28.08.2014 - Җәмгыять

Ачлык янамас. Битарафлык корбаны булмасак иде

2013 елда ил халкының төп туклану продуктларында Русия җитештерүчеләренең өлеше.

Азык-төлек хәвефсезлеге һәм бәйсезлеге турындагы бәхәсләр Русиядә ике дистә елдан артык дәвам итә. Ниһаять, чынбарлык күзләребезне ачты булса кирәк. Реформаторларның Русия халкын чит ил ризыклары белән тәэмин итү арзангарак төшә дигән сәясәте челпәрәмә килде. Шул рәвешле, хуҗасызлыктан җимерелгән фермаларыбыз, чүп үләне астында калган чәчүлекләр, төп туклану продуктлары белән тәэмин итүче авыл ихаталары барлыгын искә төшерделәр. Хәер, алар бөтенләй үк онытылмаган иде. Әмма аграр тармак халыкны үзебезнең продукция белән тәэмин итәргә сәләтсез булды. Моңа кадәр “рәхәтләнеп” чит ил продуктлары белән хушландык. Ләкин, Көнбатышның икътисади санкцияләр куллануы башта бераз куркытып та куйды шикелле. Июль аенда “Левада-үзәк” илнең төрле төбәкләрендә әлеге мәсьәлә буенча сорау алу үткәргән. Мәгълүматлардан күренүенчә, әлеге чарада катнашкан русиялеләрнең нибары 10 проценты гына чит ил санкциясенә карата зур борчылу белдергән, 26 проценты чагыштырмача һәм тулысынча тыныч булуын билгеләгән һәм, әйтергә кирәк, нибары 4 проценты ничек җавап бирергә белмәгән.
Башкортстанның азык-төлек хәвефсезлеге ни дәрәҗәдә? Чит илдән кертү тыелган продукцияне алыштыру мөмкинлеге бармы?

Ахыры ПДФ-версияда 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»