27.08.2014 - Җәмгыять

Халкыбызның эчүенә дошманнар шатлана

12-14 июньдә Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенрусия форумы үтте. Рөстәм Миңнеханов татар халкына хезмәт итү, аның мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен пропагандалау эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем дин әһелләренә һәм милли лидерларга Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Алар арасында Борай районының Таңатар авылы мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәюршинның да булуы аеруча куанычлы. Мондый мәртәбәле бүләк тапшырылуны аның эшчәнлегенә зур бәя дип кабул итәргә кирәк. Форумның пленар утырышында ул җәмгыятебезнең афәтенә әйләнгән эчкечелеккә каршы көрәш турында чыгыш ясады.

— Мин Борай районының Таңатар авылында 10 ел имам вазыйфасын башкарам. Эш­куарлык белән дә шөгыль­лә­нәм, егерме еллап сәүдә өл­кә­сендә эшлим. Ике ки­бетемдәə 19 кеше хезмәт сала.
Тарихи мәгълүматлар буенча, XVII гасырдан башлап 1960 елларга кадәр Русия Европада иң аек илләрнең берсе булып саналган. Татарларга килгәндә, безнең ата-бабаларыбыз, гомумән, исерткеч эчем­лекләр кулланмаган. 1960 еллардан безнең илдә эч­ке­челек үсә башлый, кыска ва­кытта без иң аек илләр исә­бен­нән иң күп эчә торган илләр арасына күчтек. Эчкечелек таралу сәбәпле, җи­наятьчелек, гаилә­ләр таркалу, балалар ятим калу hәм башка яман күренешләр кинәт арта баш­лый. Үлүчеләр саны арта, туу­чылар азая, шуның нәти­җә­сендә халык та кими. Ста­тистика мәгъ­лүматла­рыннан күренүенчә, бүген хәтта төр­мәдә утыручы ирләр ара­сында үлүчеләр саны иректә яшәү­челәр белән чагыштырганда азрак.
Русиянең элекке баш санитар табибы Геннадий Они­щенко сүзләренә кара­ганда, Яңа ел бәйрәмендә безнең илдә 40 мең кеше эчеп үлгән. Илебездә яшьләрнең саны 2012 елда 35 миллион чамасы булса, ун елдан аларның 10 миллионга кимүе көтелә. Ел саен яшьләр бер миллионга кимеп баргач, Русияне нинди киләчәк көтә соң?
Менә шулай безнең күз алдында тавышсыз, сугышсыз гына авылларыбыз юкка чыга. Аңлашыла, авыллар бетү белән милләтебез дә бетәчәк. Әлбәттә, демографиянең на­чарлануы һәм безне борчыган башка мәсьәләләр бер эчке­челек белән генә бәйле тү­гел­дер, әмма аек тормышка кайтмыйча, без милләт алдында торган максатларга ирешә алмаячакбыз. Газ кергән, ике катлы яңа мәктәбе, клубы, фермасы булган, юлларына ас­фальт түшәлгән авыллар да бетә бит.
Кайда халык эчми — шунда тормыш икенче. Русиянең төрле төбәкләрендәге аек татар авыллары аек тормышның рекламасы булып тора. Мондый авыл кешеләре тормыш авырлыгына зарланып утырмый. Үзләре эш урыннары ача, җирләренәə хуҗа булып дөнья көтә. Дини яктан да алар безгә үрнәк булып тора.
Эчкечелекне киметү һәм бетерү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әлбәттә, тәүдә эч­кечелекнең сәбәпләрен бете­рергә кирәк. Ни өчен кеше алкоголь куллана?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, алкоголь — иң зыянлы наркотик. Шуны онытмаска кирәк: наркоманнарның 99 проценты алкоголь белән тәмә­кедән башлый. Башка төр наркотиктан алкогольнең аермасы бер генә — ул халык аңында да, дәүләт законнарында да легальләштерелгән.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»