04.05.2011 - Җәмгыять

Абыйлар юлыннан без дә кыю үттек...

Мәкалә башына чыгарылган сүзләрне мин өлкән дустым Вил Суфиян улы Казыйхановның популяр бер шигыреннән алдым. Алда Җиңү бәйрәме торганда кыюлык, бурычка тугрылык турында уйлану табигыйдер.

“Көн дә бәйрәм, көн дә туй”, дигәндәй, календарь сәхифәләрен актара башласаң, истәлекле, данлы дип билгеләнгән көннәрнең очсыз-кырыйсыз булуына ис-акыл китәрлек. Вакыт үтә, заман үзгәрә килә, төрле сәяси һәм идеологик сәбәпләр белән, бәйрәм дип йөргәнебез хәйранга әйләнә, истәлекле даталарның яңалары хасыйл була, кайсылары онытылуга дучар ителә. Менә әле дә мин 5 май көнне гадәттә ипле генә билгеләп үтелә торган Матбугат көнен хәтерләп утырдым. Ул совет чорында төп гәзит саналган “Правда”ның 1912 елда чыга башлаган көнне бәйрәм ителә иде. Шушы гәзитнең илле еллыгына багышланып “Шелест страниц как  шелест знамен” дигән зур китап басылып чыкты. Пафослырак әйтелсә дә, гәзитнең, гомумән вакытлы матбугатның халыкның  иҗтимагый аңы һәм йөзе булуына ачык ишарә ясалган иде. Чыннан да, җәмгыятьне ышандырырлык, ихлас сүз рухландырса, баш өстендә җилфердәгән байрак аны канатландыра.

Һәр заманның — үз календаре. Һәр гыйнвар — Русия матбугаты көне, июньдә — Башкортстан журналистларыныкы билгеләнә, матбугат хезмәткәрләре өчен җыеннар, аларның һөнәри конкурслары үткәрелә икән, моның һич гаебе юк. Әмма хәтер — картотека тартмасы түгел, андагы искергән формулярны алып ташлап оныттырып, яңасын гына күңелгә салып булмый. Еллар үтсә дә, кайчандыр бергә эшләгән, белгән кешеләргә соклану, аларга рәхмәт һәм хөрмәт тойгысы кала. Әгәр без узган буын коллегаларыбызны бүгенгеләр белән чагыштырабыз икән, бу кемнедер идеаллаштыру, яки икенчеләрне түбән кую максаты белән эшләнми. Үткәнгә каерылып карау, сагынудан тыш, сабак булуы белән дә  кыйммәт.

Журналистика яшьләрне хәзер үзенә нинди идеаллар белән җәлеп итәдер, бәлки, гәзит-журнал редакцияләренә килгән егетләр һәм кызлар өчен анда эшләү — бухгалтер яки сатучы шөгыленнән һич тә аерылмыйдыр, әмма безнең буын сүз остаханәсенә күпчелек очракта романтик кәеф белән килде шикелле. Тәүге мәкаләне язу теләге, аның басылып чыкканын күрү куанычы — ул чакта әйтелгән сүз өчен җаваплылык турында уйламыйсың, бар булмышыңны горурлык, үзеңнең шуннан алып гадәти булмаган җәмгыять әгъзасы итеп тою чолгап ала. Әбҗәлил районының “Очкын” гәзитенә тәнкыйть мәкаләсе тотып кереп, аның басылып чыгуыннан соң ниндидер нәтиҗәләр булуыннан хәвефләнүемне белдергәч, ул заманда “Очкын”да эшләгән Айдар Бурангулов абыйның: “Урманга керер булсаң, энем, бүредән курыкмыйсың инде”, — дигәнен озак оныта алмадым. Халыкка төбәп нидер әйтү ихтыяҗы тугач, синең каләмеңне бәләкәй генә булса да билгелелеккә омтылу түгел, ә тәвәккәллек, бурыч һәм җаваплылык тойгылары тибрәтә. Әгәр син мәкаләләреңне кешеләр алдында әллә кем булып күренү өчен язасың икән, аның халык күзенә күренмәве хәерле.

Һәркемнең тормышында төрле кешеләр очрый. Әбҗәлил районы гәзитендә тәүге юлларым ташка басылганда да, байтак еллар үткәч шундагы журналистлар коллективын җитәкләгәндә дә мин янымда һөнәри җәһәттән күп мәртәбәгә югары торган Фәйзерахман Хисмәтуллин белән Мофаззал Латыйпов  абыйларның барлыгын тоеп эшләдем. Алар икесе дә яу юлларын үткән солдатлар иде. Фәйзерахман абый, үсмер генә килеш фронтка алынып, хезмәтен 1950 елда, майор званиесендә тәмамлаган. “Очкын”да мөхәррир булып эшләгән, арытаба партия райкомының беренче секретаре, БАССР Югары Советы Президиумы секретаре булып эшләде. Аның ике телдә гаҗәп оста яза белүе берчә сокландырса, күптөрле мәкаләләр арасыннан иң кирәклесен, өлгергәнен күрә алуы янә гаҗәпләндерә иде. Хисмәтуллин абый олыгайгач  журналистикага яңадан әйләнеп кайткандай булды — тирән фикерле, фәлсәфи гомумиләштерелгән күп язмалар калдырды. Ә сугышны өлкән лейтенант булып тәмамлаган Мофаззал абый миңа сәяси белемгә омтылыш бирде. Милләте белән татар, әмма менталитеты җәһәтеннән башкортлашкан Мофаззал Мөхәммәтҗан улы хәтеремдә һәм күңелемдә күркәм, хисле, моңлы, гаять мәгълүматлы кеше булып сакланып калган. Исән булса, аның узган ел туксан яшен билгеләп бер шаулап алыр идек.

Олы журналистикада эшләү һичкайчан да җиңел булмады. Безнең дәүләттә, кызганычка каршы, хакимнәр сүз әһелләрен әле булса үзләрен хезмәтләндерүчеләр, аларның фикерен һәм ихтыяҗын халыкка җиткерүчеләр ролендә күрә. Һәм шушы караш, матбугатның мөстәкыйльлеге турында хәбәргә уралып, яшәвен дәвам итә. Әгәр син хакимнәр алдында яхшы булып, матбугат чиновнигы рәвешендә шома, мактаган гына  мәкаләләр язсаң, тормышың тыныч, дөньяң җитеш булуы ихтимал. Ул чакта, иманым камил, гәзит укучы өчен синең барлыгың-юклыгың барыбер. Укучы әйбереңне күз йөгертеп чыга, әмма укымый. Йөрәккә үтәрлек сүз фәкать йөрәк белән  зиһен кушылганда гына туа. Язмышыма рәхмәтлемен: матбугат фронты юлларында республикада исемнәре киң билгеле журналистлар белән очраштым, аларның фатыйхасын алып йөрдем, осталыкларына тиңләшә алмасам да, маһирлыкның ни төстә булуын күрү бәхетенә ирештем.

Хәзерге буын мөхәррирләренең иҗади эшне оештыру алымнары, максатлар кую осталыгы турында сүз алып бару, хәбәрдар булмагач, әдәпсез күренер. Мин үз заманымның күренекле матбугат эшлеклеләре Абдулла Исмәгыйлев белән Ремель Дашкин хакында гына кайбер фикерләр әйтә алам. Алар “Совет Башкортостаны” һәм “Кызыл таң” гәзите редакторлары булып (ул чакта “баш мөхәррир” дигән төшенчә юк иде) ике дистә ел эшләде. Абдулла Гыйният улы административ ысулларга өстенлек бирүчән, кызу канлырак. Ремель Миргазиян улының стилендә мин олыгайган чакта да яшьләргә хас  дәртлелекне, тапкыр сүзне, яңалыкка тиз генә кабынып баруны күрә идем. Ифрат озак вакыт гәзит эшен җитәкләү аларга, әлбәттә, сәяси сизгерлек тә биргәндер. Гомумән, элекке чорда гына түгел, мөхәррир вазыйфасы һәрдаим сәясмән дә, дипломат та булуны таләп итә. Ә инде мөхәррирнең  редакциядә иң шәп журналист та булырга тиешлеге — бәхәссез хакыйкать.

Мин шушы ике шәхескә таянып үстем. “Шулай яз, болай яз”, дип төртеп күрсәтеп тормасалар да, Абдулла һәм Ремель абыйларның эшкә мөнәсәбәте, бер-берсенә мөгамәләсе үзе бер мәктәп булып калды. Чыныгу елларында “Совет Башкортостаны” гәзитендә Акмал Саптаров, “Кызыл таң”да Фәнүн Рамазанов, “Советская Башкирия”дә Марсель Гафуровтан сабак алдым. Алар кимсетми, ипле сүз белән өйрәтә белде. Әйткәндәй, авылдашым, күренекле журналист һәм тәрҗемәче, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Ишбулатов тәүге  адымнарын “Кызыл таң”да ясаган. Галимлеккә һәм зыялылыкка юлның  журналистика аша узуы да фәһемле.

Тиздән без күп еллар бәйрәм итеп килгән Матбугат көне. Әгәр Фәтхулла Комиссаров, Мөхтәр Тимербулатов, Фатыйх Абдуллин абыйлар исән булса, ул көнне К. Маркс туган көн итеп түгел, ә матбугат туган көн дип билгеләр идек. Бер елны Фатыйх абый, Баймак районында Мирхәйдәр Фәйзи калдырган эзләрне юллап йөреп, “Юлык моңнары” дигән гаҗәп аһәңле очерк язган иде. Ул колакта әле булса “Галиябану” булып  чыңлый. Комиссаров абыйның төпле фикере, ипле сүзе сагындыра. Язмыш туфрагы мине Дүртөйленең сүз остасы Зиф Имамов белән очраштырды. Бу журналистның таланты, хыял-планнары үз бәясен көтә. Зиф Нурихан улы гади журналист кына түгел, бәлки публицист та, язучы да иде.

Урыс телендә иҗат итүче журналистлар белән хезмәттәшлек һәм дуслык һәркемне баетырга сәләтле. Бер мәл республика матбугатының корифейлары Серафим Вайсман, Лидия Нечаева, Василий Перчаткин белән уртак юллардан да үтәргә насыйп булды. Аларның осталыгы турында әйтеп тә тормыйм, ә һөнәргә мөнәсәбәт, җаваплылык — хәзерге буын журналистларында шушы сыйфатлар бармы икән?

Дөнья — чыннан да куласа. Без ышанып, табынып яшәгән идеаллар хәзер, бәлки, әйләнеп кайтмас та. Ләкин журналистиканың пиар колы, бер-береңнән үч алу мәйданы, гайбәт тарату оясы булып калырына да ышанасы килми. Изгелек һәм сафлык, дуслык һәм туганлык барыбер өскә чыгар ул.

Марсель Котлыгалләмов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»