24.07.2014 - Җәмгыять

Ашыгыч ярдәм үзе ярдәмгә мохтаҗ

Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм республиканың Контроль-исәп палатасына Уфа шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерергә кушты. Бюджеттан бүленгән акчаларның максатлы файдаланылуы, гади хезмәткәрләр белән предприятие җитәкчелеге арасында хезмәт хакы түләү фондын дөрес бүлүнең нигезле, законлы һәм гадел булуы тикшерүчеләрнең аерым игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре халыкка игълан ителәчәк.

Күптән түгел “Действие” тармак профсоюзы исеменнән киңкүләм мәгълүмат чараларында башкалада ашыгыч ярдәмнең коточкыч хәле, квалификацияле кадрларның күпләп эштән китүе турында хәбәр чыкты. Пресс-релизга ярашлы, Уфа шәһәренең ашыгыч ярдәм станцияләре җитәкчелеге эшнең киеренкелеге өчен түләүләрне һәм төнге кизү өчен өстәмә түләүне ике тапкыр киметкән.
22 июльдә профсоюз лидерлары матбугат конференциясе үткәрде. Анда власть органнарыннан килештерү комиссиясе төзү таләп ителде һәм протест акциясе оештыру ихтималлыгы әйтелде. Медиклар эштән һәм тузган машиналарда чыгудан баш тартырга планлаштыра. “Автопаркның тузуы кискен чиккә җитте”, — ди алар.
Забастовкадан тыш, Уфаның ашы­гыч ярдәм станцияләре хезмәт­кәрләре федераль органнарга авыр хәл һәм Уфада ашыгыч ярдәм күрсәтү сис­темасының җимерелүе турында шикаять җибәрергә җыена.
* * *
Кичә Башкортстан Хөкүмәтендә эшче төркем үз утырышында Уфа шәһәре ашыгыч ярдәм станцияләре эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерде.
— Күптән түгел республика җитәк­чесе Рөстәм Хәмитов профильле һәм тикшерү органнарына Уфа ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген җентекле тикшерергә кушкан иде, — дип искә төшерде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова.
Хәлне беренчел анализлау берничә хилафлык ачыклады. Мәсәлән, 1,9 миллион сум бюджет акчасы максатсыз, Мотлак медицина страховкалавы фон­дының 3,6 миллион сум акчасы нәти­җәсез файдаланылган. Гади хезмәт­кәрләр белән предприятие җитәкчеләре арасында хезмәт хакын гадел бүлү мәсьәләсе дә сораулар тудырды. Шулай ук, коммуналь, матди-техник чыгымнарны тикшерергә һәм оптималь эш режимы тәкъдим итәргә кушылды. Тикшерү нәтиҗәләре киңкүләм мәгъ­лүмат чараларында бастырылачак.

Шамил Вәлиев


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»