06.08.2014 - Җәмгыять

Русиядә балалар цензурасы кирәкме?

Һәр иҗтимагый корылышта басма материалларга һәрвакыт контроль системасы булган. Әлеге вакытта да дөньяның цивилизацияле илләрендә цензура яшәп килүе беркемгә дә сер түгел. Мәсәлән, Англиядә — 5 төр цензура, Франциядә — 3, Америкада 2 төр цензура Президентның ныклы контроле астында.

Советлар Союзында мондый оешма Главлит — СССР Министрлар Советы каршындагы Нәшри-ятта дәүләт серен саклау буенча баш идарә дип аталды. Бу оешманың барлыгы дәүләт сере иде. Шуның өчен Главлит цензоры таләбе буенча язмадан нәрсәне-дер сызган нәшрият яки гәзит мөхәррире авторга бу хакта әйтә алмады һәм җаваплылыкны үзенә алырга тиеш иде. Әйе, чынлап та, СССРда цензор басма сүз өс-теннән иң югары көчкә ия булды. Совет кешесе хәтта типографиядә визит карточкасына заказ бирү алдыннан урындагы органнар аның текстын хупларга тиеш иде.
Совет законнары әдәби һәм сәяси цензураларны күз уңында тотмады, әмма моңа карамастан, гуманитар фәннең, мәдәниятнең, сәнгатьнең, милләтара һәм дәүлә­тара мөнәсәбәтләрнең, диннең барлык юнәлешләрендә дә каты идеологик контроль булды.
Главлитка чит ил басмалары аша советларга һәм коммунистларга каршы материаллар керү­не тыю; нәшриятта дәүләт, хәрби һәм башка серләр мәсьәлә­ләре буенча министрлыклар, ведомстволар, фәнни-тикшеренү институтлары, югары уку йортлары һәм башка оешмалар эшләрен коор-динацияләү йөкләтелгән иде.
Главлит дәүләт серен саклау максатында илдә ачык басмаларны, шул исәптән сакларга бирелгән материалларны, телевидение һәм радио тапшыруларын, “Яңалык­лар” һәм ТАСС агентлыклары материалларын, киносценарийларны һәм хроникаль, документаль, фәнни-техник фильмнарны, театрларда, циркта, эстрадада башкару өчен билгеләнгән әсәр текстларын, тарихи, крайны өйрәнү, фәнни-техник һәм табигать фән­нәре музейлары, халыкара күргәз­мәләрдә совет бүлеге һәм чит илләрдә үткәрелүче совет күргәз­мәләре экспозицияләренең изопродукциясе материалларын алдан тикшерде.
СССР таралу нәтиҗәсендә Б. Н. Ельцинның махсус указы ни-гезендә Главлит, ягъни цензура юк ителә. Бу форсаттан файдаланып, Американың 1946 елгы Даллес программасы матбугат ярдәмендә безнең илгә каршы үз идеологик диверсиясен башлады. Көнбатышның барлык киңкүләм мәгълүмат чаралары да, беренче чиратта телевидение, “цивилизация” фильмнары, бүген дә Русия яшьләрен, тәү чиратта, балаларны, идеалларсыз, әхлаксыз, Ватанга карата битараф итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән. Кызганычка каршы, цензура юк ителгәч, Русиянең барлык киңкүләм мәгълү­мат чаралары да, законга колак салмый башлады, ирек икенче яктан җаваплылык таләп иткәнен онытты. Шул елларда Русиядә киңкүләм мәгълү-мат чараларына карата глобаль-ләштерү шартларында үзгәртеп кору һәм Русия җәмгыятен демократлаштыру чорында журналистлар җаваплылы­гы турында күп закон, актлар кабул ителде. Сүз Совет цензурасын кире кайтару турында бармады, ә закон төгәл үтәлүе таләп ителде һәм нигилизмга каршы эшне ныгытырга кирәк иде. Үз вакытында Цицерон болай дигән: “Әгәр дә ирекле булырга телибез икән, законнар колы булырга тиешбез”.
“Нинди традицион кыйммәтләр булырга мөмкин?” — дип каһкаһә белән әйтте күптән түгел интеллектуаль телевизион программа кунагы.
Ышанырлык түгел! Әгәр дә бу сүзләрне “акча явызлыкны җиңә” принцибы белән яшәүче журналист кисәге әйтсә, ис китмәс иде, әмма аларны укымышлы әфәнде, танылган, хөрмәт ителгән иҗтимагый агентлык башлыгы әйтте.
Кайбер аеруча “алга киткән” фикер ияләре Ватанга, мәдәнияткә карата хисләрне тоталитаризмның каһәр суккан табы дип игълан итәргә коточкыч ант биргән дияр-сең. Безнең телевидение көч куллануны хуплый. Балалар экраннардан дистәләгән мең көч куллану сәхнәсе күрә. 14 яшьтән телевизорны тәүлегенә 3 сәгатьтән артык караучы яшьләрнең 45 проценты көч куллануга әвәс, ә 20 проценты җәмгыять өчен куркыныч һәм җинаять ясый ала. Тәүлегенә бер сәгать булса да телевизор караучы балалар әйләнә-тирәгә карата биш тапкырга явызрак һәм агрессив була.
Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, балалар телевизорда һәр 15 минут саен явызлык, көч куллану, оятсыз рәсемнәр күрә. Уртача Русия үсмере көн дә мондый унлап “тере картина” күзәтә. Мондый идеологик миңгерәткеч безнең барлык телеканаллар өчен дә хас. Сорау алынган мәктәп укучылары­ның 30 проценты гына телекыргыйлык аларны куркытканлыгын әйтте. Калган балалар бу хакта уйланмый да. Тугыз респондент­ның икесе корбанны кызганмый. Уннан бере махсус рәвештә көч куллану сәхнәләре булган телетапшырулар сайлый. Әгәр дә сезгә караңгы почмакта бер көтү аяусыз үсмер ташланса, белегез — бу аларның телевидение карау нәти­җәсе.

 

Ахыры ПДФ-версияда 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»