27.08.2014 - Җәмгыять

“Сөт иле” бәйрәмгә чакыра

Хәбәр ителүенчә, 30 августта башкалабыз Уфада “Сөт иле-2014” Бөтенрусия фестивале узачак. Әлеге чара уфалылар яратып көтеп алган бәйрәмгә әверелде. Өч ел рәттән үткәрелгән фестивальдә 150 меңнән күбрәк кеше булды. Әйтергә кирәк, алдагы өч фестиваль кысаларында 145 тоннадан артыграк сөт продукциясе эчерелгән һәм биш тонна сыр, 14 тонна акмай, 8 тонна туңдырма, 0,8 тонна кәҗә сөте һәм 8 тонна кымыз тотынылган.
Быелгы фестивальнең үзенчәлеге белән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында журналистларны Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко, республика авыл хуҗалыгы министры Николай Кова­ленко, Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Хәсәнов таныштырдылар.

— Безнең 2011 елда беренче тапкыр фестиваль үткәрүебез барлык өмет­ләрне дә аклады, — дип башлады сүзен Николай Коваленко. — Соңгы елларда терлекчелек тармагы зур үзгәрешләр кичерде. Аның продук­циясенә ихтыяҗ үсә. Башкортстанның Бөтенрусия күләмендәге чараны үткәрүгә хокук алуы да аграр җитештерүчеләргә ышаныч булып тора һәм стимул өсти. Фәкать сөт җитеш­терүне арттыруга юнәлтелгән “500 ферма” республика программасы Уфаны Русиянең сөтле башкаласы дәрәҗәсенә күтәрүдә көчебезне арт­тыра. Хәзер 200дән артык ферма модерни­зац­ияләнеп, яңа шартларда эшли...
Министр сүзләренә караганда, быелгы фестивальдә сөт һәм сөт про­дукциясе җитештерүче 27 предприятие катнашачак. Быел, шулай ук, әлеге чарада крестьян-фермер хуҗа­лыклары өчен мәйданчыклар күбрәк бүленгән.
Башкортстанда үткәрелүче традицион фестивальгә бәя биреп, Мәскәү кунагы Андрей Даниленко Уфада үткән чараның, гомумән, дөньяда сөткә багышланучы иң зур проект булуын ассызыклады.
— Терлекчелектәге казанышларыгыз зур һәм әлегә күпчелек төбәк сездә ирешелгәннән ерак тора, — диде ул. — Сөт җитештерү, мал саны буенча илдә лидер булып торасыз, Русия буенча һәр кешегә елына 230 килограмм сөт җитештерелсә, сездә ул 315 кило­граммга җитте. Ил күләмендә җи­тештерелгән 30 миллион тоннаның биш проценты — Башкортстан өлеше. Мондый казаныш чынлап та рес­публиканы илнең сөтле башкаласы дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирде.
Мәскәү чиновнигы, шулай ук, Баш­кортстанның илдәге сөт ихтыяҗын канәгатьләндерүгә зур өлеш кертүен билгеләде. Атап әйткәндә, “500 ферма” программасының нәтиҗәләре әлеге аграр юнәлештәге инициативаны ил күләмендә кулланырга кирәклеген билгеләде. Рәсми мәгълүматларга караганда, Русия аграр предприятиеләре әлегә сөткә ихтыяҗның 60 процентын гына канәгатьләндерә ала. Тагын егерме проценты Белоруссия өлеше булса, калганы башка чит илләргә туры килә иде. Ягъни, Русия сөт җитештерүне тагын да алты миллион тоннага арт­тырган хәлдә, без чит илләргә бәй­лелектән арынабыз. Тармак ми­нистры сүзләренә караганда, максатлы про­грамманы уңышлы тормышка ашыру якын киләчәктә сөт җитештерүне әле­гедән 250 мең тоннага күтәрергә булышлык итәчәк.

Ахыры ПДФ-версияда 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»