20.08.2014 - Җәмгыять

“Энергетик” яшьләр энергиясенә таяна

Мәгълүм булуынча, Украинадагы хәл-вакыйгалар нәтиҗәсендә Русия икътисади санкцияләр “камавында” калды. Хәзер бөтен ышаныч үзебездә җитештерелгән продукциядә. Шушы уңайдан Иглин авылындагы “Энергетик” заводы игътибарга лаек. Предприятие энергетика тармагы өчен мөһим булган трансформаторлар, башка җиһазлар җитештерә. Таләп ителүче кирәк-ярак ил төбәкләреннән кайтарыла. Биредә өметле яшьләргә үсәргә мөмкинлек тудырылуы да куанычлы күренеш. Заводның яшь стахановчасы белән без дә очраштык.

– Биредә бишенче ел хезмәт салам, – диде заводның җитештерү-техника бүлеге җитәкчесе Сергей Макаров. – Уфа дәүләт авиация техник уни­вер­ситетын тәмамлагач, төрле урыннарда бәхетемне сынадым. Шулай да, күңелем туган якка тартты. “Энергетик” заводында слесарь булып эшли башладым. Җитәкчелек, тырышлыгым­ны күреп, югарыга үрләтте. Бүген җаваплы вазыйфадамын. Завод мең төргә якын продукция җитештерә. Предприятиене мөһим җиһазлар белән тәэмин итү өчен җаваплымын. Билгеле, әзер продукцияне сату да мөһим. Бу мәсьәләне хәл итүдә дә катнашам. Хәзер завод куәте Башкортстан ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә. Республикадагы предприятиеләр, оешма­лар белән эшлекле бәйләнешләр урнаштырдык. Продукция Чиләбе, Самара, Ырынбур өлкәләренә дә озатыла. Таләп ителсә, географияне киңәйтеп, куәтләрне тагын да арттыра алабыз.
“Энергетик” заводы җитәкчесе Рамил Әхтәриев уңган яшьләргә осталыгын күрсәтергә һәм үсәргә мөмкинлек бирә. Заводта җитәкче вазыйфаларда яшьләрнең күп булуы – моның ачык дәлиле. Бу сәясәт үзен аклыймы? “Яшәргән” завод көндәшлек зур булган базарда үз урынын таба алган.


Айдар ЗӘКИЕВ.
Иглин районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»