24.09.2014 - Җәмгыять

Кунакларга – уңай тәҗрибә, инвесторларга – ташламалы шартлар!

ВДНХ-экспо комплексында XXIV “Уралстройиндустрия” күргәзмәсе ачылды.

Тантаналы чарада Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты рәисе Елена Родина, Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Камил Мансуров һәм башкалар катнашты.

— Бүген старт алган чара Башкортстанның икътисади үсеше өчен зур әһәмияткә ия, — диде Камил Абрар улы. — Төбәкнең бүгенгесен дә, киләчәген дә төзелештән башка күз алдына китереп булмый. Бүген республикада гомум мәйданы 2,5 миллион квадрат метр булган 650 күпкатлы йорт төзелә. Төзелеш материалларын үзебездә җитештерү өчен зур көч салына. Шушындый чаралар тармакны үстерү өчен мөһим бәйләнешләр урнаштыру, киләчәктә куәтләрне тагын да арттыру мөмкинлеге бирә. Форум һәммәгез өчен дә нәтиҗәле үтсен!
Әйткәндәй, соңгы дүрт елда республикада 9 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта төбәктә 8,5 мең урынга исәпләнгән 58 балалар бакчасы, 5,5 мең укучыга тәгаенләнгән 26 мәктәп, 17 физкультура-сәламәтләндерү ком­плексы һәм башка мөһим объектлар сафка кертелгән. Бу саннар Баш­кортстанда төзелеш тармагының нәтиҗәле үсешүе, төбәк җитәкчелегенең мәсьәләгә җитди игътибар бирүе турында сөйли. Димәк, халыкара чараның бездә оештырылуы очраклы түгел. Уртаклашыр тәҗ­рибә, хез­мәт­тәшлек итәргә теләүче инвесторларга тәкъдим итәр уңайлы шартлар бар.
Форумда илнең 18 төбәгеннән, чит илләрдән 150дән артык компания катнаша. Күргәзмәдә “Төзелеш, төзелеш материаллары һәм конструкцияләр”, “Җиһазлар һәм техника”, “Тәрәзәләр, ишекләр, бүлмә такталары”, “Аз катлы йортлар төзү” һәм башка бик күп темалар яктыртыла. Чарага килүче һәркем үзе теләгән продукцияне сайлый ала.

Айдар ЗӘКИЕВ 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»