннар депутатларының Уфа губерна Советы башкарма комитетларының берлектәге утырышы 1917 елның 3 сентябрендә эшче милиция, ягъни Кызыл гвардия булдыру турында карар чыгара. Аның комиссарлары итеп Петр Зенцов белән Тимофей Кривов раслана. Тимер юл мастерскоенда  һәм депода тәүге доброволецларны язу башлана.

Һәр зур нәрсәнең я беренче адымнары, яисә соңгылары хәтердә ныграк уелып кала. Милиция дә совет дәүләтенең, арытабан яңа Русиянең дистәләрчә еллык тарихында тирән эз калдырган. Хокук һәм җәмәгать тәртибен саклау өчен булдырылган оешманың сәяси процесска кушылып китүе, еш кына карательлек һәм репрессия коралына әверелүе илдә тотрыклылыкның һичкайчан да булмавы, законнарның формаль язылуы һәм аларны да инкарь итү белән аңлатыладыр.

Милиция электән дә, вакыт-вакыты белән, үзенең  структурасын, функциональ бурычларын үзгәртүе турында хәбәр итә иде. Һәрхәлдә, я НКВД, я МООП, я МВД булып, ул халык күз алдында барыбер милиция рәвешендә кала килде. Мин гади  кешеләр ихлас хөрмәт белән караган милиция хезмәткәрләрен әле хәтерлим. Кешеләр  милиционерларга бәлагә тарыганда гына түгел, бәлки, мәсәлән, шәһәр урамында адрес белешеп, юл сорашып та мөрәҗәгать итә иде. Халык ышанычына милиция хезмәткәрләре дә игътибар, итагатьлелек, ярдәмгә килергә әзер тору белән җавап бирә торган иде. Сергей Михалковның “Степа абый” шигыре игелекле милиционерларның гомумиләштерелгән образын гәүдәләндергән. Ләкин заманнар үтә килә “Степа абый”лар үзләренең романтик сөйкемлелеген тагын югалтты. Аларга алмашка гамәли тормышыбызда бәгырьсез, кулына эләккән кешене кимсетергә омтылучы, хезмәт бурычын ихтыярсыздан гына башкаручы кастаны күрәбез. Әйе, чыннан да кастаны, чөнки Русия халкы штатский киемдәге хокуксызларга һәм мундирлы, кораллы, законлы элитага аерылган. Милиция, табигый, икенче төркемдә.

Милицияне полиция дип атарга җыену һәм эчке эшләр органнарын реформалауны аның үзенә үк тапшыру ил җәмәгатьчелегендә төрле фикерләр уятты. Мәсьәләнең хокукый ягына белгечләр бәя бирсен, шул ук вакытта проблеманың әхлакый аспектлары да бар. Халык күнегелгән милицияне ни өчен полиция дип үзгәртүнең  юридик сәбәпләрен аңламый. “Полиция турында” Закон авторлары шушы ведомствода арытабан гражданнарга ихтирамлы, әдәпле, законны төгәл үтәячәк кешеләр эшләячәк дигән ышанычка суктыра. Янәсе дә оешманың атамасын үзгәртү аның  хезмәткәрләренең психологиясен, хәтта менталитетын шундук үзгәртәчәк. Ә сез тунның тышын әйләндереп кию белән аның яңарганын күргәнегез бармы?

Янә бер шик. Урамда сине тәртип сакчысы туктатты ди. Яңа закон буенча, ул сиңа исем-шәрифен, хезмәт иткән подразделениесен әйтергә, хәтта документын да күрсәтергә тиеш була. Сез шушы күренешне күз алдына китерә аласызмы? Мин — юк. Итагатьле мөгамәлә, гафу үтенү турында әйтеп тә тормыйм. Безнең халык органнарның һәр эш-гамәленнән куркып беткән, шуңа күрә берәр гражданның полиция таләп иткән хәлдә дә, закон билгеләгән вакыт түгел, дип фатир ишеген ачмавы да ышандырмый.

Полиция турындагы закон, тәү карамакка, байтак хокукларны гади гражданга бирә. Моның белән власть тәртип саклау органнары хезмәткәрләрен идеаллаштыра. Ләкин әлеге милиция хезмәткәрләре полициягә элекке менталитеты белән күчсә, закон чыгаручыларның эйфоризмы тиз таралачак. Милиция бүлекләрендә гаепсез кешеләрне тукмау, имгәтү, шул ук вакытта һич нәрсә өчен җавап бирмәү, җинаятьче-милиционерны яклап алып калу — болар барысы да могҗиза белән югалачакмыни? Аннан соң, “полиция” төшенчәсен тергезүчеләр халыкның бу терминга традицион  мөнәсәбәтен исәпкә алмый. Без, өлкән буын кешеләре, революциягә кадәрле полиция турындагы тискәре карашта тәрбияләндек. Полиция — алдынгы фикерле кешеләрне эзәрлекләүче, иректән мәхрүм итүче,  аяусыз бер оешма. Ә инде Бөек Ватан сугышы чорындагы фашист куштаннары — полицайлар нинди тәэссоратлар уятыр? Полиция белән полицай — бер тамырлы сүзләр ләбаса.

Ил хакимнәре фатыйха биргәч, “Полиция турында” закон кабул ителер инде. Бездә халык тикшерүе исем өчен генә эшләнә һәм аның фикере властьның колагына да, йөрәгенә дә  барып җитми. Бу хакыйкатьне Бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) турындагы бәхәсләр дә раслады. Шушы авантюраны туктатырга дигән күпме  таләпләр дә җавапсыз кала. Тиздән милицияне онытып, полицияле булачакбыз. Асылы бары ЕГЭга охшамасын иде. Тәртип сагында эшләүчеләр бер хәлдән икенчесенә  күчкән чакта ачу сакламый, намус саклап  күчсен. Шул өметтә калыйк.

...Уфада күптән яшәгән кешеләр хәтерлидер, Эчке эшләр  министрлыгы урнашкан йорт диварында “Милициянең көче — аның халык белән бәйләнешендә” дип язылган зур плакат  эленеп тора иде. Хәзер ул күптән югалды. Милициянең эшчәнлек принциплары үзгәрдеме, әллә халык аннан читләштеме? Менә бу мәсьәлә чыннан да мөһим.

Марсель

Котлыгалләмов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»