28.04.2011 - Җәмгыять

Дәрьяларны горур кичегез!

Башкортстан елга пароходчылыгы Уфа елга портында быелгы навигацияне ачты, елгаларда йөк ташучы һәм пассажирлар йөртүче суднолар әзерлек сызыгына тезелде.

Гүзәл Агыйдел елгасы менә инде 153 ел транспорт юлы вазыйфасын башкара. Узган ел шушы чорда иң җаваплыларның берсе булгандыр, чөнки гадәттән тыш коры килгән җәй елгаларны саектырды, кайбер суднолар юлга чыга алмады. Шулай да республика пароходчылары елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлады.

Аларның эшчәнлеге ел фасылларына бәйләнгән. Җәйге айларда 100 көн тирәсе — пассажирлар, 5-6 айга якын йөк ташу сезоны. Елгаларда су туңгач, ремонт эшләре башлана. Быел исә йөк ташучы судноларның бер өлеше навигация иртәрәк башланган Түбән Новгород портында кыш чыкты. Алар билгеләнгән маршрут буйлап графиктан иртәрәк кузгалды.

“Башкортстан елга пароходчылыгы” предприятиесе җитәкчесе Равил Нәфыйков сүзләренә караганда, быел навигация чикләре киңәйгән, яңа маршрутлар барлыкка килгән, чөнки предприятие республикада киң җәелдереләчәк социаль туризм программасына кушыла. Аның менеджерлары олы яшьтәгеләр өчен бер тәүлеклек һәм берничә сәгатьлек ял маршрутлары тәкъдим итә. Әйткәндәй, пароходчылыкның 9 судносы читтә шундый ук маршрутларда Башкортстан флагы астында йөри, чөнки предприятие Русиянең Судночылык компанияләре ассоциациясенә кергән.

— Пароходчылыкның барлык подразделениеләренә дә бүген эш җитәрлек, — ди республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров. — Быел да аларның  эшчәнлеген тулысынча тәэмин итү һәм үстерү өчен шартлар бар.

Быелгы навигация чорында 150 мең пассажирны хезмәтләндерү, 920 мең тонна төрле йөк ташу планлаштырыла. Уфа елга портында берничә йөк терминалы бар, андагы складларга автомобиль һәм тимер юллары илтә.  Болар барысы да елгачыларга табышлы эшләргә мөмкинлек бирәчәк дип көтелә. Ә иң мөһиме —  кышкы чорда барлык суднолар да  ремонтланды, әзерлек сызыгына куелды. Димәк, пароходлар Башкортстан әләмен һәр тарафта горур йөртәчәк дигән тулы ышаныч бар.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»