03.09.2014 - Җәмгыять

“Барысы өчен дә авылдашыбызга рәхмәтлебез”

Уфа — Ырынбур тракты белән барганда Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай шәһәрләрен тоташтыручы олы юл чатында урнашкан йөз еллык матур тарихы булган Кантюковка авылы Стәрлетамак районында иң төзек, матур авыллардан санала. Авылның иң зур горурлыгы — “Суфия” мәчете. Алтын гөмбәзләрендә кояш нурлары уйнап торган матур гыйбадәтханә ерактан ук һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Бәйрәм чараларында, җомга намазларында, кантюковкалылардан тыш, биредә күрше авыллардан, Салават шәһәреннән килгән дин кардәшләребезне дә еш очратырга була. Авылдашларга әхлак тәрбиясе бирү, аларның күңеленә җан азыгы — иман нуры өләшүдә “Суфия” мәчетенең өлеше дә көннән-көн арта бара.

Ике йөзгә якын шәхси хуҗалыкны берләштергән авыл буйлап килгәндә биредәге берсеннән-берсе матур йортлар, төзек ихаталар, заманча капкалар, тигез юллар белән сокланасың. Аларга игътибар итми мөмкин түгел. Чынлап та, юллар монда башкачарак. Һәр урамга вакытлыча асфальт түшәлмәгән, ә гомерлеккә җи-тәрлек итеп бетон салынган.
Авылның аргы очындагы зират та үзенчәлекле итеп эшләнгән. Кантюков­калыларның мәңгелек йорты парчалы тимер-бетон койма белән уратып алынган. Гөмбәзле башларына сары металл йөгертелгән ярымай урнаштырылган дүрт декоратив багана һәм тимердән чүкеп, бизәкләп эшләнгән заманча капка ерактан күренеп тора.
— Авылыбыз икенче яшьлеген кичерә. Биредәге матур үзгәрешләр өчен хөр-мәтле авылдашыбыз, балачак, үсмер еллары ата-баба төбәге булган Кантюковка авылында үткән, бүгенге көндә Татар-станның “Трансгаз” җәмгыяте генеральный директоры Рәфкать Кантюковка рәхмәтлебез. Авылның төзеклеге — аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Авылдашыбыз шундый мәрхәмәтле, олы җанлы кеше булганга шатланабыз, аның белән горурланабыз, — дип сөйли Рәфкать әфәнденең элекке күршесе, сөекле әнисе Суфия Өммикамал кызының җан дусы, ахирәте Фәридә Кантюкова. (Биредә ярты авыл Кантюков фамилиясен йөртә булып чыкты). — Рәфкать туганны мин үсмер чагыннан ук яхшы беләм, — дип дәвам итә 90 яшькә аяк баскан абыстай. — Ул армиягә дә кереп саубуллашып киткән иде. Кайткач та хәл белеште. Әле дә авылга юлы төшкән саен мине оныт-мый:“Ак әби, хәлләр ничек? Берәр ярдәм кирәкмиме?” — дип сорашып тора, рәхмәт төшкере.
Әйе, аның сүзләрен биредә һәр ветеран (ә алар авылда җитмешкә якын) раслый ала. Хезмәт ветераннарының берсе, Наилә Мәҗитова белдерүенчә, күпмедер вакыт элек авыл башына килеп җиткән табигый газ, торбалар булмау сәбәпле, елдан артык халыкка хезмәт итә алмый торган. Бер кайтуында Рәфкать Әбделхәй улы авылдашларының газсыз интегүен күрә һәм санаулы гына көннәрдә бу зур проблеманы хәл итә. Ул инде күп еллар дини бәйрәмнәр, яңа ел алдыннан ветераннарга бүләкләр әзерли, котлаулар тапшыра. Ятимнәргә, авыруларга матди ярдәм күрсәтә. Аның хәстәрлеге белән өлкән яшьтәге күп кенә авылдашлары Уфа һәм Казан клиникаларында сәламәт­леген ныгыткан, яшьләр эшкә урнашкан.
Тагын бер матур күренеш. Рәфкать әфәнденең соравы буенча Кантюковкада спиртлы эчемлекләр сату тыелган. Авылда хәзер исереп, тәртип бозып йөрүчеләр юк дияргә була. Әйе, олы йөрәкле меценат Кантюков әфәнденең хәстәрлеге белән сүнеп, бетеп барган Кантюковка үрнәкле авылга әверелгән. Иң мөһиме – халык яхшы якка үзгәрә.
— Шунысы аеруча шатландыра, хәзер авылда урлашу очраклары юк. Тегендә-монда чыкканда капка-ишекләрне бикләп тә тормыйбыз, тыныч, — ди Наилә Мирсәй кызы.
Шунысын да сызык өстенә аласы килә. Кантюковкалылар — элек-электән эшсөяр, булдыклы халык. Алар бүгенге матурлыкны саклау һәм ишәйтү өчен тырышлыгын, вакытын кызганмаячак. Кантюковкада яшәүче Рәфкать әфәнденең бертуган сеңлесе Әлфия, кияве Гомәр Ханмурзиннар да, энесе Рәфис белән килене Эльвира да, шулай ук кадерле әтиләре, авылдагы бердәнбер сугыш ветераны, Белоруссия фронты составында Житомир, Киев һәм башка шәһәрләрне немец илбасарларыннан азат итүдә катнашкан, Бөек Җиңүне Берлинда каршы алган Әбделхәй Мөхтәр улы Кантюков та шул ук фикердә.

Минҗан Зарипов.
Стәрлетамак районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»