30.04.2011 - Җәмгыять

Наркотик — арзанга, спорт кыйммәткә төшкәч...

Матбугат йорты каршындагы даруханәдә  14-15 яшьлек бу  кызларга тәүдә әллә ни игътибар итмәгән идем. Составында дезоморфин ясый торган матдә булган даруны сорагач, кызыксына калдым. Әйбәт кенә киенгәннәр, сөйкемле генә кебекләр. Тик, ни күрәм, берсенең беләгеннән сузылып кан агып чыккан һәм шул килеш кипкән. Башта болар акчасын бик озак эзләде, шприцка җитәме соң, дип, берсе кат-кат сорады, аннары, икенчесеннән теге тиеннәрне алып, үзе санарга уйлаган иде, алары идәнгә чәчелде. Ике үсмернең идәннән 10 һәм 50 тиенлекләрне ничек җыйганын күрсәгез иде! Куллары калтырый, эләктерә алмый җәфаланалар, ә берсен дә калдырырга ярамый, чөнки акчалары болай да җитми бит. Провизор хәлләрен күреп тора, әмма теге даруны сатмыйм, шприц бирмим, дими. Димәс, әлбәттә, кемгә нәрсә сатса да, иң мөһиме — акчасы керә бит! Бер нәрсә генә ачуын китерде аның — тегеләрнең озак маташуы. Кесә төпләрен чокый торгач, даруына да, шприцына да җиткерделәр тагын. Бәхет кошы тоткандай сөенеп, аптекадан чыгып та чаптылар...

Шул ук көнне мине тагын бер вакыйга хәйран калдырды. Хезмәттәшебезнең улы Уфаның бер лицеенда өченче сыйныфта укый.  Беркөнне ата-аналар җыелышы булган. Параллель сыйныфта укучы малай наркотик белән тотылган икән, шул темага сөйләшү үткәргәннәр. Теге баланы өлкән сыйныф укучылары әфьюн ташучы итеп тоткан. Алар боерыгы буенча ул агуны тиешле адреска илтә торган булган. Икенче төрле әйткәндә, бу уку йортында чын-чынлап наркотик сатучы төркем оештырылган һәм аңа кече сыйныф укучыларына кадәр җәлеп ителгән. Курку да юк, оят та юк. Контроль дә юк.

Наркотикларга каршы комиссия, төрле комитет утырышлары еш булып тора. Аның иң төп идарәсенә Русия Президенты үзе җитәкчелек итә. дезоморфин турында күпме сөйлиләр, аның аптекада ничәдер тәңкә генә торган препаратлардан ясалганын белмәгән кеше юк, ә менә шул препаратларны рецептсыз сатмау турында закон чыгару кемгә бәйле икән? Президент бер култамга белән хәл итә торган мәсьәлә бит ул. Җыелышып, юкны бушка аударудан ни файда?

Күптән түгел Иркутск шәһәрендә узган Дәүләт Советы утырышы да наркомания проблемасына багышланды. Анда  Рөстәм Хәмитов та чыгыш ясады. Республика халкының 1 проценты наркотик куллана, дип белдерде ул, картлар белән балаларны исәпләмәгәндә, 18-35 яшьлекләрнең 5-7 проценты шушы агуны үз иткән, ягъни 15-20 кешенең берсе, дигән сүз бу. “Яшьләр арасында наркотиклар куллану геройлыкка тиң, бу инде сәламәтлекне какшатучы һәм үлемгә илтүче җирәнгеч, әшәке гадәт кенә түгел, ә романтизм белән сугарылган бер батырлык кебек. Ихтыяҗ арткач, наркобароннар бу зәхмәтнең әллә нинди төрләрен тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, көн саен наркотиклардан үлгән ике-өч кешене җирлибез”, — дип яза ул үзенең блогында.

Дәүләт Советы утырышында катнашучылар мәктәпләрдә, югары, урта махсус уку йортларында яшьләрнең наркотик куллануын мотлак тестлар үткәреп тикшерү зарур, дип белдерде. Чөнки моны кеше хокукларын бозу, дип, теләкләре буенча гына үткәрү тиешле, дигән карашта торучылар бер нәрсәне оныта — наркотик кулланучы кеше тест үткәрүгә беркайчан да риза булмаячак. Республикада мәктәп укучыларын мотлак тестлаштыру уңай нәтиҗәгә китерәчәк, дип көтелә: яшьләр, фаш ителүдән куркып, төрле агу кулланудан тыелачак. Ышаныгыз, кайчак курку хисе дә дару була ала. Куркусызлык яшьләрне, балаларны (өченче сыйныфтагысына кадәр) шушы хәлгә китереп җиткерде түгелме?

Утырышта соңгы елларда аптекаларда андый препаратларны күпләп сатуны катлауландыру мәсьәләсе дә йөз дә беренче тапкыр күтәрелде. Бүген сатылучы препаратларның 70 проценты бик куркыныч синтетик наркотик әзерләүгә китә. Димәк, аны сатуны чикләргә кирәк: бер кешегә 100 төргәк бирергә һич ярамый. Әле бит тоннасы белән алсаң да беркем бер сүз әйтмәячәк. Рецепт белән сату тагын да яхшырак булыр иде. Апрель башында үткән бу Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаучыларның тоны бик катгый яңгырады: җиңел чаралар күрүдән туктап, катырак булырга вакыт. Бөтен дәрәҗә власть органнарына да, хокук сакчыларына да, закон чыгаручыларга да. Утырыш нәтиҗәләре буенча Дмитрий Медведев тиешле күрсәтмәләргә кул куярга вәгъдә биргән иде. Инде дә бу препаратларны уңга-сулга сату туктатылыр дип көтсәк... 1 майдан көченә керергә тиешле карарны тагын билгесез срокка туктатып торганнар. Димәк, бу кемгәдер бик отышлы...

Дәүләт Советы утырышында, югары һәм урта махсус уку йортларында наркоманнарга урын юк, аларны ачыклау максатында мотлак тестлар үткәрергә кирәк, фаш ителгәннәр шунда ук укудан куылсын, дигән тәкъдим дә булды. Эшкә алганда да мәҗбүри медицина комиссиясе үтәргә кирәк булачак. Бу наркоманнарның тормышын катлауландыру өчен эшләнә.

Хуп, наркоманнарга көн бетте, ди. Ә менә балалар шушы чиргә тарымасын өчен барысын да эшлибезме? Барыннан да элек аларны спортка җәлеп итү кирәк, дибез. Ләкин бүген сез спорт залларына кереп, һичьюгы керергә тырышып карагыз. Үземнең күз алдындагы мисал: унлап студент кичен футбол уйнар өчен Уфа буйлап буш спорт залы эзләп йөри. Уку йортлары үз залларын сәгатенә 1500 сумга арендага бирә. Бу балалар ничектер акча җыйнаштырып, шушы суммага риза була иде. Берзаман, башка заллар буш булмагач, “Динамо”га мөрәҗәгать иттеләр, биредә алардан сәгатенә 2600 сум сораганнар. Кайсы түләп укыган, кайсы стипендиягә, кайсы ансыз да яшәүче кеше өчен зур сумма бу. Уйнарга теләк тә аннан ким түгел. “Динамо”ны бөтен мир белән, әллә күпме чыгымнар түгеп төзегән хәтердә, безнең тирәдә дә яхшы спорт сарае булды, дип куанган чаклар да истә. Иртәрәк шатланганбыз. “Нигә сәгатенә бу кадәр зур сумма куйдыгыз?”, дип,”Динамо”ның җитәкчелегенә шалтыраттым. “Ә сез беләсезме безнең идәннәр нинди кыйммәтле өслек белән түшәлгән? Амортизация хакы шундый”, дип җавапладылар. Билгеле инде, анда гади студентлар керә алмый. Димәк, уйный алмаган көнне алар урамда бәлтерәп йөри, шунда сыраны спорттан өстенрәк күрүче танышларына юлыксалар, аларга иярсәләр, икенче көнне нигә кирәк булды әле безгә бу футбол, дип үзләре урам буена  чыгып китсә...

Башка төрле уйлар керә һәм ул уйлар бөтенләй үк нигезсез түгел. Шул сорау гына тынгы бирми: кем өчен төзеп куябыз соң без сарай кадәр спорт биналарын? Һәм ни өчен сәламәт тормыш рәвеше дип авыз суларын корытабыз, ул тормыш рәвеше шулкадәр кыйммәткә төшкәч...

Бу тормышның парадоксы: яшьләрне  наркотиклардан йолып алырга, дибез, ә үзебез бөтенләй юк хакка шул агуны сатабыз; спортка җәлеп итик, дибез, ә үзебез аларның борын төбендә спорт залларын шартлатып бикләп куябыз! Яшь кеше шундый сайлау алдында кала: арзан наркотикмы, кыйммәт спортмы?

Резеда ГАЛИКӘЕВА,

“Кызыл таң”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»