05.05.2011 - Җәмгыять

Тарихта тирән эз калдырган шәхесләр

Район музеенда: Миңнегали Нәзерголов, Рәшит Низамов, Фәрит Суфияров,   Кадим Аралбаев, Айсылу Шәрифҗанова, Ринат Камалов һәм Дамир Әхмәтов.Тәтешле районында үткән әдәбият көннәре шушы төбәктә яшәп, иҗат иткән аталы-уллы бөек мәгърифәтчеләр Гали Чокрыйның тууына — 185, Гарифулла Киековның тууына 150 ел тулуга багышланды.

Татар-башкорт әдәбиятын, мәгрифәтчелек традицияләрен үстерүгә зур өлеш керткән язучы, шагыйрь, публицист Гали Чокрый (Мөхәммәтгали Габделсалих улы Киеков) 1826 елда Башкортстанның Тәтешле районы Иске Чокыр авылында Габделсалих мулла гаиләсендә туган. Аның ата-бабалары ил күләмендә танылган кешеләр булган, Шәриф Киеков 1774 елда императрица Екатерина икенче тарафыннан алтын медаль һәм кылыч белән бүләкләнә, 1776 елда дворянлык дәрәҗәсе ала.

Гали җиде яшеннән егерме бер яшенә кадәр башта туган авылындагы әтисе мәдрәсәсендә, аннары Бөре һәм Минзәлә өязләрендәге биш мәдрәсәдә укый. 1849 елда Стәрлебаш мәдрәсәсенә укырга керә, анда шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән  күп нәрсәгә өйрәнә, шәхес буларак формалаша, иҗади сәләте үсә. 1852 елда туган авылы Иске Чокырга даими яшәргә кайта.

Үзе әйтүенә караганда, Гали Чокрый 17 яшендә тәүге шигырьләрен яза, беренчесен хәлфәсенә, икенчесен вафат булган әнисе Гөлбаһарга багышлый. Ул күп яза һәм аның китаплары бер-бер артлы басылып чыга. Аның ун китабы дөнья күрә, шуларның дүртесе — “Гали энҗеләре”, “Шәм яктысы”, “Окшашын өстәү”, “Казанны мактау” үзе исән чагында басыла. Чокрый иҗатының зур өлеше безнең көннәргә кулъязма рәвешендә килеп җиткән. Тугыз дәфтәрдән торган җыентык республиканың  Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә саклана. Алар, шулай ук, Башкортстан һәм Татарстан фәннәр академияләре архивында, Татарстан дәүләт музее фондында, Казан дәүләт университетының  фәнни китапханәсендә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында, Русия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының  Санкт-Петербург бүлеге фондында саклана.

Дин әһеле булуы белән беррәттән, Гали Чокрый әсәрләреннән аның фән үсешенә, тормышка аек акыл белән караучы, төпле фикерле, эзләнүчән, укымышлы шәхес булганы ачык күренә. Ул күп шигырьләрендә туган төбәгендәге хәлләрне, төрле вакыйгаларны, татар һәм башкорт халыклары тормышындагы уртак мәсьәләләрне ачып сала. Автор хезмәт сөючәнлекне тормышның төп шарты итеп карый. Гали Чокрый мәдрәсәдә шәкертләргә, дин сабагы белән беррәттән, фән нигезләрен өйрәтүгә зур игътибар биргән.

Чокрый дүрт тапкыр хаҗга бара һәм ике хаҗнамә иҗат итә. Шушы сәфәрләре вакытында күргәннәрен язып барырга тырыша.

Заманының күренекле шәхесе, үз халкының тарихын, тормышын барлаучы Гали Чокрый гаиләсендә өч кыз  һәм биш ул үсә. Өч улы — Гатаулла, Гыйниятулла һәм Гарифулла — әтиләре юлыннан китә һәм шул чорның укымышлы кешеләре булып таныла.

Гарифулла Киеков — Гали Чокрыйның  улы. Ул 1861 елның  23 мартында Уфа губернасы Бөре өязе Тәтешле волостеның Иске Чокыр авылында дөньяга килә. Бала чагыннан ук зирәклеге белән аерылып торган малай башта әтисе мәдрәсәсендә башлангыч белем ала, Минзәлә өязенең Шыгай авылындагы һәм Казанда Апанаев мәдрәсәсендә укый. Гарифулла 1882 елда патша армиясенә хезмәткә чакырыла һәм, алты ел хәрби фельдшер булып хезмәт иткәннән соң, унтер-офицер чинында туган авылына кайта. Укуга теләге көчле булу 1888 елда аны янә Апанай мәдрәсәсенә алып килә, әмма әтисенең сәламәтлеге начараю сәбәпле, 1889 елның көзендә укуын ташлап кайтырга мәҗбүр була һәм Иске Күрдем авылында мөгаллимлек итә башлый. Шул ук вакытта муллалык эшен дә алып бара, халык ярдәме белән ике катлы мәдрәсә салдырып, уку программасына дөньяви фәннәрне дә кертеп, балаларга белем бирүне оештыра. Гарифулла Иске Күрдем авылына күчкәч тә изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кыла, ике тапкыр Уфага Диния нәзарәтенә барып, имтихан тапшыра. Идарә карары буенча 1891 елда — имам-хатыйп, 1893 елда ахун дәрәҗәсенә күтәрелә.

Гарифулла Киеков кулъязмаларының, китапларының  безнең көннәргә килеп җитүендә улы Әхнәфнең өлеше зур булган. Егерменче гасырның утызынчы еллары башындагы чуалышлар  чорында ул аларны Риза Фәхретдиновка бирә, ә галим аларны Ленинградка, академик А. М. Самойловичка озата. Санкт-Петербург архивында Миңнегали Нәзерголов Гарифулла Киековның югары дәрәҗәле кеше булуын исбатлаучы документ та  тапкан.

Бар булмышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган Гарифулла Киековның гомер юлы, бөек шагыйрь Шәехзадә Бабичныкы кебек үк, бик аяныч тәмамлана. Мулла булганы өчен генә аны кызылармеец киемендәге кеше кылыч белән авыр яралагач, туганнары Сәйтәк дәваханәсенә алып бара, ләкин коткарып кала алмыйлар, 1918 елның 19  сентябрендә Гарифулла Киеков вафат була. Аның гәүдәсен халык кадерләп, Иске Күрдем зиратына җирли. Хәзрәт үлгәннән соң 70 ел үткәч, 1988 елда, Гарифулла Киековның тууына 125 ел тулу  уңаеннан каберенә мәрмәр таш куела.

Иске Күрдем авылында җиде күздән бәреп чыгучы саф, мул сулы чишмә бар. Гарифулла Киековка ихтирам йөзеннән халык аны “Хәзрәт чишмәсе” дип йөртә. Һәр елның май аенда районның, күрше төбәкләрнең өлкәннәре, аксакаллары, имам-хәзрәтләре биредә “сөбхәт җыены” үткәреп, Гарифулла Киековның һәм барча ата-бабаларының рухына багышлап Коръән укыйлар. Быел да “Хәзрәт чишмәсе” янында Гарифулла Киековның 150 еллыгын билгеләү күздә тотыла. Бу олы чараны аның туганнары, авыл халкы белән берлектә Күрдем мәхәлләсе оештырырга ниятли. Кулыннан килгән, теләге булган һәркем ярдәм күрсәтә ала.

Тәтешле районында күренекле якташларын онытмыйлар. Шушы олуг шәхесләрнең юбилейларына багышланган төрле очрашулар, кичәләр китапханәләрдә, мәдәният йортларында, авыл клубларында узган елда ук башланды. Район мәгариф бүлегенең туган телләрне укыту буенча методисты Флүзә Минәҗева сүзләренә караганда, Гали Чокрый һәм Гарифулла Киековның юбилейлары уңаеннан Тәтешле районы мәктәпләрендә күләмле чаралар үткәрелә. Алар, күренекле якташларның тормыш юлын һәм иҗатын тагын бер күз алдыннан үткәреп, кадерле мирасны яшь буынга түкми-чәчми тапшыру мөмкинлеге бирә. Гали Чокрыйның бәһаләп бетергесез мирасы — үз ыруының тарихын яктыртучы шигъри шәҗәрәсе белән укучылар кызыксынып таныша, үз тамырларын өйрәнгәндә кыйммәтле чыганак итеп куллана.

Туган тел, Башкортстан әдәбияты һәм мәдәнияте кабинетларында, музейларда бай материал тупланган, күргәзмәләр эшли. Укучылар Гали Чокрыйның  Иске Чокыр авылындагы музеена бик теләп экскурсиягә йөри.

Күптән түгел Тәтешле җирендә шагыйрь-мәгърифәтчеләр Гали Чокрый һәм Гарифулла Киековның олы юбилейларына багышланган әдәбият көннәре үтте. Тәтешлелеләр белән очрашуга шагыйрь Кадим Аралбаев, Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Рәшит Низамов, филология фәннәре докторы Миңнегали Нәзерголов, язучы, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Таңчулпан Гарипова, язучы, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Ринат Камалов, шагыйрь Мөнир Кунафин, Яңавыл төбәге язучылар берләшмәсе рәисе, шагыйрь, Гали Чокрый һәм Әнгам Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты Фәрит Суфияров килделәр. Бәйрәм тантаналары район китапханәсендә  шигърият сөючеләр белән очрашудан башланды. Хакимият башлыгы  урынбасары Дамир Әхмәтов кунакларны районның социаль-икътисади үсеш мөмкинлекләре белән таныштырды.

Тәтешле — талантларга ифрат бай төбәк. Район халкы эшли дә, ял да итә белә, ә район хакимияте моның өчен  барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырыша. Төбәктә яшәп иҗат итүчеләрнең китапларын чыгару оештырылган. Уннан артык авторның китаплары дөнья күргән дә инде.

Кунаклар да буш кул белән килмәгән, алар иҗат җимешләре белән таныштырды, китапларын бүләк итте.

Юбилей чаралары Балалар иҗаты үзәгендә дәвам итте. Анда кунаклар, крайны өйрәнү музеенда булып, Гали Чокрый һәм Гарифулла Киековка багышланган экспонатларның бай һәм эчтәлекле булуын билгеләде.

Бәйрәмнең икенче көне Иске Чокыр авылындагы мәчет һәм музейда очрашудан башланды. Музей житәкчесе Зимфира Әрмәншина кунакларны олы шәхесләргә кагылышлы әйберләр һәм документлар, кулъязма күчермәләре белән таныштырды. Кунаклар исә музейга алып килгән бүләкләрен тапшырды. Миңнегали Нәзерголов Санкт-Петербург архивында табылган яңа документлар күчермәсен бүләк итте.

Иске Күрдем авылында бәйрәм Әнгам Атнабаев исемен йөртүче урта мәктәп алдында, Башкортстанның халык шагыйре  бюстына чәчәкләр салудан башланды. Аннары кунаклар туган якны өйрәнү һәм Әнгам Атнабаев музеенда булды. Биредәге экспонатлар, төрле документлар белән укучылар таныштыруы, аларның туган як тарихын, шушы авылдан чыккан олы шәхесләрнең тормыш юлын яхшы белүе чарада катнашучыларны сокландырды.

Гали Чокрый һәм Гарифулла Киеков юбилейларына багышланган чаралар барышында Иске Күрдем авылындагы бер яңа урамга Гарифулла Киеков исемен бирү турында тәкъдим булды. Андый мөмкинлек бар, авыл халкы тырыш хезмәте белән мул тормышта яши, йортлар төзи, яңа урамнар барлыкка килә. Димәк, күренекле якташларының исемен мәңгеләштерү озакка сузылмас.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»