29.04.2011 - Җәмгыять

Ш. Бабич премиясенә кемнәр лаек булыр?

Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында 2010 ел өчен әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премияләрен бирү комиссиясе утырышы үтте.

Искәндәр Гафаров фортепьянода уйнау казанышлары һәм чит илләрдә башкорт композиторлары әсәрләрен пропагандалаган өчен тәкъдим ителде. Михаил Лермонтовның “Маскарад” драмасы буенча куелган спектакльдә кенәз Звездич роле өчен Вячеслав Виноградов та икенче турга үтте. Альберт Имаметдинов та премиягә дәгъва итә. Ул Андерсен әкияте буенча “Дюймовочка” һәм Зөһрә Буракаева пьесасы буенча “Рух иле” спектакльләрен куйган.

Әлим Каюмов Неморино (Гаэтано Доницеттиның “Мәхәббәт эчемлеге” операсы) һәм Басыйр (Заһир Исмәгыйлев белән Баязит Бикбайның “Кодача” музыкаль комедиясе) партияләрен башкарган, Артур Кунакбаев “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектаклендә (Нәҗип Асанбаев, Айрат Абушахманов) күренекле галим һәм сәясәтче Вәлиди образын тудырган, Зөлфия Кускилдина балалар өчен “Тәмле Яңа ел” дигән әкиятләр һәм хикәяләр җыентыгы өчен тәкъдим ителә.

Шулай ук исемлектә Ильяс Дусеев, Ләйлә Мазина, Павел Урлапов һәм Ксения Бирюковадан торган иҗат коллективы да бар. Алар Уфа шәһәре Октябрь районының Комсомол урамындагы күпкатлы йорт проекты өчен күрсәтелгән.

Шәехзадә Бабич исемендәге премияләр бирү комиссиясе барлык кызыксынучыларны, иҗат берләшмәләрен, министрлыклар һәм ведомстволарны, предприятиеләр һәм учреждениеләрне, редакцияләр һәм җәмәгать берләшмәләрен атап үтелгән кандидатларны, аларның әсәрләрен һәм эшләрен тикшерүдә катнашырга чакыра.

Рецензияләр 27 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Ленин урамы, 10. Телефоннар: (347) 276-45-87, 251-14-75.

Эльмира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»