05.05.2011 - Җәмгыять

Күңел яктылыгы аша...

Зәлия.Менә ничәнче көн инде биш яшьлек сабыйның нәни йөрәге үлем белән көрәшә. Әле кайчан гына колынчактай сикереп уйнап йөргән Зәлияне грипп авыруы коточкыч тизлектә аяктан ега. Манма суга баткан сабый көч-хәл белән керфекләрен күтәреп, күзләре белән әнисен эзләп таба да янә караңгылыкка чума. Тәннәре уттай янган кызының кулларыннан сыйпый-сыйпый Зөмәрә бер үк сүзләрне туктаусыз кабатлый: “Балам, балакаем...”. Берничә ай элек кенә икенче сабыен дөньяга тудырган ананың башы әйләнә, күз аллары караңгылана башлый. Бүлмәнең түр ягында яткан дүрт айлык кызчыгының бәгырьне өзәрлек тавышы Зөмәрәне уятып җибәргәндәй була. Юк, юк, аңа һич кенә дә бирешергә ярамый! Күбәләктәй ике сабыен аякка бастырырга, җил-яңгыр тидерми үстерергә кирәк бит әле. Я, Ходай, Илмирасын кулына алу белән яшь ананың тәннәре буйлап кайнар ут йөгерә: бу сабыеның да температурасы күтәрелгән түгелме соң?!

Грипп — йогышлы һәм бик авыр чир. Кайчагында гаиләдәге бер генә кешене дә аямый ул. Ул елны Харрасовлар гаиләсенә дә бу авыруның иң көчле формасы йога. Зөмәрә кызлары белән айлар буе дәваханәдә ята. Өзлеккән бала организмында бронхит та килеп чыга. Ул гына да түгел, грипп нәтиҗәсендә кызларның колаклары авырта башлый. Әллә ни игътибар да бирмәгән, елның-елында меңләгән кеше авырый торган грипп ике кызының да сәламәтлеген какшатып, тормышларын төптән үзгәртер дип, ул чагында башына да китерми әле Зөмәрә.

Зөмәрә белән Илдус Харрасовлар — Благовар районының Күчәрбай авылында туып-үсеп, туган авылларының бүгенге көндә дә гөрләп яшәвенә үз көчләрен керткән санаулы гына яшь гаиләләрнең берсе. Күпчелек яшьләр кебек шәһәрнең җиңел тормышына кызыкмый, үз дөньяларын туган җир туфрагында төзи алар. Армиядә Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан егет, Стәрлетамакта телемастер һөнәрен үзләштергәннән соң, туган авылындагы көнкүреш йортына эшкә урнаша. Авылдашлары арасында уңганлыгы белән абруй яулап өлгергән яшь кыз исә, укып кайтып, балалар бакчасында нәниләр тәрбияли башлый. Сөю бар җирдә көю дә бар, дип юкка әйтмиләрдер, мөгаен. Илдуска да сылу гәүдәле, ачык йөзле, чибәр Зөмәрәсе өчен шактый көяргә туры килә. Сөйгәнен икетуган сеңелкәшенең туенда шаһит егете урлый язгач, уйланырга вакыт калдырмый ул, мәсьәләне кискен куя. Гөрләтеп туй ясыйлар яшьләргә. Ике уңган туры килсә, дөньялары гөл булыр, дип нәкъ менә шундый гаиләләр турында әйтәләр дә инде. Илдус балачактан, ике абыйсы шикелле үк, басуда үскән малай. 9нчы сыйныфта укыган чагында ук комбайн штурвалы артына утыра егет, күп еллар буена алдынгы комбайнчылар сафыннан төшми. Бүгенге көндә дә бу һөнәргә тугры калган ул: үзенә җир алып, эшкәртергә уйлап йөри. Иген үстереп, мал үрчетеп, гаиләсен мул тормышта яшәтергә аның исәбе. Балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Зөмәрә булдыклы иренең алдына куйган максатына ирешәчәгенә чын күңелдән ышана. Бәлки, аларның бергә эшләп, бертөрле уйлап, фикерләп яшәүләрендәдер бөтен хикмәт.

Илдусның әти-әнисе белән 13 ел бергә яшәгәннән соң, Харрасовлар үзләренә кирпечтән йорт төзи башлый. “Илдусның кулыннан бар эш тә килә, йортны да икәү бергә төзедек, туганнар да ярдәм итте”, — ди Зөмәрә. Өч ел эчендә алар искиткеч матур, зур йорт бетереп, яңа урында тормыш корып җибәргән.

Кызганычка каршы, бу бәхетле көнгә кадәр тату гаиләнең ут-су кичәсе, бала кайгысыннан йокысыз төннәр үткәрәсе күп була әле. Өлкән кызлары Зәлия каты авыруга дучар булганчы, яхшы ишетә, сәламәтлеге ягыннан әти-әнисен һич борчымаган бала була. Тик грипп белән авырып дәваханәдә ятканда ук кыз колаклары авыртуга зарлана башлый. Сабыеның эндәшкәнне ишетмичә, күзгә мөлдерәп карап торуын күргән ананың йөрәге өзелердәй булып әрни. Табиблар аңлатуынча, балада туганда ук бу чиргә  бирелүчәнлек булса, каты авыру нәтиҗәсендә ишетү органы зарарлануы  мөмкин. Зәлиянең колагы көннән-көн начаррак ишетә, тора-бара табиблар аңа ишетү сәләте югалтуның 4нче дәрәҗәсен куя.

Билгеле, укырга төшәр вакыты җиткән балага ишетү аппараты кирәк була. Ул елларда инвалид балаларга үзебездә эшләнгән аппаратлар гына бушлай бирелә. Кызганычка каршы, “үз аппаратларыбыз” белән бер Зәлия генә түгел, меңләгән бала тиешенчә ишетә, аңа өйрәнә алмый җәфалана. Беренчедән, ул йөртергә бик уңайсыз, икенчедән, ниндидер ят тавыш комачаулый, сызгыра, нәтиҗәдә баш авырта башлый. Кызларына чит илдә чыккан уңайлы аппарат алыр өчен Харрасовларга көн-төн эшләргә туры килә. Аны мал асрап, эш хакын җыеп барып, 50 мең сумга сатып алалар. Аның эченә куела торган 4 мең сумлык детальне исә — елына ике тапкыр, 500 сумлык батареяларны ай саен алыштырып торырга кирәклеген дә исәпкә алсак, авыру баласы булган ата-ананың хәлен күз алдына китерү дә авыр.

Илмира.Ә менә Илдус белән Зөмәрә кебек ике авыру бала тәрбияләүче гаиләләргә тормыш сынауларны икеләтә бирә. Кече кызлары Илмирага да ишетү аппараты алырга туры килә. Кызларын атнасына бер тапкыр Уфага педагог белән шөгыльләнергә дә йөртә алар. Мәктәпкә барганчы шактый гына укырга да өйрәнә әле ул. Табиблар кушуынча, Илмираны башкаладагы махсус коррекцион мәк-тәп-интернатка урнаштыралар. Әлегә кадәр әти-әнисеннән бер генә минутка да аерылмаган кечкенә кызга чит мохиткә өйрәнү башта бик кыен була. Ара якын булмаса да, әти-әнисе аны атна саен өйгә алып кайта. Шуңа да ял көннәрен түземсезлек белән көтә кыз. Кайчандыр елый-елый өйрәнгән яңа урын хәзер инде 11 яшьлек Илмира өчен туган мәктәбенә әверелгән. Ул анда бал биюләренә, волейбол уйнарга йөри, ишарәле җырлау (жестовое пение) коллективының иң сәләтле җырчысы да. Биредәге “О,кей” коллективы республикада гына түгел, Мәскәүдә үткән конкурсларда да алдынгы урыннар яулап өлгергән. Күптән түгел алар Мәскәүдән инвалид балалар арасында ишарәле җырлау буенча оештырылган “Душа поет” фестивалендә гран-при алып кайткан.

Әйтергә кирәк, Харрасовларның ике кызлары да бик тырыш һәм сәләтле. 15 яшьлек Зәлия үзенчәлекле сәләте белән күпләрне шаккатыра. Благоварның талантлы кызы турында “Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның Башкортстандагы берләшмәсе” җитәкчесе Надежда Сөләйманова үзләре оештырган хәйрия чарасыннан соң бик дулкынланып сөйләде. “Сәхнәдә бөтерелеп кенә йөри, бик оста биюче. Талантын күрсәтә белүе аеруча мактауга лаек, аңа уңышлар телибез”, — диде Надежда Анатольевна. Чынлап та, Зәлия биюче булыр өчен туган, дисәк тә ялгышмабыз, сәхнәдәге һәр хәрәкәте сылу гәүдәсенә килешеп тора. Ә бит бу хәрәкәтләрне аңа белгечләр өйрәтми, кыз биюне үзе уйлап таба! Әлбәттә, төрле бәйгеләрдә катнашырлык бию куяр өчен тырышлык һәм сәләт кирәк. Сәхнә киемнәрен кызына әнисе тегә. Зәлияне, бигрәк тә, көнчыгыш, заманча биюләр кызыксындыра. Әйтергә кирәк, кайда гына чыгыш ясаса да, алдынгы урын һәм тамашачылар күңелен яуламыйча калмый ул. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр арасында Стәрлетамакта узган республика фестивалендә бию буенча 1нче урын алып, әти-әнисен бик сөендерә. Уфада үткән “Созвездие талантов” смотр-конкурсында 1нче урын яулап, телевизор белән бүләкләнә сәләтле кыз. Без барганда да Зәлия чираттагы конкурска әзерләнә иде. “Радуга” республика балалар фестиваленең сайлап алу турында үзе әзерләгән заманча биюне күрсәткән ул. Финалга чыккан кыз Интернет аша сәхнәгә бию куючы белгечне дә эзләп тапкан.  Димәк, җиңүләрнең алда тагын күп булырына ышаныч зур.

Әйе, 15 яшьлек Зәлиянең бу матур шөгылен әти-әнисе дә, аңа белем бирүче Күчәрбай мәктәбе укытучылары да, сыйныфташлары да хуплый. Янындагы кешеләрнең яхшы мөнәсәбәтен һәрчак тоеп торучы үсмер кызның йөзендә бәхетле елмаю, күңеле дә җырлап кына тора. Әнә шундый рәхәт мизгелләрдә Зәлиянең күңелендә шигырь туа. Шунысы сөендерә: бу гаиләдә тәрбияләнүче балалар дөньядагы гамәлләрне башка төрле — күңел яктылыгы аша кабул итә.

Зөлфия Фәтхетдинова.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»