04.05.2011 - Җәмгыять

Президент котлавы вакытында тапшырылачак

Русия почтасы Җиңү көне алдыннан сугыш ветераннарына, тыл эшчәннәренә һәм блокадада булганнарга Русия Федерациясе Президенты Д. А. Медведевның шәхсән котлавын тапшырачак. Быел Башкортстанда Бөек Җиңүнең 66 еллыгы белән котлау открыткаларын 120 меңнән артык кеше алачак.

Русия Президенты котлавы салынган махсус бизәлгән конвертлар иң беренче чиратта эшкәртелеп озатыла. Таләп ителсә, почта хезмәткәрләре ветеранның яңа яшәү урынын ачыклаячак. Барлык котлаулар да 9 майга кадәр тапшырылырга тиеш.

Предприятие филиаллары да сугыш ветераннары һәм анда катнашканнар өчен күңелле яңалыклар әзерләгән. 9 майда алар өчен рәсми тантаналы чаралар үткәрелгән урыннарда күчмә почта элемтәсе бүлекләре, пунктлары һәм киосклары оештырылачак. Анда гәзит-журналларга 20 процент ташлама белән язылу мөмкин булачак. Мондый ташламаны аларга почта бүлекчәләре ел дәвамында вәгъдә итә. Кайбер төбәкләрдә сугыш ветераннарына почта хезмәтенең аерым төрләренә ташламалар ясалачак.

Федераль почта элемтәсенең Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»