29.04.2011 - Җәмгыять

Закон ирне сукбай хәленә төшерә

Яшьләрне бик күп мәсьәләләр борчый. Торак, эшсезлек, белем алу... Шулай да санап үтелгәннәрдән дә кискенрәк, мөһимрәк, җәмгыять нигезен какшатучы бер мәсьәлә бар. Сүз яшь парларның аерылышуы турында бара. Соңгы елларда илдә аерылышкан яшьләр саны күзгә күренеп арта башлады. Мәскәүдә һәр ун никахның алтысы таркала. Башкортстанда да хәлләр шәптән түгел. Уфаның кайсы ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итсәм дә, мәгълүмат бирүдән баш тартулары шул хакта сөйли. Сәбәп нидә? Кем гаепле? Ни өчен гөрләтеп туй үткәреп, зур тормышка аяк басучылар тиз арада бер-берсен күралмас дәрәҗәгә җитә? Гаилә һәм аның эчендәге тавыш-гаугалар шәхси мәсьәлә булганга, бу хакта бер дә уйланган юк иде. Якын дустымның аерылышуы һәм сокланып туймас егеттән сукбай хәленә төшүе каләм алырга, журналист тикшерүе үткәрергә этәрде.

Илгиз 27 яшендә үзеннән җиде яшькә кече күрше авыл гүзәле Иринага өйләнде. Яшь пар алты почмаклы, иркен йортта яши башлады. Мунча һәм башка каралты-куралар да бар иде. Кыскасы, беркем комачауламый, кысылмый. Үзең теләгәнчә гөрләтеп дөнья көт, рәхәтләнеп яшә генә. Бер елдан соң яшь парның уллары Илнар дөньяга килде, яңа җиңел машина сатып алдылар. Илгиз Себергә эшкә йөрде, Ирина бала карады. Читтән караганда, яшь гаиләнең тормышы имин, киләчәге якты кебек иде. Сер түгел, тормыш савыт-саба шалтыраудан, тавыш-гаугадан башка була алмый. Ләкин монысы вак мәсьәлә. Гомумән, яшь гаилә бәхетле яшәде. Беренчедән, алар фатир эзләп иза чикмәде. Илгизнең энесе Әлфир Уфада төпләнеп, төп нигезне абыйсына калдырды. Икенчедән, яшь килен йортта каенана белән бергә бер көн дә яшәмәде. Илгизнең әнисе күптән бакыйлыкка күчкән иде. Өченчедән, авылда өрлек кадәр егетләр эшсезлеккә сылтанып, капка төбендә көнбагыш чертләтеп утырганда Илгиз көрәп акча эшләде. Себердәге, нефть промыселында аңа аена 60-70 мең сум акча түләделәр. Теләгән ризыгын ашаган, теләгәнен кигән, җиңел машинада җилдергән яшь гаиләнең тотрыклылыгын нинди сәбәпләр какшатты икән? Иркен йорт, акча, машина, үзаллы тормыш... Тагын нәрсә җитми? Бу хакта озак баш ваттым. Февраль уртасында ару гына салган, күңеле төшкән Илгиз миңа кунакка килеп, барын да сөйләп бирде.

— Кризис вакытында эшсез калдым, — дип башлады ул сүзен. — Гаиләмне туйдыру өчен яңа эшкә урнаштым. Нәтиҗәдә өч ай өйгә кайта алмадым. Бу вакытта Ирина да тик ятмаган. Район үзәгендәге бер таксист белән чуалган. Мин 40 градус салкында җиде кат тир түккәндә алар безнең өйгә килеп, кәеф-сафа корган. Аерылышабыз. Улымны да тартып алалар. Өстәвенә, мин шул фахишәгә алимент түләргә тиешмен. Гаделлек бармы бу дөньяда? Безнең аерылышуда кем гаепле соң? Алиментның күпмесе генә баланы киендерергә, ашатырга тотылыр икән?

Бу вакыйгага берникадәр ачыклык кертергә кирәк. Ирина белән чуалган таксист көч-куәте ташып торган яшь егет булса бер хәл. Ире Себердә булган асыл зат ләззәткә, назга сусаган, дип фикер йөртер идек. Мин дә башта шулай уйлаган идем. Төрмәдә утырып чыккан, хатыныннан аерылган таксистка 40 яшь булуын, аның Ирина яшендәге кызы барлыгын белгәч, күзем шар булды. Иринаның мондый адымга баруын берничек тә аңлый алмадым. Авыл тулы яшь киленнәр азынмыйча, ирләрен Себердән көтеп ала. Нигә ул көтмәгән? Ләкин законны ачып карагач, барысы да аңлашылды. Бездә никах таркалгач, бала гадәттә әнисе белән кала. Нәтиҗәдә ир эш хакының 25 процентын хатынына түли. Алимент түләмәүчеләргә карата кырыс чаралар күрелә. Урта белемле Ирина аерылышу белән ай саен 12 мең сум (!) алимент акчасы ала башлады. Чагыштыру өчен: югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган укытучы бүген шулкадәр эш хакы аламы? Кызганычка каршы, аның улы Илнарга бу акча эләкми дигән фикер кала. Өч яшьлек малай авылда картәнисе белән картәтисендә ярым ач, туганнарыннан калган иске-москы киемнәрдә йөри. Ә бу вакытта тәтәй киенгән, авызы колагына җиткән Ирина карт таксист белән алимент акчасына кәеф-сафа кора, күңел ача. Бармы монда гаделлек? Кемгә ничектер, бу гаиләнең аерылышуы миңа Даллес, Барбаросса планнарын искә төшерде. Яшь гаиләнең таркалуы алдан җентекләп әзерләнгән, яшен тизлегендә, аз югалтулар белән башкарылган хәрби операциягә охшаш. Бу “операция”не оештыручы һәм башкаручы — Ирина. Аерылышудан кайсы як отканын аңларга Эйнштейн акылы кирәкми. Ирина Илгизгә алиментка кызыгып кына кияүгә чыккан. Баласы картәти-картәнисе карый алырлык булып үскәч, мәкерле хыялын гамәлгә ашырган. Әгәр дә Илгиз фермада терлекче булып эшләсә, ул аңа әйләнеп тә карамас иде. Никахлашкан очракта, тешен кысып яшәр иде. Чөнки терлекче белән аерылышудан аңа ни файда? Таркалган гаиләләрнең күпмесендә Ирина кебек паразит хатыннар гаепле икән? Әлбәттә, бу сүзләр бөтен асыл затларга да кагылмый. Шулай да, законга аркаланып, никахтан файда эзләүче хатыннар артуы аерылышулар санын арттыра.

Хыянәт иткән, баласына төкереп караган Иринаны бүген закон дә, дәүләт тә, җәмгыять тә яклый. Янәсе, ул баласын тәрбияләүче ялгыз ана. Шушымы гаделлек? Бары тик хатын-кызны гына яклаучы законга үзгәрешләр кертергә кирәктер. Әйтик, ни өчен  Ирина хыянәт иткәнгә Илгиз алимент түләргә тиеш? Ире хатынының хыянәт иткәнлеге турында дәлилләр китерсә, суд аны яклап чыгарга тиеш түгелмени? Өстәвенә, алимент акчасы Илнарга тотынылмый. Ләкин һәр мәсьәләне хәл итәргә, һәркемнең “койрыгына басарга” мөмкин. Илгиз әлеге вакытта Себердәге төшемле эшен ташлап, үз-үзен туйдырырлык эшкә урнашырга йөри. Әлбәттә, мондый очракта Ирина басылачак, үз гаебен, хатасын аңлаячак. Акчасы азайган сөяркәсеннән 40 яшьлек ир дә баш тартачак. Хыянәт итеп иреннән аерылган балалы хатынга бер егет тә әйләнеп тә карамаячак. Паразит хатыннарның мәкерле планын “Никах контракты”, “Никах килешүе” дә челпәрәмә китерә ала. Бу сүзләргә аеруча шәһәрдә, фатирда яшәүче булачак кияүләр игътибар итсен иде. Никахлашыр алдыннан килешү төзелсә, килен иренең йортына бер чемодан белән килсә, шул чемоданы белән кайтып та китә. Әйткәндәй, Ирина йортны да бүләргә теләгән. Ярый әле Илгизнең мәрхүм әтисе йортны Әлфиргә язып калдырган.

Мәкалә тулысынча ирләр хокукын яклап язылды. Килешәм, бөтен ирләр дә актан-ак, пакьтан-пакь изге җан иясе түгел. Эчкечеләр дә, хатыннарына кул күтәрүчеләр дә, “сулга” йөрүчеләр дә байтак. Гаиләләр таркалуда аларның да гаебе бар. Шулай да законнар, җәмгыять хатын-кызларны гына яклый. Ирләргә мондый мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе демографиядә дә ачык күренә. Канкоешлы сугышлар бармаса да, Русиядә, Башкортстанда ир-атлар саны ел саен азая. Әйтик, 2010 елдагы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча Башкортстанда бер мең ир-атка 1136 хатын-кыз туры килә. Кайчан гына бәхетле яшәгән Илгиз бүген йолкыш хәленә төшеп бара, еш шешәгә үрелә. Билгеле, болай дәвам итсә, ул озак яшәмәячәк...

Ничек кенә булса да, табигать хатын-кыз белән ирне бер-берсе өчен яраткан. Димәк, дөньяда кешеләр парлашып яшәргә тиеш. Алдауга корылган җәмгыять, закондагы “җәнҗал алмасы” яшь парларның бик иртә таркалуына китерә. Мөгаен, мәсьәләне аерылган ирләрне суд приставлары белән эзәрлекләү, аларны алиментка батыру белән түгел, тамырдан хәл итәргә кирәктер. Ул чакта Ирина кебек паразит-хатыннарның куллары богауланачак һәм аерылышкан яшь гаиләләр дә азаячак. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»