23.08.2014 - Җәмгыять

Балаларның җәйге ялы хәвефсез үтте

Каникуллар вакытында башкала укучылары Уфада һәм районнарда урнашкан 130 көндезге үзәктә, ведомстволарның —15, 7 муниципаль, шәһәр һәм шәһәр яны савыктыру лагерьларында ял итте. Бәхеткә, гадәттән тыш хәлләр булмады. Әлеге объектларда янгын хәвефсезлеген кисәтү буенча эшнең ничек оештырылуы турында Уфа шәһәре Янгыннан саклану хезмәте идарәсенең бүлек җитәкчесе Азамат Тимергалиев белән сөйләштек.


— Азамат Әкъсәнович, шәһәр яны лагерьларын ачар алдыннан янгыннан саклау хезмәткәрләре аларны тикшереп чыга. Быел нәрсәгә игътибар бирелде, янгын хәвефсезлеге кагый-дәләрен бозуның ничә очрагы ачыкланды?
— Тикшерү вакытында янгынга каршы автоматлаштырылган сигнализацияләр һәм янгын турында хәбәр итү системалары, янгын сүндерүдә кулланыласы су чыганаклары төзеклегенә, учреждение-ләрнең янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителүенә, эвакуация юллары торышына, лагерь территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартуга зур игътибар бирелде. Ачыкланган кимчелекләр объектлар җитәкчеләре тарафыннан җәйге яллар башланганчы бетерелде.


— Быелгы җәй көтел-мәгән салкыннар һәм яң-гырлар белән билгеләнде. Бу балаларның хәвеф­сез­легендә ничек чагылды?
— Кинәт башланган салкыннарга бәйле, Уфа шәһәре-нең янгыннан саклану хезмәте тарафыннан балалар ял иткән урыннарда кемдер үзе ясаган электр җылыту приборларын файдалануны тыю һәм электр челтәрләренең йөкләнешен арттыруны булдырмау турында инструктажлар оештырылды. Җитәкчеләргә урыннарда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү турында чаралар үткәрү буенча хатлар тапшырылды.
28 июльдән 1 августка кадәр “Черемушки”, “Связист”, “Чайка” һәм “Алые паруса” балалар савыктыру лагерьларында, БДУның спорт-савыктыру лагеренда кизү торган каравылларның личный составлары белән өстәмә тактик учениеләр үткәрелде. Анда хезмәтләндерүче персонал белән үзара хезмәттәшлек, балаларны эвакуацияләү ысуллары һәм мөмкин булган янгынны сүндерү мәсьәләләре каралды.


— Азамат Әкъсәнович, балаларны савыктыру уч-реждениеләре ачылганнан соң янгыннан саклау хез-мәткәрләре тагын ниләр эшләде?
— “Хәвефсез җәй” акциясе кысаларында безнең хезмәт-кәрләр балалар белән методик дәресләр үткәрү өчен урыннарга чыкты. Аларга янгыннан саклау хезмәте тарихы турында сөйләделәр, тематик уеннар оештырдылар. Янгын чыкканда балаларны үзләрен дөрес тотарга өйрәтүгә аерым игътибар бирелде. Хезмәткәрләр җәй дәвамында 41 тапкыр лагерьларга чыкты, чараларда 9 мең кеше катнашты.
Кызганычка каршы, безнең чаралар шәһәр яны учреж-дениеләренең барлык җитәкче-ләрендә дә аңлау тапмый. Кайберләре аларны оештыруда ярдәм итми генә түгел, күрмәмешкә салыша, моның белән балаларны яхшы, сыйфатлы һәм хәвефсез ялдан мәхрүм итә. Шулай да әлеге чараларны үткәрүдә төп максатка ирешелде — җәйге каникулларда балалар савыктыру учреждениеләрендә бер генә янгын очрагы да теркәл-мәде!


Вячеслав ТАНГАЕВ әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»