29.04.2011 - Җәмгыять

Һәркайсыгызга һәйкәл куярлык

 — Бүген сезне шушы залда күрүемә бик шатмын һәм олы рәхмәтемне күндерәм. Сез — Геройлар, тыныч вакытта производствода, авыл хуҗалыгында, башка өлкәләрдә батырлык күрсәткән фидакарьләр. Арагызда җитәкчеләр дә, гади эшчеләр, колхозчылар да бар, ләкин барыгызны бер нәрсә берләштерә — фәкать сезнең куллар илнең икътисади куәтен үстерде, аны бөтен дөньяга танытты, — диде Рөстәм Зәки улы сәламләү сүзендә. 

Башкортстанда Социалистик Хезмәт Герое дигән мәртәбәле исемгә 244 кеше лаек булган (икесе ике тапкыр), өч дәрәҗә Хезмәт даны ордены 17 эшсөярнең күкрәген бизи. Әле 59 Герой-ветераныбыз исән-сау, шуларның 42се Президент белән очрашуга килгән иде. Бүгенге чара өчен тагын бер мөһим сәбәп бар: республикада тәүге тапкыр “Хезмәт Геройлары” дигән китап дөнья күрде. 

— Бу аларның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән җитди эш булды.  Китап өлкән буынга гына түгел, яшьләр өчен дә бик фәһемле. Аларга хезмәт дәрте, хезмәт чәме җитеп бетми, сезнең тормыш юлыннан, хезмәт биографиясеннән үрнәк алсыннар иде. Телевидение, башка мәгълүмат чараларыннан “сатарга, сатып алырга һәм баерга” дигәнне генә ишетеп үскән буын “төзергә, хезмәт салырга” дигәнне дә аңласын иде. Яшьләрне тәрбияләү юнәлешендә сезнең ярдәмгә дә исәп тотабыз, — дигән ышаныч белдерде Президент. 

Җыелучылар күркәм чәй табыны артында Рөстәм Хәмитов белән җанлы әңгәмә корды, яшьлекләрен искә алды, үзләрен борчыган проблемалар белән уртаклашты, китапны чыгаруда ярдәм күрсәтүчеләргә чиксез рәхмәтләрен әйтте. 

— Әйе, безнең заманда хезмәт — намус, батырлык үлчәме иде, хезмәт тиешле бәһаләнде дә. СССР вакытында Социалистик Хезмәт герое исеменә 22 мең кеше лаек булган, — дип башлады сүзен Гомәр Теләшев. — Кызганычка каршы, хезмәткә мөнәсәбәт үзгәрде, аның дәрәҗәсе төште. Безгә аның данын кире кайтарырга кирәк, моның өчен “хезмәт” сүзе кергән дәүләт бүләге булдыру зарур, дип уйлыйм. Сез, Рөстәм Зәкиевич, Дәүләт Советы әгъзасы буларак, Русия Президентына шушы теләкләрне җиткерсәгез иде. Аннары остазлар мәктәбен, хезмәт ярышларын тергезергә кирәк, дигән фикердәмен. Элек хезмәт алдынгылары турында күп фильм төшерелә иде, бүгенге фидакарьләр белән дә бу эш дәвам ителергә тиеш.   

Дмитрий Михайлов Герой исеменә нефть скважиналары бораулауда күрсәткән аеруча зур казанышлары өчен лаек булган. Былтыр 90 яшен билгеләгән аксакалны бүгенге нефть тармагының хәле борчый. 

— Октябрьский, Нефтекама, Ишембай янында кара алтын яткылыгы табып, бу шәһәрләргә нигез салышкан кеше мин. Ул вакытта эзләнүләр киң җәелдерелде, Яңавыл, Дүртөйле, Бөредә нефть табылды. Хәзер бораулау белән бөтенләй шөгыльләнмиләр, шуңа да нефть чыгару елдан-ел кими, — диде ул. 

Хәйбулла районыннан гомерен укытучылыкка багышлаган Лира Камалованың сүзләре дә дулкынландыргыч булды:

— Без бернинди батырлык эшләмәдек, һәрберебез үз эшен яратып, җиренә җиткереп, вакыт белән исәпләшмичә, хезмәт хакы белән кызыксынмыйча башкарды — шул гына. Безнең өчен рухи байлык, рухи кыйммәтләр өстен йөрде. Мин илле ел мәктәптә эшләп, былтыр гына хаклы ялга киттем. Укучыларымны иң мөһиме — чын кеше булырга, хезмәтне яратырга өйрәттем. Шөкер, йөземә кызыллык китермәделәр, — диде ул һәм республикада спортны үстерергә, аны түләүсез итәргә кирәклегенә басым ясады. 

— Ике ел эчендә һәр районда бассейны да булган физкультура-савыктыру комплекслары төзиячәкбез, — дип җавап бирде аңа Президент. 

Гомерен яшелчә үстерүгә багышлаган Зоя Коршунованы соңгы елларда күп урыннарда авыл хуҗалыгының көрчеккә терәлүе, хезмәт хаклары аз булуы, авылдагы эшсезлек хафаландыра. 

— Уфадан егерме чакрым ераклыкта гына яшибез. Кырык ел элек хуҗалыгыбызда 1200 кеше хезмәт сала иде, бүген 200 кешегә көч-хәл белән эш җиткерәләр. Аларга 2000-2500 сум акча түлиләр. Авыл үлде, бетте,  шуңа йөрәгем әрни. Ат, сыер, дуңгыз үрчетә идек, бүген сөтчелек фермасы көчкә-көчкә генә тын ала. Чәчүлекләрне чүп үләннәре басты. Рөстәм Зәкиевич, мин эшегезне күзәтеп барам, Сезнең белән сокланам, блогыгызга язып, ярдәмегезне дә тоярга өлгердем. Авыл эшчәненең абруен күтәрергә дә ярдәм итегез, — диде ул. 

— Авыл хуҗалыгын аякка бастыру юнәлешендә дә анык планнарыбыз бар. Биш ел эчендә 500 ферманы ремонтлап сафка кертү бурычын куйдык. Фермерларга финанс ярдәме күрсәтәчәкбез. Производствоны да күтәрергә кирәк, бездә заводлар, фабрикалар җитми, шуңа эшсезлек чәчәк ата. 120 мең башкортстанлы бүген Себергә йөреп эшләргә мәҗбүр, бу бик зур сан. Авыл хуҗалыгына хас булган кире күренешләрне: өстәп язуларны гамәлдән чыгару өстендә дә эш бара, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. 

— Сез дөрес юлдан барасыз, яңа планнар төзисез, яшьләрнең киләчәге турында борчыласыз, безне хәстәрлисез, боларның барысы өчен дә зур рәхмәт. Мин 46 ел Белорет металлургия комбинатында эшләдем, яшьлегем, иң яхшы елларым шушы предприятие белән бәйләнгән. Үкенмим, ул еллар бушка үтмәгән. Бүгенге яшьләрнең дә монда утырган һәрберебез кебек “гомеребез бушка түгел, ә республикага, халыкка бик файдалы хезмәт белән үтте”, дип әйтүләрен теләр идем, — диде Гайсар Асылгуҗин. 

Очрашуга килгән һәр кешенең Президентка әйтер сүзләре, сораулары, теләкләре бар иде. Ул аларның һәрберсен дикъкать белән тыңлап, җавап бирде. Әйткәндәй, республика дәрәҗәсендә мондый чараларның әлегә кадәр үткәне булмаган, бу Геройларның югары җитәкчелек белән тәүге очрашуы. Кунаклар киләчәктә аны даими үткәрергә сүз куешып, бергәләп фотога төшеп, күтәренке кәеф белән таралышты.

  Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»