27.04.2011 - Җәмгыять

Бүгенгене иртәгәгә калдырма

Бүген чакмагышлылар нинди мәшәкатьләр, уй-планнар белән яши? Социаль өлкәдә нинди яңалыклар бар? Бүгенге әңгәмәдәшебез — район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Крюков белән очрашуда сүз шулар хакында барды.

— Геннадий Фотеевич, икътисади күрсәткечләр буенча республикада иң көчле төбәкләрнең берсе — Чакмагыш районында социаль-мәдәни өлкәдә  нинди проблемалар өстенлек итә?

— Тәүдә икътисади күрсәткечләр төшенчәсенә бәйле берничә сүз. Беренчедән, социаль максатка хезмәт итмәгән икътисад тотрыклы була алмый. Икенчедән, район хакимиятенең бөтен эшчәнлеге, заман үзгәрешләреннән чыгып, икътисади мөмкинлекләрне киңәйтүгә юнәлтелгән. Димәк, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү беренчел бурыч булды һәм булачак.

Гомумән, урындагы үзидарә органнары социаль көнкүрешкә, мәдәният мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Авылларны төзекләндерү, инфраструктураны яңарту юнәлешендә ярыйсы ук уңышларыбыз бар. Шулай ук мәдәниятне үстерү, халык гореф-гадәтләрен, йолаларыбызны саклау җөмләсеннән максатлы планнарны тормышка ашырабыз. Бу уңайдан соңгы елларда гына файдалануга тапшырылган мәһабәт район мәдәният сараен, аның янәшәсендәге үзенчәлекле архитектуралы мәчетне, башка авыллардагы аллаһ йортларын атау да җитә. Шулай ук илебез азатлыгын саклап башларын салган яугирләр истәлекләрен мәңгеләштерү эше дә дәвам итә. Чөнки бу төр эшчәнлек обелиск яисә дан музейларын яңарту белән генә чикләнми. Иң мөһиме — үсеп килүче буында ата-бабалар батырлыгына ихтирам тәрбияләсәк кенә иртәгәгә өмет белән карый алабыз.

— Әйткәндәй, Геннадий Фотеевич, чакмагышлыларның җыр-моңга гашыйклыгы республикада үткәрелгән төрле конкурс-фестивальләрдә ачык күренә. Алар һәрчак җиңүчеләр рәтендә. Шулар хакында сөйләп үтегез әле.

— Районыбызның мәдәният дөньясы кызыклы да, мавыктыргыч та, дияр идем. Мәдәният йортларының җидесендә байтак еллардан бирле бию ансамбльләре уңышлы эшләп килә. Узган елда алар “халык” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Былтыр Аблай авыл мәдәният йортының “Язгы сандугачлар” хатын-кызлар вокаль ансамбле “халык” исемен алды. Шулай ук Имәнлекул авыл мәдәният йортының балалар театр коллективына бирелгән “үрнәкле” дигән исем дә аларның зур осталыкка ия булулары хакында сөйли.

Соңгы елларда фольклорны тергезү, өйрәнү һәм үстерү, милли традицияләрне саклауга игътибар артты.

Республика конкурслары һәм фестивальләрендә уңышлы чыгыш ясаган коллективларыбызның тагын берсе — район мәдәният сараеның “Асылъяр” халык бию ансамбле. Күптән түгел алар Башкортстан Республикасының Ык төбәге халыкларының төбәкара фестивалендә лауреат булды.

— Мәдәният учакларының матди базасы турында ни әйтерсез?

— Мәдәният йортлары, авыл клублары тиешле дәрәҗәдә тотыла, кирәк булса, ремонт, төзекләндерү эшләре башкарыла. Каран авылында яңа клуб төзелде. Ел саен уен кораллары һәм костюмнар сатып алуга акча бүленә. Узган елда, мәсәлән, 1 миллион сумлык җиһазлар сатып алдык. Яңа Балтач, Аблай, Иске Калмаш авыл мәдәният йортларына, Көсәкәй авыл клубына капиталь ремонт үткәрелде.

Халыкка китапханә хезмәтләндерүе турында берничә сүз. Бу эш заман таләпләреннән чыгып елдан-ел камилләштерелә. Хәзер инде алар гади китап саклау урыннары түгел, модельле китапханәләргә әверелә.

— Район халкын социаль хезмәтләндерү һәм сәламәтлеген саклау буенча ниләр эшләнә?

— Узган елда дәвалау-профилактика учреждениеләре халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен матди база елдан-ел ныгый бара. Урындагы бюджеттан биналарны капиталь ремонтлау өчен 987 мең сум бүленде, 1 миллион 300 мең сумлык агымдагы ремонт эшләре башкарылды һ. б.

— Дәвалау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү ничек тора?

— Дөресен әйтергә кирәк, бу мәсьәлә тулысынча хәл ителмәде әле. Район буенча табиблар белән комплектлау — 81, урта звено медицина персоналы белән 96 процент тәшкил итә. Кадрларны эзлибез, егет һәм кызларны укытырга җибәрәбез, үзебезгә эшкә кайтару өчен тырышабыз. Аларга шартлар тудырабыз. Эшебезнең нәтиҗәсе бар. Алты яшь табиб районга кайтып дәваханәләрдә эшли башлады.

Район үзәк дәваханәсеннән тыш авылларда 49 фельдшер-акушерлык пункты бар. Аларның һәркайсында тиешле шартлар тудырылган. Районда туберкулез белән көрәшү, ФАПларның матди-техник базасын ныгыту буенча район программалары уңышлы гамәлгә ашырыла.

Дәвалау учреждениеләреннән тыш, районда тагын ике социаль учреждение бар.

— Мәгариф системасына бәйле бәхәсләр тынып тормый. Чакмагыш бу уңайдан үзе бер утрау булып кала алмыйдыр...

— Әлбәттә. Ләкин без бәхәстән бигрәк социаль сәясәткә, мәгариф системасына идарә итүгә җитди эш юнәлеше итеп карыйбыз. Сер түгел, үткән гасыр азакларында мәктәпләрдә тәрбия бирүгә игътибар кискен кимеде. Дәрестә алынган билге төп максат итеп куелды. Хәзер бу хаталарны төзәтәбез. Шуңа күрә төпле белем бирү белән беррәттән, баланы яхшы кеше, халыкчан итеп әйтсәк, иманлы итеп тәрбияләү бүген мәктәпнең төп бурычы итеп куела. Моңа өстәп баланың сәламәтлеген саклау һәм ныгыту да игътибар үзәгендә торырга тиеш. Шушы төп өч принциптан чыгып эш итәбез.

Әлеге вакытта районда 28 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшләп килә. Шулай да балалар бакчаларына чиратны сизелерлек киметә алмадык әле.

2006-2010 елларда “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты чиклә-рендә Русиянең иң яхшы укытучылары арасында барган конкурста районның 18 педагогы җиңүче дип табылды һәм грантларга лаек булды. Уку йортлары компьютерлар белән җиһазландырылды һәм интернетка тоташтырылды.

— Чакмагышлылар физкультура һәм спорт белән дус. Алар зур ярышларда катнаша, җиңү яулый. Спортка да бераз тукталып китик әле.

— Бездә күмәк спортны үстерүгә элек-электән зур игътибар бирелә, бу өлкәдә менә дигән шартлар булдырыла, яхшы әзерлекле кадрларыбыз — физкультура укытучылары, тренерлар бар. Хоккей, көрәш, гер күтәрү, велоспорт буена спортчыларыбыз республика, хәтта Русия күләмендә чыгыш ясый. Мәсәлән, агымдагы елның гыйнвар-март айларында “Строитель” хоккей командасы (өлкән төркем) авыл районнары арасында үткәрелгән Башкортстан беренчелегендә катнашып, икенче урынны алды. Гыйнвар аенда Башкортстанда XVIII авыл спорт уеннары үткән иде. Монда да безнең хоккейчыларыбыз сынатмады.

Соңгы елларда файдалануга тапшырылган “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы, Калмашбаш урта мәктәбендә һәм Рапат мәдәният йортында спортзаллар, Чакмагыш беренче урта мәктәбе янында пластик хоккей тартмасы төзелде, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе өчен ике катлы бинага евроремонт үткәрелде.

— Районда социаль ярдәм күрсәтү эшчәнлеге белән дә таныштырып китсәгез иде.

— Муниципаль район хакимиятенең социаль сәясәтендә әлеге мәсьәлә өстенлекле исәпләнә. Бу өлкәдәге проблемаларны нәтиҗәлерәк хәл итү максатында районда халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәге эшли. 38 авылда 41 социаль-хезмәткәр 374 өлкән яшьтәге кешене хезмәтләндерә. Шушы коры саннар артында өлкән яшьтәгеләр язмышы, бүгенге тормышы нинди икәнлекне яхшы аңлыйбыз.

Республика бюджетыннан адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча бүленә. 2010 елда 65 кешегә 138 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде.

— Геннадий Фотеевич, район хакимиятендә гражданнарның сорау-үтенечләрен өйрәнү, гражданнарны кабул итү ничек оештырыла?

— Урындагы хакимият органы (дәүләт власте) белән халыкның тыгыз бәйләнешен ныгытуга, социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итүгә булышлык итүче мөһим чараларның  берсе, әлбәттә, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җитди игътибар бирү. Чыннан да шулай бит: яшәешебездә килеп туган мәсьәләләрне вакытында анализлап, кайберләрен алдан күреп хәл итә бармасаң, тора-бара ул җитди проблемага әверелә. Моңа юл куймас өчен район хакимияте тормыш-көнкүреш проблемалары, хәл ителәсе мәсьәләләр турында кешеләр белән күзгә-күз карап, ачыктан-ачык сөйләшүне беренче планга куйды. Бу мөһим эштә хакимият аппараты хезмәткәрләре генә түгел, ә райондагы барлык ведомство, оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләр җәлеп ителә.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәр сишәмбедә гражданнарны кабул итә. Узган елда 364 кешене кабул итте. Хакимият башлыгы исеменә былтыр 1342 (шул исәптән 16 коллектив мөрәҗәгать) гариза керде.

Гражданнарның хакимияткә мөрәҗәгатен, алардан гаризалар керүен көтеп кенә торабыз икән, дигән фикер калмасын берүк. Үзебез дә алар янына барабыз, авыл халкының тормыш-көнкүреше белән якыннан кызыксынабыз, кирәк булса, ярдәм итәбез.

Әйткәндәй, проблемаларның үзвакытында хәл ителеп барылуы халыкның власть органнарына, муниципалитетларга мөрәҗәгать итүләренең елдан-ел кимүенә китерә. Мөрәҗәгать итүләр динамикасы күрсәткәнчә, соңгы елларда күпчелек сораулар белешмә характерында була бара. Законнардагы үзгәрешләр, аларга аңлатма бирүне, ачыклауны сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәя. Без хәзер нәкъ менә шушы юнәлештә эш алып барабыз.

Рәшит ВАХИТОВ әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»