11.09.2014 - Җәмгыять

Сыйфатлы сөткә тиешле бәя булсын

Капиталь төзелешкә инвестицияләр салу “Нерал-Матрикс”тагы мегаферманы тулы проект куәтенә чыгарачак.

Туймазы районындагы “Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесендә сөт терлекчелеген үстерүдә алдынгы технологияләрне уңышлы үзләштерәләр. Сыерларның продукт­лылыгы буенча хуҗалык республикада алдынгы урыннарны били. Еллык савым уртача 7500 килограмм тәшкил итә, ә рекордчы сыерлардан биредә 12-13 мең килограмм сөт савып алалар.

— Быел продукция җитештерүдә яңа үрләргә чыктык, — ди пред­приятиенең генеральный директоры Динар Кәлимуллин. — Әле мегафермада тулай савым көненә 15 тоннага җитә, бу былтыргы күрсәткечтән ике тоннага артыграк. Без 1140 башка исәпләнгән комплексны тулы проект куәтенә чыгару өчен эре инвестиция проектларына тотындык. Беренчедән, республикадагы “500 ферма” программасына кереп, 100 баш малга яңа корпус төзедек. Подрядчы — 3нче төзелеш фирмасы объектны вакытында файдалануга тапшырды. Шушы төзелешкә без үзебезнең инвести­цияләрне салдык. Программада каралганча, Хөкүмәтнең ярдәме дә тоемлы булды. Соңыннан безгә тотынылган капиталның яртысын кире кайтарып бирделәр. Яңа абзарны югары продуктлы маллар белән тулыландырдык. Былтыр шул максатта Венгриядән голштин-фриз токымлы 66 баш сыер сатып алган идек. Аларның продуктлылыгы елына 12 мең килограммнан ким түгел. Программага кереп, без яңа абзар салу белән генә чикләнеп калмадык. Мөмкинлектән файдаланып, тимер-бетоннан 1,5 мең тонна сыйдырышлы ике зур силос чокыры төзедек. Кыскасы, шушы эшләрне башкарып чыгу җитештерүне үстерүдә яңа этәргеч бирде.
Директор Динар Дамир улы белән мегафермадагы бер объектны карадык. Сөтчелек комплексын проект куәтенә чыгару өчен зур төзелеш җәел­дергәннәр. Әле монда 240 баш сыерга исәпләнгән бишенче корпус төзелә. Подрядчылар нәтиҗәле эшли. Алар мөһим объектта яңа технологияләрне киң куллана. Безгә әйтүләренчә, төзүчеләр корпусның стеналарын күтәргәндә эре габаритлы тимер арматура урынына пыяла-пластик сүсне файдалана. Мондый яңалык чыгымны сизелерлек киметә икән.
— Яңа корпус октябрь урталарына әзер булачак, — ди генеральный директор.— Шушы бизнес-проектка тик үзебезнең инвестицияләрне салабыз, банклардан кредит алып тормадык. Яңа объектны сафка кертү безгә 24-25 миллион сумга төшәчәк. Корпусны савым көтүе белән тулыландыру өчен әле үк токымлы маллар кайтардык. Бер үк вакытта 200 башка бозау абзары да төзибез. Яшь малларны асрауда да көнбатыш технологиясе кулланылачак. Яңа абзарда күп эшләр Европа фирмасыннан алынган ике робот-няня карамагына тапшыралачак, ягъни бозауларны алар эчерәчәк һәм ашатачак. Компьютер программалары файдаланылган шушы бинада бер генә оператор эшләячәк.
Шунысы да игътибарга лаек: “Нерал-Матрикс”тагы мегафермада ниндидер бер илдән алынган технологиягә генә өстенлек бирмиләр, ә Европаның төрле төбәкләрендә алдынгы фирмалар кулланган, шул ук вакытта безнең шартларга да кулай булган яңалык­ларны сатып алырга һәм үзләштерергә омтылалар. Әйтик, генетика өлкәсендә алар Канададагы фермер хуҗалык­лары белән эшлекле бәйләнешләр булдырган, селекция өчен яхшы сыйфатлы орлыкны тик шушы илдән кайтаралар.
Югары продуктлы маллар үрчетүгә юнәлеш алган мегаферма хәзер үзе репродукторга әйләнгән. Монда үсте­релгән яхшы токымлы таналарны Башкортстанның һәм күрше Татар­станның күп хуҗалыкларыннан килеп алалар. Ә токымчылык белән шөгыль­ләнү предприятие өчен икътисади яктан да отышлы, шуның өчен дәүләттән субсидия алалар, акчасын яңа технологик җиһазлар кайтаруга тотыналар.
Яңа корпус файдалануга тапшырылганнан соң, мегаферма тулы проект куәтенә чыгачак. Якын киләчәктә хуҗалыкта сөт җитештерүне көненә 19 тоннага җиткерергә исәп тоталар. Өстәвенә, алдынгы предприятие Бәләбәй сөт комбинатына тик югары сыйфатлы продукция озата. Сырның элита сортларын җитештерү өчен нәкъ шундый чимал кирәк тә инде.
Әмма бәяләр сәясәте яңача эш­ләргә өйрәнгән “Нерал-Матрикс” хуҗа­лыгының терлекчеләр коллективын һич тә канәгатьләндерми. Телгә алуларынча, хәзерләүчеләр әле алар саткан сөтнең бер килограммы өчен 19 сум гына түли.
— Бу очракта эшкәртүчеләр һәм авыл җитештерүчеләренең тиң хокуклылыгы турында сүз алып барып булмый, — ди директор Динар Кәлимул­лин. — Продукцияне арзан сату, рентабельлелекне киметү белән бергә, финанс ягыннан безнең мөмкинлек­ләрне дә чикли. Минем карашка, бүген югары сортлы сөтнең килограммын кимендә 26-27 сум белән реализа­цияләргә тиешбез. Авыл җитеште­рүчеләренең мәнфәгатен исәпкә алып, эшкәртүчеләр ягыннан шундый адымны түземсезлек белән көтәбез. Ул чакта безнең дә сөт терлекчелеген үстерү, алдынгы технологияләрне үзләштерү эшчәнлеген киңәйтү мөмкинлеге артыр иде.

Мидхәт Шәрипов.
Туймазы районы. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»