04.05.2011 - Җәмгыять

Халык мәйданга чыкты

Уфа шәһәре хезмәтчәннәре профсоюзлары активының Ленин исемендәге мәйданда оештырылган 1 Май митингы “Лаеклы эш урыннары һәм хезмәт хакы өчен!” дигән лозунг астында үтте.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, митингта чыгыш ясап, республика җитәкчелеге исеменнән хезмәтчәннәрне бәйрәм белән котлады, һәм власть халык проблемаларын яхшы белә һәм аларны хәл итү өчен барысын да эшләячәк, дип белдерде. Башкортстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов республика хезмәтчәннәрен борчыган төп мәсьәләләрне билгеләп үтте. Алар — эшсезлек, хезмәт хакының дәрәҗәсе түбән булу, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсү. Хезмәт хакы буенча Башкортстан илебезнең күп төбәкләреннән калыша.

Митингта сәнәгать һәм аграр предприятиеләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләре вәкилләре дә чыгыш ясады. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының республика берләшкән советы рәисе Людмила Яковлева ветераннарның һәм пенсионерларның авыр хәле турында сөйләде. Илебез иминлеге хакына 30-50 ел хезмәт иткән кешеләргә карата мондый мөнәсәбәттә булу бик начар күренеш, дип исәпли ул. Аны җылылык-энергетика комплексындагы хәл дә борчый. Людмила Яковлева фикеренчә, бу предприятиеләр законсыз рәвештә хосусыйлаштырылган һәм сатылган.

Митинг азагында резолюция кабул ителде. Анда хезмәт хакын күтәрү, аның буенча бурычларны каплау, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган кешеләрне салымнардан азат итү, эшсез калган очракка мотлак страховкалауны кертү, хаклар һәм торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсүне туктату, укучы яшьләр өчен стипендияне күтәрү буенча таләпләр куелды.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»