30.04.2011 - Җәмгыять

Тагын Мәскәү сүзен көтәрбезме?

Мөхтәрәм якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның бөек исемен “Уфа” халыкара аэропортына бирү кирәклеге турында тәкъдимнең “Кызыл таң” гәзитендә күтәрелүе искиткеч урынлы. Бу башлангычка битараф калу мөмкин түгел. Башкортстанлылар бу исемне күңел түренә генә түгел, авиабилетларына да салып планетаның барлык тарафларына алып китәчәк. Аннары, һәр тарафтан килгән кунакларны Муса Гәрәев исеме каршы алачак. Шулай икән, Башкортстан башкаласында республиканың абруена нур өстәүче тагын бер атрибут булачак. Мәслихәт!

Батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерү бурычын үтәү җәмгыятьтә сүлпәнлеккә дучар ителгәнлектән, бу яңа тәкъдим проблемага ярыйсы этәргеч булыр дип ышанасы килә. Халык арасыннан чыгып, туган-үскән республикабызга дан китергән геройлар һаман исемнәре мәңгеләштерүгә чират көтә. Чамадан тыш тыйнак булып яшәгән Муса Гәрәев та шушы исемлектә. Аның исеме, күрсәткән батырлыклары һәркемне тормышта гражданлык бурычын төгәлрәк үтәргә чакыра кебек. Ә зыялыларыбыз һаман “безгә шулай да ярый” дигән кебегрәк яши бирә. Ярамаган хәл.

Батырларыбыз күп. Борын заманнардан килгән исемнәр горурлык белән телгә алынырга тиеш. Ләкин безнең  халык тыйнак яшәргә күнеккән, теләкләребезне авыз тутырып әйтүдән тыелып торсак та ярыйдыр дип уйлыйбыз. Күңел түрендә ниндидер тәкъдим борын төрткәндә дә сүз катарга ашыкмыйбыз. Мин әйтергә уйлаганны югары вазыйфадагылар әйтсә ярар иде, дип көтеп торган чаклар еш кабатлана. Батырларыбызны олылап телгә алу, исемнәрен кабатлап тору бик килешкән шөгыль, югыйсә.

Муса Гәрәев шәхесенә кагылышлы фикерләр халыкта күптән йөри. Республика Хәрби дан музеенда эшләү сәбәпле, миңа аларны аеруча күп ишетергә туры килә. Беренче чиратта, аның батырлыгы һәм тормыштагы тыйнаклыгы соклану тудыра. Икенче чиратта заманында тиешле кадер-хөрмәттән читтәрәк булганы күңелне әрнетә. Димәк, Мусаның Бөек Ватан сугышы күкләрендә күрсәткән батырлыгы ил җитәкчелеге  тарафыннан югары бәяләнсә дә, туып-үскән Башкортстанында аңа карата  салкынлык күрсәтелгән. Муса Гәрәев образын бронза һәм гранитта сурәтләп, башкала урамына куйдыру, Мәскәү даирәләре эше булды. Ә үзебездә, Башкортстанда зурлап телгә алырдай адымнар ясарга күптән вакыт түгелме соң? Шушы бер бюсттан гайре истәлекле бернәрсә булмау ник аерым кешеләрне генә борчый?

Мине Муса Гәрәев проблемасы күптән борчый. Гәзит һәм журналларда аның батырлыгына багышланган язмаларым да чыккалап тора. Аларның күбесе батырның 80 һәм 85 еллык юбилейлары уңаеннан булды. Заманында Муса аганың үзе белән очрашу, азмы-күпме фикер алышу насыйп булды.

Бервакыт “Красная звезда” гәзитендә язучылар өчен иҗади конкурс игълан ителүе турында укып, сөенеп киттем. Һәм югарыда телгә алынган очеркны алып, ДОСААФның республика комитеты рәисе, генерал Илгиз Таңгатаровка киңәшкә кердем. Ул фатыйха бирде һәм очерк Мәскәүгә юлланды.

Бер ел чамасы үтүгә Илгиз Газиз улы хәбәр итә: син конкурста җиңгәнсең, Мәскәүгә бүләк алырга барасың!

Конкурста меңнән артык эш каралган. Шулар арасыннан 96сы яхшы дип табылган. “Иң яхшы әдәби очерк” номинациясендә минем очеркка икенче дәрәҗә премия бирелгән. Әмма иң мөһиме менә нәрсә: минем очерк китапта Покрышкинга, Крыловка, Гагаринга һәм Терешковага багышланган әсәрләр белән рәттән куелган. Менә ничек югары Мәскәүдә Муса Гәрәевның  исеме! Аның озак еллар ДОСААФның республика комитеты җитәкчесе булып үрнәкле эшләвен дә күз уңында тотканнардыр, диясе килә. Көмеш суда эреми. Хезмәт җимешләре дә, еллар узуга карамастан, искерми һәм тутыкмый.

Батырның данын мәңгеләштерү аңа бронза бюст куюдан башлана. Ул 1948  елда Илеш районының Иләкшиде авылында урнаштырыла. Ләкин төпкел авылда һәйкәл ятимсерәп кала һәм  республика җитәкчелеге Мәскәү рөхсәте белән бюстны Уфаның Дан бульварына күчерүне дөресрәк саный. Яңа төзелгән, үз төсен ала башлаган Дан бульвары, чыннан да, күркәм булып  күзаллана. “Салют” кинотеатры, аннары, кайсы йортка карама, яшьләр торагы, халыкның кинога ябырылып йөргән заманы. Проектта каралган “Оборона йорты”н (ДОСААФ бинасы) да исәпкә алганда, Дан бульвары совет яшьләрен берләштерү, патриотизм рухында тәрбияләү урынлы булачак иде. Бульварның һәйкәлгә якын өлешенә кызгылт асфальт салынды. Утыз ел чамасы узгандыр, ул асфальт әле дә үзенчәлекле төстә  ята бирә, һәйкәлгә үзенчәлекле төс биреп, ямьләп тора. Биредән яшь-җилкенчәк бүген дә өзелми.

Муса Гәрәев ДОСААФның республика  комитеты рәисе булып эшләгәндә эш бүлмәсе шушы “Оборона йорты”нда иде. Ә һәйкәл нәкъ күз алдында. Бервакыт Муса Гайса улыннан бу һәйкәлгә карашын сорадым. Янында башка кешеләр дә  бар иде. Аксакалыбыз бераз уйланып торды. Сүзен ашыкмыйча башлады. “Дөресен әйтим, миңа аны көн дә күрү авыр.Тере кешегә һәйкәл куймасыннар иде. Көн дә диярлек үз һәйкәлең яныннан үтеп китү җиңел түгел”.

Республика ветераннар советы рәисе Марат Муллагалләмов Муса Гәрәевны олы хөрмәт белән еш искә ала.

— Муса Гәрәев бюстын башка урынга күчерү турында күптән баш ватам, — ди ул. — Коммунистик урамда авиация университетының яңа бинасы төзелә бит? Менә шунда аның урыны”. Һәйкәлне халык күп йөри торган урынга чыгарырга кирәк. Яшьләр аны көн дә күреп торырлык булсын.

 Бу фикерне Галина Александровна да яклап чыкты. “Әйбәт булыр иде, — диде ул, — студентлар гына түгел, шәһәр халкы күреп торыр иде. Югыйсә, Дан бульвары элекке күркәмлеген югалтты бит”.

Муса Гәрәев бюсты күчерелгәч очракта Дан бульвары бөтенләй ятимсерәп калачак. ДОСААФ республика оешмасы бинасы да. Аның алгы як стенасына ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев истәлегенә тактаташ кую урынлы булыр иде.

М. Г. Гәрәевның тууына 89 ел тулып килә. Озак тормас, 90 еллыгы да килеп җитәр. Лаеклы әзерләнеп, күркәм һәм  фәһемле үтсен иде ул. Аның исемен аэропортка бирү хәтер сандыгын яңартып җибәрер иде. Аның исемен мәңгеләштерү яшьләрне Ватан сөючеләр итеп тәрбияләүгә булышлык итәчәк.

Фәрит Вахитов,

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты,

Хәрби дан музееның гыйльми хезмәткәре.

 

Легендар очучы — милләтебез горурлыгы

Без Ватаныбыз тарихына, каһарманлык елъязмасына мәңгелеккә кертелгән иң якты бәйрәмебезне — бөек Җиңүнең 66 еллыгын билгеләргә җыенабыз. Бу көнне илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган яугирләр алдында геройлыклары һәм кыюлыклары өчен баш иябез. Аларның батырлыгы гасырлар үткәч тә онытылмас!

Якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев — бөек Җиңүгә зур өлеш керткән, республикабызның данын бөтен илгә тараткан шәхес. Очучы-штурмчы Муса Гәрәев — милләтебезнең горурлыгы ул. Ләкин легендар шәхеснең исемен мәңгеләштерү буенча бездә әле эшлисе дә эшлисе. Ә бит кайбер республика һәм өлкәләрдә аның кебек күренекле батырларның исемнәрен йөртүче шәһәрләр, районнар бар. Белүебезчә, отставкага чыкканнан соң данлы якташыбыз Уфада яши, 12 ел ДОСААФның республика комитетын җитәкли. Тик башкалада Муса Гәрәев исемен йөртүче урам бар микән?

Без ике тапкыр Советлар Союзы Герое алган кыю лачынның исемен мәңгеләштерү буенча “Кызыл таң” гәзите күтәреп чыккан башлангычны бертавыштан хуплыйбыз. Ул очучы булгач, “Уфа” халыкара аэропортына аның исемен бирү бик тә мәслихәт эш! Бу бүгенге һәм киләчәк буыннарның тормышында истәлекле бер вакыйга булып калыр иде. Аэропорт бит эре транспорт узелы гына түгел, ә кунакчыл Башкортстанга күпсанлы кунаклар, эшлекле кешеләр  аяк баскан, төрле тарафлардан килгән халыкларның күңелләрен тоташтырган урын да! Без, Туймазы районында яшәүче сугыш ветераннары, бу яхшы инициативаның, чыннан да, гамәлгә ашырылуын, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, “Уфа” аэропортына данлы якташыбызның исеме бирелүен түземсезлек белән көтеп калабыз. 

Адунис Фазуллин,

Туймазы районының ветераннар советы рәисе,

Шәмсетдин Яушев, Мәүлетҗан Гомәров, Әхсән Ногманов, Касыйм Дәүләтшин,

Бөек Ватан сугышы ветераннары.

 

Ватан патриотын шулай зурлыйк

Башкортстан үзенең батыр улларын һәм кызларын онытмый. “Кызыл таң”ның 71нче санында “Уфа” аэропортына Муса Гәрәев исемен бирик!” дигән мәкаләне укыгач, моңа тагы бер тапкыр ышандым. Якташыбыз, очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улының исемен мәңгеләштерү тәкъдиме — илешлеләр өчен зур горурлык. Бу тәкъдимгә Герой белән бергә озын, тузанлы фронт юлы үткән сугыш ветераннары аеруча шатлана, чөнки ул моңа лаеклы гына түгел, хаклы да. Фашист истребительләре, зениткалары уты астында 250 хәрби очыш ясап, үлем белән күзгә-күз очрашу һәм үз гомереңне Туган илең өчен корбан итәргә әзер булу — зур каһарманлык! Һәм бу адымны якташыбыз кебек үз Ватанының чын патриоты гына ясый ала.

Без Муса Гайса улын тыйнак, кешеләргә карата ихтирамлы булганы өчен хөрмәт иттек. Республикада бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое булса да, мактанып йөрмәде, үзе өчен нәрсәдер таләп итмәде, мактаулар, зурлаулар көтмәде. Бишкурай урта мәктәбендә үзенең гади генә йорт-музее ачылуны да кыенсынып кына кабул итте. Әгәр исән булып, Югары Яркәйдә, үскән авылы Ташчишмәдә ачылган музейларын күрсә, мөгаен, тылда да Советлар Союзы Герое исемен кабул итүгә тиңләр иде, чөнки гади авыл малае булганыннан канәгать булып яши белде. Ә башкортстанлыларның аның батырлыгының тиңдәшсез икәнлеген аңлап, мәңгеләштерергә тырышуы, чынлап та, дөрес һәм кирәк. “Уфа“ аэропорты Муса Гәрәев исемен йөртсә, биредән күккә күтәрелгән һәр очучы горурланачак: зәңгәр офыкка аңа Герой үзе фатыйхасын бирәчәк бит! Өлкәннәр әйтмешли, фатыйхалы — бәхетле, гомерле.

Район ветераннар советы һәм аның урыннардагы башлангыч оешмалары, барлык өлкән буын вәкилләре бу тәкъдимне яклый, хуплый. “Уфа” халыкара аэропортына Муса Гәрәев исеме бирелсә, бу Геройның туган көненә — тууның 90 еллыгына да (2012 ел, 9 июль), һичшиксез, зур бүләк булачак.

Анатолий Романов,

Илеш районы ветераннар советы рәисе. 

 

Батырлык онытылмасын!

Без, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, “Кызыл таң” гәзитенең “Уфа” халыкара аэропортына ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Башкортстанның легендар улы Муса Гәрәев исемен бирү башлангычына зур теләктәшлек белдерәбез. Илебезне  фашист юлбасарларыннан азат итүдә кыю лачындай алышкан очучы-штурмовик Муса Гайса улы Гәрәев — батырлык һәм кыюлык, Туган илгә, туган җиргә бирелгәнлек символы. Халыкара аэропортка аның исеме бирелү Башкортстаныбызны дөнья күләмендә шушындый патриот исеме аша таныту җәһәтеннән дә бик мөһим. Бөек Җиңү бәйрәме, канкойгыч сугыш башлануга 70 ел тулу алдыннан мондый башлангыч белән чыгу патриотик тәрбия, яшьләрдә үз илебезнең үткәненә, ата-бабалар батырлыгына ихтирам һәм горурлык тойгысы тәрбияләү юнәлешендә ифрат дөрес адым.

Башкортстан җитәкчелеге безнең хуплавыбызны кабул итеп, дөрес карарга килер, аэропортка Муса Гәрәев исемен бирер дип ышанабыз.

Михаил Алчинов,

Бакалы районы ветераннар советы рәисе.

 

Башкортстан турында фикер аэропортта туа

“Уфа” халыкара аэропортына данлыклы якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, полковник Муса Гәрәевның исемен бирү турында “Кызыл таң” гәзитенең тәкъдимен Федоровка районы ветераннары ихлас хуплавын белдерә.

Муса Гайса улының тормыш юлы, чын мәгънәсендә, батырлык үрнәге булып тора. 250 хәрби очыш ясаган данлыклы якташыбыз, Совет авиациясе үсешенә гаять зур өлеш кертеп, аның тарихында кабатланмас легендага әверелде. Хәрби батырлыклары өчен өч тапкыр Кызыл Байрак ордены, 3нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, Александр Невский орденнары, ике тапкыр 1нче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, өч тапкыр “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнгән батырыбыз, һичшиксез, бүгенге авиациянең йөзек кашы, визит карточкасы булырга тиеш, дигән фикердәбез.

“Уфа” аэропортына Муса Гәрәев исемен бирү, шушы яктан гына акланып калмыйча, Башкортстанны дөнья дәрәҗәсендә киңрәк таныту өчен дә файдалы булачак. Аэропорт — республика капкасы. Тәкъдим хупланган очракта, читтән килүчеләр республикага Муса Гәрәев капкасы аша үтеп керәчәк, Башкортстан турында башта ук шушы югарылыкта фикер йөртәчәк.

Муса Гәрәевның сугыштан соң авиация өлкәсендә күпьеллык һөнәри эшчәнлеге һәм яшьләр арасында киң колачлы хәрби-патриотик тәрбия алып баруы да зур хуплауга  лаек. Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалерының бу өлкәдәге эшчәнлегеннән чыгып та аэропортка аның исемен бирү максатка ярашлы булыр иде. Кыскасы, җәмәгатьчелек һәм җитәкчелек “Уфа” халыкара аэропортына Муса Гәрәев исемен бирү турындагы тәкъдимне, һичшиксез, ишетер һәм хуплар, дигән ышанычта калабыз.

Михаил Куропаткин,

Федоровка районының сугыш, хезмәт һәм хокук  саклау органнары

ветераннары советы рәисе.

 

Күктә балкыды, җирдә дә балкысын!

Яраткан гәзитебез “Кызыл таң”ның 9 апрель санында басылып чыккан “Уфа” аэропортына Муса Гәрәев исемен бирик” дигән мәкаләне җентекләп укып, фикер алышып, бәхәсләшкәннән соң үзебезнең уй-фикерләребез белән уртаклашырга булдык.

Чынлап та, язманың авторы бик урынлы мәсьәлә күтәрә. Илебез узган елда Бөек Җиңүнең 65 еллыгын киң билгеләде, ә быел бу дәһшәтле сугыш башланганга 70 ел тула.

Кешелек дөньясы мондый канкойгыч сугышны белми. Көчләр нисбәте тигез булмаган аяусыз көрәштә совет халкы, тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, илебезне фашист илбасарларыннан яклап калды. Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышының һәр көне, һәр бәрелеше, фронтта чиксез каһарманлык күрсәткән яугирләре, тылда үз-үзен аямый хезмәт салган халкы белән тарихка керде. Илеш районының Иләкшиде авылында туып-үскән, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар очучы Муса Гәрәев — шулар исәбендә. Безнең өчен ул якташ та, каһарман да, батыр да.

Гади авыл егете тырышлыгы, намуслылыгы, җаваплылыгы белән аерылып тора, җиңелдән булмаган һөнәр үзләштереп, күккә күтәрелә, ә инде фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы аның исемен мәңгеләштерә.

“Уфа” аэропортына Муса Гәрәев исемен бирү бик тә урынлы һәм вакытлы. Беренчедән, ул, 250 хәрби очыш ясап сугышта һәрчак алгы сызыкта булган очучы-штурман, икенчедән, Муса Гайса улы Бөек Ватан сугышыннан соң да Кораллы Көчләр сафында калып, хәрби-транспорт авиациясе полкында хезмәт итеп, тырышлыгы, батырлыгы белән яшь буынга үрнәк булып торучы беренче класслы очучы да.

Аның исеме белән республикага килүче кунакларны каршы алып, озатып калу — үзе үк горурлык һәм яшь буын өчен, киләчәгебез өчен бик фәһемле эш булыр иде, дип уйлыйбыз. Бөек Ватан сугышында Муса Гәрәев немец илбасарларына каршы көрәштә күктә ничек балкыса, бүген аның исеме халык күңелендә шулай балкырга тиеш!

Ул — безнең намусыбыз, ватандашлык хисебез, тарихыбыз. Ә инде ул тарихның битләрен язу — бурычыбыз, дип исәплибез һәм мәкалә авторы белән килешеп, имзабызны куябыз.

Р. Шаморатова, Дүртөйле районы ветераннар советы рәисе.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары:

М. Шәрифҗанова, М. Солтанов, З. Солтанов, Б. Латыйпов,

әфган сугышы ветераны, очучы,  запастагы гвардия майоры Ш. Исламов.

 

Яшьләр белеп үссен

Без, Миякә районының сугыш һәм хезмәт ветераннары, “Кызыл таң” гәзитенең “Уфа” халыкара аэропортына ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен бирү турындагы тәкъдимен хуплыйбыз. Халык үзенең геройларын белергә, хөрмәт итәргә, алар белән горурланырга тиеш. Яшь буын патриотик рухта тәрбияләнергә, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге ничек яулануын һичкайчан онытмаска тиеш. Без, ветераннар, бу тәкъдимнең уңай хәл ителәчәгенә ышанабыз. Үз чиратыбызда, яшьләрне патриотлык һәм югары әхлакый рухта тәрбияләүгә барлык көч-тырышлыгыбызны салачакбыз.

Н. Фәхретдинова,

Миякә районы сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисе,

“Ветеран” клубы әгъзалары (барлыгы 14 имза).

 

Күршебез моңа лаек

“Кызыл таң” гәзитенең ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның исемен “Уфа” халыкара аэропортына бирү турында башлангычын Борай районы ветераннары хуплап каршы алды. Якташыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы — чын-чыннан Туган иленә бирелгән, комсомол тәрбияләгән буын патриотизмының ачык гәүдәләнеше ул!

Хәрби очучының һәр рейдка чыгуы үлем белән күзгә-күз очрашу бит. Ватанга, хәрби бурычын үтәүгә җаны-тәне белән бирелгәннәр генә  каты алышларда дошманнан  өстенлеккә ирешә аладыр.

Дөрес, республикабызда моңарчы да данлыклы очучының исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән чаралар күрелде, һәм бу эш әле дә дәвам итә. Әмма яу яланында каһарманлык күрсәтеп, илебезнең  иң югары бүләкләренә лаек булган батырның исемен бөтен дөнья халкы белергә тиеш. Без “Уфа” аэропортына ике тапкыр Советлар Союзы Герое, күршебез, Илеш районы егете, Муса Гайса улы Гәрәевның исемен бирү тәкъдименә чын йөрәктән кушылабыз!

Борай районы ветераннар советы рәисе И. Шыгаев, аның урынбасары,

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәреХ. Әхмәдишин,

РСФСР мәгариф отличнигы Ф. Низамов,

хезмәт ветераны Р. Нургалиев, сугыш һәм хезмәт ветераны Т. Шакиров,

хезмәт һәм тыл ветераны Ф. Солтанова,

хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре А. Хәйруллина.

Хезмәт ветераннары:

Р. Галиәхмәтов, Х. Әмиров, Р. Нәбиуллин,

М. Йөзлекәев, Р. Гомәров, барлыгы 30дан артык пенсионер.

 

Казанышлар гадел бәяләнсен!

Лаеклы тормыш юлы үткән кешеләр бар. Андыйларны онытырга ярамый. Елга-диңгезләрдә йөзүче бик күп кораблар, әледән-әле ачылып торучы яңа йолдызлар, шәһәрләр һәм андагы урамнар бөек кешеләрнең исемнәрен йөртә, аларның ил иминлеге өчен төрле тармакта ирешкән казанышларының мөһимлеген раслый. “Уфа” аэропортына ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәев исемен бирү патриотлыгыбызны, Ватанга фидакарь хезмәт итүне тагын бер кат раслау булыр иде. Җәмәгатьчелекнең бу турыдагы тәкъдимен хуплыйбыз.

Гали Вәлиуллин,

Башкортстан Милли музееның генеральный директоры, Милли музей хезмәткәрләре.

 

Без — Геройның эшен дәвам итүчеләр

ДОСААФның Башкортстан төбәк бүлекчәсе ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның истәлеген кадерләп саклый. Бүлекчәнең музеенда Геройның шәхси әйберләре саклана, 1965-1977 елларда ДОСААФның Башкортстан республика комитеты рәисе булып торган легендар очучының исеме Үзәк аэроклубка һәм ДОСААФның Уфа автомобильчеләр мәктәбенә бирелгән. Әмма шундый олы шәхес өчен бу гына аз, дигән фикердәмен. Муса Гәрәевның исемен Башкортстанның “һава капкасы” — “Уфа” аэропортына бирү тәкъдимен хуплыйбыз.

Илгиз Таңгатаров,

ДОСААФның Башкортстан төбәк бүлекчәсе рәисе, генерал-майор.

 

“Кызыл таң”га рәхмәт!

“Кызыл таң” гәзите коллективының “Уфа” аэропортына Муса Гәрәев исемен бирик дигән тәкъдимен Балтач районы сукырлар җәмгыяте әгъзалары хуплый. Чөнки Уфа аэропорты — Башкортстанда гына түгел, дөньяда билгеле һава капкасы. Соңгы вакытта Сибайда һәм Нефтекамада аның филиаллары ачылуга бик тә куанабыз. Замандашыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның исемен Уфа аэропортына бирүне чын күңелдән яклыйбыз.

Без Уфа аэропортына Муса Гәрәев исеме бирү мәсьәләсен күтәргән өчен “Кызыл таң” гәзите редакциясенә рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә бу тәкъдимнең Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан хупланачагына ышанып калабыз.

 

Бөек Ватан сугышы ветераннары:

Тимерхан Бәләгытдинов, Дәүләтнур Заһиров, Мөхтәрәм Имаев,

Фоат Гыйләҗев, Мазһар Хәмәтнуров, Гыйльман Гыйрфанов.

Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләгәннәр:

Нурихан Нурмөхәммәтов, Фәрит Дәүләтшин, Хәниф Вәлиев, Ахунҗан Нуртдинов, Шәех Борһанов,

Фәтхинур Галинуров, Рәиф Вәлиев, Гайнелҗан Әхмәдишин, Мәгъдән Вәлиәхмәтов, Ансар Нигъмәтуллин.

 

Чын күңелдән хуплыйм

“Уфа” аэропортына Муса Гәрәев исемен бирик!” дигән мәкаләне укып чыгу белән кулыма каләм алдым.

Чын йөрәгемнән әйтәм, бу фикерне мин дә күптән күңелемдә йөртә идем. Әлбәттә, бу изге гамәлне  без былтыр, ягъни Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә башкарып чыгарга тиеш булганбыздыр да... Халык әйтмешли, соң булса да, уң булсын.

Муса Гәрәев — ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер башкортстанлы. Күп милләтләрнең аңа тиң батыры юк. Шуңа без аның исеме белән һәрвакыт горурланып яшәргә бурычлыбыз. Горурлану гына аз, исеме киләчәк буыннар хәтерендә дә яшәрлек итеп мәңгеләштерү хакында кайгыртырга тиешбез. Ә “Уфа” халыкара аэропортына аның исемен бирү милли героебызга күрсәткән хөрмәтебезнең анык дәлиле булачак.

Аэропортның бүгенге генеральный директоры Рамил Тимергазин фикере белән дә тулысынча килешәм. Һава аэропортына очучы-герой Муса Гәрәевның исеме бирелсә, аның даны Русиядә генә түгел, Җир шарының башка җөмһүриятләрендә дә билгеле булачак.

Арытаба фикер йөртеп, шуны да әйтәсем килә: тарихын, шәхесләрен хөрмәт иткән халык башка халыклар алдында һәрвакыт ихтирамлы була. Салават Юлаевны күтәреп, без бөтен дөньяга танылдык. Каһарман Муса Гәрәевны зурлау безне тагын да мәртәбәлерәк итәчәк. 

Нәкый Әмиров,

хезмәт ветераны, Хезмәт Кызыл Байрак,

Халыклар Дуслыгы, Почет орденнары кавалеры.

Мәчетле районы.

 

Кумирлар шундый була!

Мин Бөек Ватан сугышы тәмамланып биш ел үткәч туганмын. Шуңа да безнең буын сугыш каһарманнары рухында тәрбияләнеп үсте. Кумирларыбыз очучылар, космонавтлар иде. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның исеме 70-80нче елларда халык теленнән төшмәде. Минем гомеремнең зур өлеше мәктәптә үтте, физкультура дәресләре алып бардым, укучыларны милли көрәш серләренә өйрәттем. Данлыклы очучы Муса Гәрәев алар өчен дә үрнәк булып торды. Моңардан чыгып әйтәсе килгәнем шул: Муса Гәрәев — безнең милли батырыбыз дәрәҗәсендәге кеше, үзе үлсә дә, аның исеме халык күңелендә саклана. “Кызыл таң”ның  Герой исемен мәңгеләштерү буенча башлангычын ихлас хуплыйм. Хәзерге яшьләр күңеленә юлны башка кумирлар сала башлады. Шуңа Бөек Ватан сугышы каһарманының якты образын дөньякүләм киң билгеле аэропорт исемендә мәңгеләштерү зарур.

Дамир Тимербаев,

Күчәрбай урта мәктәбе укытучысы.

Благовар районы.

 

Мусаны дөньяга танытыйк!

“Кызыл таң”да күтәрелгән изге башлангычны — “Уфа” халыкара аэропортына легендар якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен бирүне чын күңелдән хуплыйбыз!

Әйтик, Франциядә генерал Шарль де Голль исемендәге халыкара аэропорт бар, башка илләрдә дә мондый статустагы аэропортларны үз геройларының исемен барлык дөньяга таныту җәһәтеннән бик күптән файдаланалар. Муса Гәрәев исеме мондый танылуга бик лаек дип саныйбыз.

Никифар участок дәваханәсе коллективы исеменнән

Русиянең һәм  Башкортстанның атказанган табибы Клара Ганиева.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»