27.04.2011 - Җәмгыять

Дуслык бәйрәменә әверелде

“Студент язы” фестиваленең төбәк этабы Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама филиалында быел да зур оешканлык, әзерлек һәм киң колач белән үтте. Ай дәвамында уку йорты студентлары җыр-биюгә маһирлыкта, композицияне эчтәлекле, зәвыклы итеп оештыру осталыгында, тапкырлыкта көч сынашты. Абруйлы жюри иң уңышлы һәм талантлы дип табылган чыгышларны төбәк этабының гала-концертында катнашу өчен сайлап алды. Ул 18 апрельдә Нефтекама дәүләт филармониясендә үтте. Чарада Башкортстан дәүләт университеты ректоры Әхәт Мостафин, уку йортының Нефтекама филиалы директоры Октябрь Вәлитов, башка җаваплы җитәкчеләр һәм дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Быелгы фестиваль республикада игълан ителгән Милләтара татулыкны ныгыту елы һәм Русиядә Космонавтика елы кысаларында үтә. Шуңа күрә дә халыклар дуслыгы, милләтара һәм конфессияара татулык, бердәмлек тематикасы фестиваль эчтәлегендә үзәк урынны алып тора. Нефтекама филиалында фестивальнең “Дуслык белән бер-дәм без!” дигән девиз астында үтүе дә гаять тирән символик мәгънәгә ия. Моны чыгышында философия фәннәре докторы, профессор Октябрь Вәлитов та сызык өстенә алды.

— Русиянең киләчәге турыдан-туры рухи дөньябызның ничек үсүенә, югары кешелек кыйммәтләренең, гореф-гадәтләребезнең, милли-мәдәни күптөрлелекнең саклануына һәм тернәкләнүенә бәйләнгән. Кызганычка каршы, 90нчы еллардан башлап дәүләт дәрәҗәсендә бу өлкәгә игътибар кимеде, еллар дәвамында тупланган күпме казанышларыбызны югалттык. Һәм шуңа да бүген яшь буынны югары кешелек кыйммәтләрендә, толерантлык, ватанпәрвәрлек принципларында, исемнәре илебез тарихында алтын хәрефләр белән язылган батыр якташларыбыз үрнәгендә тәрбияләү көн таләбе булып тора. Бүгенге чара да, тәү чиратта, шушы максатка юнәлтелгән, — диде Октябрь Вәлитов.

Әхәт Мостафин фестивальдә катнашучыларны ихлас сәламләп, Нефтекама филиалында студентлар арасында алып барылган рухи-мәдәни эшчәнлеккә югары бәя бирде.

— Халыклар дуслыгы илнең нәтиҗәле үсеше өчен иң мөһим шарт булып тора. Һәм сезнең коллективта бу мәсьәләгә чыннан да тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелә, гаять колачлы эш алып барыла. Гомумән, Нефтекама филиалы бүген барлык өлкәләрдә дә Башкортстан дәүләт университетының иң нәтиҗәле үсешүче берәмлекләренең берсе. Бу җәһәттән Октябрь Вәлитов җитәкчелегендәге коллективның эшчәнлеге зур хуплауга лаек. Киләчәктә дә заман белән бергә атлап, шушы югарылыкта калыгыз, — диде Әхәт Мостафин.

Әйе, төпле белем бирү һәм күпкырлы үсешкән, рухи дөньясы бай шәхес тәрбияләү өчен уку йортында бөтен шартлар тудырылган. Гомумән, бер кошның ике канатыдай, белем һәм рухи байлыкны бер-берсеннән аерып карап та булмыйдыр. Белемсез кеше рухи яктан бай булалмаган кебек, белеме булып та рухи ярлыдан җәмгыятькә ни файда? Шушы хакыйкатьтән чыгып эш итүче уку йорты коллективында ике канат та тигез үсешә. Әйтик, белем бирү өлкәсен алсак, соңгы чорда гына Нефтекама филиалы студентлары республика, Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге дистәләгән мәртәбәле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләргә ирешкән. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә икътисад факультетының җиде кешедән торган командасы Х халыкара ачык студент конкурсында беренче урынны яулаган. Кировта үткән “Икътисад, менеджмент, коммерция эшчәнлеге” буенча төбәкара студентлар олимпиадасында икътисадчылар командасы өченче урынга чыккан. Студентларга аларның остазлары да яхшы үрнәк күрсәтә. Башкортстан Республикасы яшь галимнәренең иң яхшы гыйльми хезмәтенә конкурста “Гуманитар фәннәр” секциясендә уку йортының икътисад-математика факультеты деканы, икътисад фәннәре докторы, профессор Азат Янгиров беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Саный китсәң, уку йорты эшчәнлегендә мондый мисаллар бик күп һәм бу үзе үк  укыту процессының филиалда никадәр югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы турында сөйли. Бу җәһәттән директорның укыту эшләре буенча урынбасары Илсөяр Сәләхетдинова чын мәгънәсендә уку йортында белем сыйфаты сагында тора дияргә кирәк. Ун ел эчендә Нефтекама филиалының белем бирү һәм фән өлкәсендәге казанышлары республика чиген үтеп, ил, дөнья күләмендә танылу алган, уку йорты тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелгән икән, шушы үзе үк аның эшчәнлегенең ачыктан-ачык күрсәткече булып тора.

Елена Долженкова җитәкчелегендә студентлар арасында алып барылучы социаль-тәрбия һәм рухи-мәдәни эшчәнлеккә дә сүз тидерерлек түгел. Гала-концертта билгеләнүенчә, бүген филиалда белем алучы 3 мең студентның 500е төрле сәнгать түгәрәкләренә йөри. Гомумән, студентларның иҗади сәләтен үстерү юнәлешендә 20ләп студия, секция һәм коллектив эшли. Алар арасында “Прикамье”, “Глория” һәм “Маков цвет” “халык ансамбле” исемен йөртә. “Дуслар”, “Мираж” ансамбльләренең һәм “Инфинити” фитнес  төркеменең даны да киң таралган. Төрле дәрәҗәле конкурс-бәйгеләрдә даими рәвештә җиңүче урыннарны яулаучы әлеге коллективларны бүген инде республикадан читтә дә яхшы беләләр. Әйткәндәй, “Студент язы-2011” фестиваленең гала-концертында да әлеге коллективларның чыгышлары үзәк урынны алды. “Богема” эстрада биюләре ансамбленең “Минем Башкортстаным” композициясе белән ачылган концерт программасын арытаба “Прикамье” коллективының төрле милләт халыклары арасында татулык, кардәшлек мөнәсәбәтләрен данлаучы “Без дуслык белән бердәм” сюитасы дәвам итте. Гомумән, фестиваль үзе дә чын мәгънәсендә халыклар, милләтләр дуслыгы бәйрәменә әверелде. “Маков цвет” ансамбле казак җырын башкарса, “Дуслар” ансамбленең “Ике йөрәк”, “Думбыра”, “Чаптар атлар” чыгышларында башкорт халкының тарихы, бай рухи дөньясы, “Ватаным минем” әдәби композициясендә урыс һәм башкорт халыкларының гасырлардан килгән дуслык, кардәшлек традицияләре бар тулылыгында чагылыш тапты. Арытаба килеп сәхнә түрен удмурт, украин, урыс, башка халыкларның көй-моңнары биләде. Чит илләр сәнгате үрнәкләре дә игътибардан читтә калмады. Әйтик, “Глория” халык эстрада җыры ансамбле Рене Дюпере репертуарыннан “Аллегрия” җырын башкарды. Нефтекама филармониясе сәхнәсе бу көнне Русиянең, Башкортстанның милләтләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген чагылдыручы салават күперен хәтерләтте. Һәр милләт анда аңа гына хас үзенчәлеге, асылы, күңел байлыгы белән кабатланмас бер нур, бер төс булып балкыды. Иң мөһиме — шушы төсләр бергә булганда гына офыкларны бәйләп торучы салават күперен хасыйл итә дигән фикерне оештыручылар фестивальдә катнашучылар күңеленә ныклы сала алды.

Ниһаять, фестивальнең иң тантаналы мизгелләре якынлашты. Жюри бәйге нәтиҗәләрен игълан итте. Өченче дәрәҗә диплом белән математиклар билгеләнде. “Тарих”, “Финанс һәм кредит” белгечлекләре икенче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Филологлар исә беренче урынны алды. Ә инде Гран-при бүләгенә юридик факультет лаек булды. Дипломнардан тыш җиңүче факультетлар шулай ук 75 һәм 50 мең сумга сертификатлар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләр тиздән Уфада узачак “Студент язы-2011” фестиваленең республика бәйгесендә чыгыш ясаячак. Яңадан-яңа уңышлар юлдаш булуын һәм толерантлык, дуслык-туганлык принципларына тормыш дәвамында тугры калуларын телик аларга!

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.

Нефтекама шәһәре.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»