18.09.2014 - Җәмгыять

Тиз, уңайлы һәм заманча

Ул Салават Юлаев проспектындагы 47нче йортта урнашкан җиде катлы “Салават Юлаев” бизнес-үзәгенең беренче катын били.
— Уфада иң беренче үзәк Яңа Күпер урамында эшли башлаган булса, бүген без Башкортстанда чираттагы 22нче офисны ачуга ирештек, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш министры Евгений Маврин. — Уфалылар өчен биредә актив рәвештә 50 тәрәзә эшләячәк. Бүген без власть белән халыкның аралашуын заманча һәм уңайлы итү өчен чираттагы адымны ясадык. Шушы рәвешле биредә 152 төр хезмәт күрсәтеләчәк. Уйлавымча, киләчәктә аларның саны тагын да артачак.
— Үзәк күрсәткән хезмәтләрдән халыкта иң тәүдә милекне, теркәүгә ихтыяҗ зур, — диде МФЦ директоры Руслан Усманов. — Икенче урында – чит ил паспорты алу, аннан соң социаль пособиеләр өчен белешмәләр туплау һәм салым түләүләре тора.
Шуны да искәртеп үтик, күпфункцияле үзәк күрсәткән хезмәтләр исәбенә күпчелек сату-алу, бүләк итү, милекне, аңа хокукны теркәү, кадастр исәбе алу, торак төзүгә җир участогы алу өчен күпбалалы гаиләләрдән гаризалар кабул итү, хезмәт стажы турында архив белешмәләре бирү һәм башкалар керә. Биредә электрон яисә телефон аша мөрәҗәгать итү дә каралган.
— Безнең алда башкаланың һәр районында шундый үзәкләр ачу бурычы тора, — диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Хәсәнов. 2015 елның башына күпфункцияле үзәкләр Инорс, Дим һәм Сипайлово бистәләрендә дә үз ишекләрен ачачак дип көтелә.
Бу үзәкләрдә, яңа туган балага туу турында таныклык алу, сабыйларны балалар бакчасына чиратка теркәү буенча хезмәтләр күрсәтү проектлары өстендә дә эш алып барыла. Болар барысы да дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, аларны бер урында туплау юлы белән хезмәтләр күрсәтүне тизләтү максатында оештырыла.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»