21.08.2014 - Җәмгыять

Фермерлар хөкүмәт ышанычын аклаячак

Республика аграр тармагында хуҗалык итүнең барлык төр категорияләренә дә дәүләт субсидияләре бирелү яхшы нәтиҗәләргә китерә. 2012 елдан башлап республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов инициативасы белән үз эшен башлаучы фермерларга һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады, ягъни җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә грантлар булдырылды. Соңгы ел ярымда гына да, мәсәлән, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме 400 миллион сумнан артып китте.

Шушы көннәрдә башкалабызга төрле районнардан җыелган 65 фермерга тантаналы рәвештә грантлар тапшырылды. Әлеге чарада катнашкан ведомство башлыгы Николай Коваленко чыгышында фермер хуҗалык­ларының соңгы елларда авылларның социаль йөзен яхшыртудагы роле артуын билгеләде.

Программа гамәлгә кергән елдан башлап, республикада фермер хуҗалыклары карамагындагы чәчүлекләр — 29 процентка, сыер маллары саны — 44, сарык һәм кәҗәләр — 75 һәм атлар саны 58 процентка артты.


Быел әлеге программада катнашу өчен үз эшен башлаучы фермерлар тарафыннан 203 заявка бирелеп, шуларның иң яхшысы дип табылган 65ен комиссия сайлап алды. Шул рәвешле, программа кысаларында бүленгән 85 миллион сум республика авылларында өстәмә рәвештә 190 эш урыны булдырырга мөмкинлек тудырачак.
— Сезнең алда зур җаваплылык тора. Грант ул — бүләк тә, отып алган табыш та түгел, ә авыл хуҗалыгын һәм җитештерүне тагын да арттыру өчен бүленгән дәүләт ярдәме. Узган елларда грантка лаек булган фермерлар авылларны төзекләндерүдә, юллар салуда зур ярдәм күрсәтте һәм йөзләрчә кешене туган авылларында эш урыннары белән тәэмин итте. Грант бирүдә күмәк хуҗалыклар булмаган һәм фермер хуҗалыклары оештырылмаган авыл җирлекләренә өстенлек бирелде. Авылның киләчәге, анда яшәүчеләрнең өмете сезнең ты­рышлыкка бәйле, — диде министр Николай Коваленко фермерларга мө­рәҗәгать итеп.

Азыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»