23.08.2014 - Җәмгыять

Яшьләр лидер булырга тиеш!

Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарында булды. Тәүдә ул Бәләбәй районында урнашкан “Акчарлак” савыктыру лагеренда “Мин — граждан” форумында катнашучылар белән очрашты. Форум быел бишенче тапкыр уза. Анда 50дән артык яшьләр оешмалары һәм төрле конфессия вәкилләре — 500ләп кеше катнаша. Чарада катнашучылар яшьләр сәясәтен үстерүнең һәм аларның башлангычларына ярдәм күрсәтүнең төп юнәлешләрен, милләтара һәм гражданлык татулыгын ныгыту, республикада федераль яшьләр проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерә, иҗтимагый оешмаларда яшьләр белән нәтиҗәле эшләү тәҗрибәсен уртаклаша. Яшьләр алты мәйданчыкта катнаша: “Яшьләр эшкуарлыгы”, “Җәмгыять контроле”, “Мин — ирекле”, “Мин спортны сайлыйм”, “Арт-квадрат”, “Инфоагым”, “Рухи нигезләр”.

Рөстәм Хәмитов, форумга килгән яшьләрне сәламләп, аларны республикадагы икътисади хәл торышы белән та­ныштырды, үз теләкләрен җиткерде.
— Бүгенге хәлләр гади түгел. Безнең ил икъ­тисадтагы авыр хәлдән чыгу юлларын эзли, — дип сүз башлады Рөстәм Зәки улы. —Дөнья икътисады тотрыклы түгел. 2008-2009 еллардагы кризис артта калган кебек иде, әмма алай түгел икән. Икътисади үсеш башкача күзәтелми. Нигә алай икәне аңлашыла. Меңъеллык башында Русия, Көнчыгыш Европа ирекле базарга керде һәм безнең аркада да дөнья икътисады үсеш алды. Әмма бу потенциал бүгенгә сарыф ителеп беткән, бу безнең үткәндә калган мөмкинлекләр иде. 2008-2009 еллардан соң базар берләшмәсе үзеннән-үзе көч җыяр дип көтелгән иде, әмма бу күзәтелми. Көнбатыш, Көнчыгыш илләре, АКШ кебек, без дә бүген шул ук проблемаларны кичерәбез. Безгә үсешнең яңа төрле моделе кирәк.
Илдәге хәлне һәм аерым икътисадны яхшы якка үзгәртүдә яшьләрнең дә роле мөһим. Республика җитәкчесе чыгыш ахырында аларга өмет баглады:
— Сез — яшь, акыллы һәм креатив. Билгеле, сезгә таянмыйча, без авырлыкларны җиңеп чыга алмаячакбыз. Яшьләрнең активлыгы, динамикасы һәм җиң сызганып эшләве кирәк. Сез — җитәкләп алып барыла торган буын, әмма сез үзегез алып баручы, лидерлар булырга тиешсез, — диде.
Рөстәм Хәмитов чыгышыннан соң форумда катнашучылар республика җитәкчесенә сорауларын юллады.
Арытаба республика җитәкчесе Ярмәкәй районында урак эшләре, юл техникасының яңа төрләре, юл төзелеше белән танышты.
Рөстәм Хәмитов 8 Март авылы янында урнашкан “Башкортстан ашлык компаниясе”нең саклагычларында булды. Әлеге компания — Башкортстан авыл хуҗалыгында иң эре оешмаларның берсе, анда 8,85 мең гектарда бөртекле һәм майлы культуралар үстерәләр.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»