29.04.2011 - Җәмгыять

Кулларың шифалы синең, Аурика!

Дөньяда язылмаган законнар да байтак. Әйтик, ир-ат һәм хатын-кыз һөнәрләре бар. Комбайн штурвалы артына утырып, иген игүче асыл затка сәерсенеп караячаклар. Әзмәвердәй ирнең китапханәче эшен башкаруы да сирәк күренеш. Иглин авылында дөньяга килгән Аурика Аксенова да кечкенәдән хирург булырга хыяллана. Әти-әнисенең: “Кызым! Башка һөнәр сайла. Хирург — ирләр эше”, дип кисәтүенә игътибар итми ул. Кыз үсә һәм балачак хыялын тормышка ашыра.

— Олы Теләк фаҗигасе миңа көчле тәэсир итте, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. — Кайгыга чумган, яшь түккән халыкка ярдәм итәсе килде. Шуңа күрә кечкенәдән хирург булырга теләвем романтика, ак халатка кызыгу түгел, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга омтылуга бәйле. Хезмәт юлымны Уфаның 13нче дәваханәсендә башладым. Беренче тапкыр кулыма скальпель алып, операция ясаганымны әле дә яхшы хәтерлим. Ул чакта миңа нибары 23 яшь иде. Шул истәлекле вакыйгадан соң күпме вакыт үтте. Шактый гына тәҗрибә тупласам да, минем өчен һәр операция зур сынау, сират күпере.

Ауриканың тормышы туктаусыз хәрәкәттә, көрәштә үтә. 2004 елда 13нче дәваханәгә локомотив бәрдергән, үлем белән көрәшүче ирне китерәләр. Аянычлы хәлгә таручының гомере өчен башка хирурглар белән бергә Аурика да көрәшә. Табибларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Газраил чигенергә мәҗбүр була. Үлемне җиңгән ир, берничә айдан, алтын чәчле яшь хирургка бер кочак чәчәк бәйләме бүләк итеп, дәваханәдән үз аяклары белән атлап чыгып китә.

— Операция ясагач, төн йокламыйсың, — дип дәвам итә Аурика Александровна. — Кулга бер эш бармый, эч поша. Пациент терелгәнче шундый халәттән чыга алмыйсың. Һәр операция, һәр сынау саен шундый хәл кабатлана. Мөгаен, шуңа күрә хирургларның күпчелеген ирләр тәшкил итәдер. Хатын-кызлар да бу һөнәрне үзләштерә ала. Бары тик хирург булырга теләүче туктаусыз борчылуга түзә алучы, батыр йөрәкле булырга тиеш.

Иглин район үзәк дәваханәсе баш табибы Салават Хәниф улы Камалетдинов фикеренчә, Ауриканың куллары шифалы, аның пациентлары аеруча тиз терелә икән. Димәк, медицина фәннәре кандидаты, беренче категорияле табиб-хирург Аурика Аксенова һөнәрен дөрес сайлаган.

Зәки МИДХӘТОВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»