27.08.2014 - Җәмгыять

Туган җирдә үскән чәчкәләрдән Хуш исле бал җыя бал корты

Бал, “бал” дисәң, бер кими, бармак тыксаң, ике кими, калак тыксаң, бөтенләй бетә, дип такмаклый иде без үскәндә авылга бер-ике генә булган бал бабайлар. Кая инде ул калак тыгу, иң күп дигәне — зур гына телем икмәккә юка гына ягылган бал тәти, ә гомумән, балны иснәп кенә юанабыз. Тормышыбыз никадәр генә алга китмәсен, бал затлы, кыйммәтле ризык булудан туктамый әле. Аны һаман да калакның очына элеп кенә тәмлибез. Ә менә үткән җомгада Гафури районында үткән умартачылар бәйгесен чын-чыннан бал бәйрәме дип атар идем. Дөресрәге, бал муллыгы бәйрәме. Анда инде калакны батырып-батырып бал тәмләп карау, теләгәнеңне сатып алу мөмкинлеге бар иде. Тирә-якта һушларны алырлык бал исе, уйлар баллы, телләр баллы, бармаклар баллы...

Умартачылар бәйгесе Башкортстанда 1998 елдан үткә­релә. Төп бурычы — тәҗрибә уртаклашу, җитештерүнең нә­тиҗәлелеген һәм умарта­чылар эшенең сыйфатын күтәрү максатында хезмәтнең алдынгы ысулларын, техно­логияләрен пропагандалау. Красноусолда үткәрелгән бәйге шушы бурычларны тулысынча үтәде. Биредә умартачылар динас­тияләре, шулай ук “Яшь умартачы” конкурсларында 42 районнан 53 өлкән һәм 41 яшь умартачы катнашты.
Башкортстанның төп бал бабаен ачыклау чарасында республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Җиһаншин, Башкортстан умартачылык һәм апитерапия гыйльми-тикшеренү үзәге директоры, профессор, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әмир Ишемгулов, Вете­ринария идарәсе җитәкчесе Вәкил Буранбаев, район хакимияте башлыгы Рамил Бохаров, абруйлы галимнәр һәм кунаклар катнашты.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»