28.06.2014 - Җәмгыять

Картлык шатлык кына китерсен!

Нефтекамада Башкортстан һәм Свердловск өлкәсе ветераннар оешмаларының күчмә семинары үтте. Ике төбәкнең ветераннары белән очрашуда республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтов,  шулай ук Краснокама, Яңавыл районнары вәкилләре, ветераннар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.

— Бүгенге көндә республикада  82017 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуның 6016сы — инвалид һәм сугышта катнашучы, 193е — “Блокададагы Ленинградта яшәүче” билгесенә лаек булган кеше, 52 меңе — тыл хезмәткәре, 23 меңе — сугыш ветераннарының тол хатыннары. Әлеге категорияне социаль яклау — республика Хөкүмәтенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе, — диде Ленара Хәким кызы. —  Әйтик, соңгы өч елда гына 5481 ветеран торак белән тәэмин ителде, узган елда 1740 кеше. Безнең министрлык шәһәр һәм район хакимиятләре белән берлектә торак алган ветераннарның яшәү шартларын тикшерүләр үткәргән вакытта 1600 ветеранның, элеккечә, иске торакларында яшәве, ә аларга бирелгән йортларда туганнары хуҗа булуы ачыкланды. Бүгенге көндә 863 ветеран үз­лә­ренә тиешле йортларга күче­релгән.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»