23.08.2014 - Җәмгыять

“Мин асфальтта йөри белмим”

Була бит шундый җитәкчеләр: холык-фигыле дә, кылган гамәлләре дә, төпле фикере дә күркәм. Тимергали Тимеркәев турында элек тә ишеткән бар иде. Шаран районының “Дмитриева Поляна” авылына эш сәфәре белән юлда барганда ук район хакимиятеннән вәкил Раил Мусинга мең сорау яудырдым: нигә боларның басуында бер чүп тә юк? Кызыл балчыклы җирдән ничек алар уңыш ала? Алдашасыз, башка яшерен кара җирләре бардыр? Тракторлар паркы да кәртинкә кебек бит... Шушы һәм башка сорауларга җавап биреп, Раил Хатип улының маңгай тирләре бәреп чыкты.


Авыл хуҗалыгы объектларының күпчелегенә бик хас булмаган тирә-яктагы тәртип, пөхтәлек, эшчеләрнең үзара дустанә мөнәсәбәте, офис ихатасы алдындагы шаулап чәчәк аткан гөлләр кем тырышлыгы нәтиҗәсе соң бу дип кызыксынган күңелгә тынгы бирмәде. Бинага үткәч тә күз явын алганы — яшеллек дөньясы. Җәйрәп яткан яшел басу киңлекләре генә җитми, бина эчен дә гөл сарае итеп тоталар. Димәк, чын-чыннан җиргә, табигатькә, матурлыкка гашыйк кеше мондагы җитәкче дигән нәтиҗәгә килдем. “Хуҗа урынында юк” дигәч кенә күңел кырылды, әмма берникадәр вакыттан соң ул кайтып та җитте.
Бик акыллы, тыныч холыклы, сабыр, итагатьле кеше булып чыкты Тимергали Мәгъдән улы. Шаран районының Ямады авылында туып-үскән ул. Җитәкче булу нәселдән биреләдер, дип сүзен башлады. Әтисе колхоз рәисе, комплекслы бригада бригадиры булып эшләгән. Аның тәрбиясеме, әллә язмыш кушуымы, Тимергали егет чактан ук үзен җаваплы, максатына ирешүчән, халык белән уртак тел таба белүче кеше буларак таныта. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Кушнаренкода техникум тәмамлый. Кызганычка каршы, нәкъ терәк-таяныч булыр чакта әтисе дөнья куя.
Яшь белгеч хезмәт юлын агроном булып башлый. Ел ярым эшләгәч, армиягә алына. Ике ел хезмәт итү дәверендә анда да үз кешегә әйләнә ул. Армиядә калырга, яхшы вазыйфа да тәкъдим итәләр, ләкин әнисенең биш сеңеле белән ялгызы икәнен уйлап, “Хәрби батырлык өчен” медален тагып, старшина дәрәҗәсендә туган ягына кайта. “Шушы ике ел гына читтә узды, калганы — районда”, — ди ул горур кыяфәт белән.
Авылга кайткач, Куйбышев бүлегенә идарәче итеп куялар. Ә ике елдан эштән курыкмаучы, көче-дәрте ташып торучы Тимергалине “Сөн” колхозына рәис итеп билгелиләр. Юлсыз, сусыз, бөлгенлек хәлендәге колхозны яшь кеше кулына ышанып тапшыралар. Бәлки сынап карау да булгандыр, ләкин Тимеркәев җиң сызганып эшкә тотына. “Кошчылык, терлекчелек, туңга сөрү буенча да районны беренчелеккә без чыгардык”, — ди ул.
Су үткәрүне дә, сигез авылга юлларны да алар төзи. Ул җитәкчелек иткәндә күперләр төзеп, су үткәреп, ферма, клуб, йортлар салып, барлыгы егерме бер объект булдырыла. Рәис булып дүрт ел эшләү вакытында алдынгылык, беренчелек өчен бирелә торган дүрт байракка да “Сөн” колхозы лаек була, тырыш хезмәте “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Колхозда эшләгәндә агроном белгечлеге буенча читтән торып институт тәмамлый Тимергали Мәгъдән улы. Аннан 1976 елда “Шаран” совхозына директор итеп күчерәләр. Бу районның дүрттән бер өлешен тәшкил итүче иң зур совхоз була. Эре хуҗалык дип куркып калмый, шундук эшкә тотына Тимергали Тимеркәев. Планны тутыралар, Русия Федерациясе Югары Советының байрагын алуга да ирешә-ләр. Ун ел эшли ул биредә. Аннан район кулланучылар җәмгыятенә идарә начальнигы итеп куела. Бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп эшләгәндә Министрлар кабинетына эшкә алалар. “Бер атна эшләдем дә, асфальтта йөреп булмый дип, кайтып киттем”, — ди. Әйе, тынгысыз кешегә кабинетта утыру бикләнүгә тиң булгандыр, күрәсең. Шулай итеп, туган Шаранына ашкынып кайта.
1992 елда “Баштрансгаз” системасы карамагындагы “Дмитриева Поляна” совхозына директор вазыйфасына билгеләнә. Тагын шундый ук күренеш: таркаулык, чокыр-чакырлы, каралмаган территория. Барысын да үзләренә төзергә туры килә. Тәҗрибәле Тимергали Тимеркәев эшне тагын нольдән башлый. 2004 елдан “Баштрансгаз” предприятиесе киткәч, “Шаранагрогаз”-га әйләндерелә. Казахстан, Үзбәкстан-нан эшкә килгән халык көче белән бергәләп фермалар, колбаса, сөт цехлары, кибетләр төзиләр.
Башка авыл хуҗалыгы предприя-тиеләреннән аермалы буларак, “Шаранагрогаз” оешмасы продукцияне үзе җитештерә, эшкәртә һәм реализацияли. Бүген производствода 350 кеше эшли. Хезмәт хакын тотрыклы түлиләр. Җитештерүчәнлекне тагын да киңәй-тергә исәп тоталар.
— Элек субсидия, дотацияләр күбрәк була иде. Ягулыкка, электр энергиясенә, газга хаклар арту эшне катлауландыра. Ләкин, ничек кенә булмасын, тырышабыз, совхозны таратмыйбыз, — ди җитәкче. — Безнең эштә кешеләр белән уртак тел таба белү мөһим. 40 ел өстән беркем шикаять язып, зарланып йөрмәде, шөкер. Коллективта өметле, ышанычлы яшьләр эшләве дә сөендерә аны. Предприятие тарафыннан эшчеләргә 140 фатир бирелгән. Бүген бу эш кыенлашса да, эшчеләрнең торак шартлары кайгыртыла.
Яңа технологияләргә омтылалар, җиһазлар булдыралар. Ит, сөт, колбаса, икмәк-күмәч җитештерәләр, кызыл балчыклы басулардан да мул уңыш алалар. Өстәвенә, терлекчелек, кошчылык буенча 20 ел буе районда беренчелекне дә бирмиләр. Продукция-ләре үтемле, үз сатып алучысы бар. Мәсәлән, инде ничә ел “Баштрансгаз” белән эшләмәсәләр дә, азык-төлек аларга җибәрелә.
Дөньяда, илдә барган хәл-вакыйгаларны искә алып, авыл хуҗалыгына, җитештерү җәмгыятьләренә ныграк ярдәм күрсәтелер дигән уйда Тимергали Мәгъдән улы. Шуңа да Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнгән, көче ташып торучы Тимергали Тимеркәев алдынгы позиция-дән чигенмәскә, халкым өчен эшләргә, дигән девиз белән яши.


Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.
Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»