27.04.2011 - Җәмгыять

Лидер булырга телисеңме? “Дуслык”ка рәхим ит!

Айгөл Мостаева яшь лидерлар белән.“Лидер” инглиз телендә “беренче”, “алда баручы” дигәнне аңлата. Бу сүз  соңгы елларда безнең лексикага да үтеп керде. Моның сәбәбе нидән гыйбарәт? Заман сулышын тоеп яшәүче һәр предприятиедә, фирмада лидерлык сәләтен күрсәтүчеләр югары вазыйфаларга тизрәк үрли. Ни өчен, дисезме? Чөнки башкалар да эш вакытында кул кушырып утырмаганда, үз вазыйфаңа иҗади, җаваплы караганда гына югары уңышка ирешеп булуын яхшы аңлый. Нәтиҗәдә, фирмада лидерлар үзара ярыша, эш сыйфаты яхшыра, керем арта... Димәк, лидерларны мәктәп партасыннан тәрбияләргә кирәк. Бу максатка ничек ирешергә? Нинди хаталарга юл куймаска? Уфа шәһәре Октябрь районының “Дуслык” үсмерләр клубында бу хакта яхшы беләләр.

— Глобальләшү заманында максатыңа тиз арада ирешмәсәң, ярык тагарак алдында каласың, — дип башлады сүзен клуб җитәкчесе Айгөл Мостаева. — Бүген синең башыңа килгән уйны иртәгә үк берәрсе тормышка ашырырга мөмкин. Эшкә урнашканда синнән үткеррәк, сәләтлерәк көндәшләр табылуы ихтимал. Нәрсә эшләргә? Көндәшлектән курыкмаска кирәк. Без клубта “Оештыручылар мәктәбе” ачып, мондый сынауларга әзер яшьләрне тәрбияли башладык. Яшь лидерларның беренче уңышлары да бар. Клубта шөгыльләнүче Анна Горбачева — Уфа шәһәренең өлкән сыйныфлар советы рәисе. “XXI гасыр лидеры” район конкурсында җиңеп, республика бәйгесенә әзерләнә ул. Александра Александрова белән Никита Семенов 2010 елда җәйге ял лагерьларында тәҗрибә туплады. Мондый мисалларны байтак китерә алам. Кемнәр лидер була ала? Бу сорауга төгәл җавап юк. Билгеле, кемдер тумыштан үткер. Ләкин бер баланы да “Син җебегән!” дип, кире бормыйбыз. Киресенчә, теләге булганнарга канат куеп, күңелен үстерәбез. Нәтиҗәдә, үз көченә ышанучы яшьләр арта. Билгеле, мондый яшьләр беркайчан да наркомания, алкоголизм һәм башка заман афәтләре “тырнагына” эләкми. Алар үз алдына югары максат куеп, шуңа омтыла һәм теләгенә ирешә. Димәк, яшь лидерлар тәрбияләү җәмгыять өчен дә отышлы.

Лидер ничек яши икән? Анна Горбачева үзенең көндәлек тормышы турында сөйләде:

— “Дуслык”та өченче ел шөгыльләнәм. Бирегә килгәнче үз фикеремне әйтергә дә ояла идем. Өч ел эчендә шәхес буларак формалаштым. “Оештыручылар мәктәбе”нә йөреп шәһәр, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашам, “Буын” мәктәп гәзитен чыгарам, биредә “Идиллия” бал һәм эстрада биюләре студиясендә шөгыльләнәм. Минем тормыш йөгереп, сикергәләп кенә үтә, дип фикер йөртүчеләр ялгыша. Яхшы билгеләренә укыйм. Шул ук вакытта Башкортстан дәүләт университетына йөреп, инглиз телен үзләштерәм. Кыскасы, өйгә кайткач телевизор карарга, компьютер артында утырырга вакытым калмый. Мондый актив тормыш алып баруымнан үзем дә, әти-әнием дә канәгать, — диде ул.

Әйткәндәй, яшьләр “Дуслык”та Цигун (Кытай мәдәнияте һәм философиясенең бер юнәлеше), брейк-данс һәм бал-эстрада бию, каратэ түгәрәгендә дә теләп шөгыльләнә. Укучылар болар белән генә чикләнми икән.

— Мохтаҗларга ярдәм итүчеләр беркайчан да тайгак юлга басмый, тормышның кадерен белә. Без бу юнәлешкә дә игътибар бүләбез. Реабилитация үзәкләрендә, картлар, инвалидлар йортында хәйрия концертлары белән чыгыш ясыйбыз. Шәһәрне җыештыруда, экология акцияләрендә, төрле чаралар үткәргәндә актив катнашабыз. Хезмәтнең дә яхшы тәрбия чарасы икәнен онытмыйбыз, — диде Айгөл Мостаева.

Кайсы яклап карасаң да, “Дуслык” үсмерләр клубының әһәмияте зур. Иң мөһиме, 168 укучы урам тормышыннан саклап калынган. Хәзерге заманда бу күрсәткечне зур уңышка, зур җиңүгә тиңләргә мөмкин.

Зәки МИДХӘТОВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»