19.08.2014 - Җәмгыять

Татар яшьләрен берләштергән биш көн

Казанга IV Бөтендөнья татар яшьләр форумына Баш­кортстанның 45 төбәгеннән делегатлар барды. Форум ике елга бер үткәрелә, ә аның тарихы 2004 елга барып тоташа. Быел анда 25 чит илдән һәм Русиянең 60 төбә­ген­нән 600гә якын егет һәм кыз җыелды. Форумның максаты — татар яшьләрен берләштерү, рухи милли байлык­ларыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу. 

Максатларыбызны алга куеп, Казанга юл тоттык. Безне волонтер Йолдыз каршы алды, биш көн буена ул һәрвакыт яныбызда булды. Универсиада авылына барып урнаштык һәм беренче көнне Татарстан башкаласын карап йөрдек.
Форум Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында ачылды. Һәр төбәкнең лидеры татар халкының проблемалары белән таныштырды, аны хәл итү юлларын күрсәтте. Башкортстан татар яшьләре оешмасы лидеры Рәмилә Габдуллина бездә оештырылган чаралар, уңышлар хакында сөйләде. Аңа алдагы елларга да ышаныч белдереп, татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Рәмилә ханымның тырышлыгы белән Башкортстан татар яшьләре җыелды, ул барыбызны бергә туплады. Ике ел инде ул безнең оешманы җитәкләп килә, татар яшьләре өчен җан атып тора.
Форум өч секциягә бүленеп эшләде. Катнашучылар теләгән секциядә үз проектларын тәкъдим итте.
Башкортстан делегациясе җырга-моңга сәләтле булып чыкты: һәр кич гитара белән җырлап, башка делегатларны үзенә җәлеп итте. Илсур Сабитовның моңлы тавышына барысы да гашыйк булды, таң атканчы аны тыңларга әзер идек. Ринат Салихҗанов башкарган җырларны да тыңлап туйгысыз иде.
Форумның җитәкче органнары сайланды. Координацион советка Рәмилә Габдуллина да керде.
Арча районында Сабантуй оештырылды. Татар эстрада артистлары белән бергәләп делегатлар чыгыш ясады, Башкортстан вәкилләре анда да калышмады. Спорт чараларында да актив катнаштылар, уеннарда истәлекле бүләккә лаек булдылар.


Алия САФИУЛЛИНА. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»