27.04.2011 - Җәмгыять

ЮНЕСКО — дөньяны үзгәртү мөмкинлеге

Бәләбәйдәге башкорт гимназия-интернатында Башкортстан Хөкүмәте белән ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлек турындагы коммюнике-килешү һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитетының чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың көнбатыш төбәгендәге ЮНЕСКО мәгариф учреждениеләре һәм клублары җитәкчеләре киңәшмәсе үтте.

Бирегә Октябрьский, Туймазы, Дәүләкән шәһәрләреннән, Әлшәй, Бакалы, Бишбүләк, Бүздәк, Ярмәкәй, Шаран районнарыннан уңышлы эшләүче ЮНЕСКО клублары вәкилләре килгән иде. Киңәшмәдә ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитетының башкарма директоры Өлфәт Йомагуҗин, комитетның җаваплы секретаре Венера Фәрганова, баш белгеч Людмила Богуславская, Мәгариф министрлыгының уку-укыту әсбапларын нәшер итү секторы мөдире Закир Ишемгулов, М. Акмулла исемендәге БДПУның ЮНЕСКО ресурслар фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе Ләйлә Мөнирова, Русиянең немец теле укытучылары ассоциациясе координаторы Луиза Гомәрова, Башкортстанның немец теле укытучылары ассоциациясе президенты, немец филологиясе кафедрасы доценты Флүзә Исламова, Уфа шәһәре 93нче гимназиясенең немец теле укытучысы Галина Сухарева, Дрезден техник университеты преподавателе Верена Барт, Русиянең DААD хезмәте вәкиле Кристиан Хаас, Һалле университеты студенты Юлия Трегер катнашты.

— Милләтара татулыкны ныгыту елында ЮНЕСКО идеяләрен гамәлгә ашыру — заман таләбе, — дип билгеләде Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Дилбәр Фәтхетдинова.

— Бәләбәйгә зур дулкынлану белән киләм, биредә һәрвакыт мәдәниятләр төрлелеген күрергә мөмкин. Халыклар дуслыгы сездә ачык чагыла, — дип белдерде Өлфәт Йомагуҗин.

Бәләбәйдәге 1нче гимназиянең “Дуслык һәм тынычлык” ЮНЕСКО клубы 60ка якын укучыны берләштерә. “Җирдә һәрвакыт дуслык һәм тынычлык хакимлек итсен” дигән девиз белән эшләүче клуб әгъзалары кунакларны татар, башкорт, урыс, чуваш, немец, инглиз, француз телләрендә сәламләде. 1нче гимназиягә, шулай ук башкорт гимназия-интернатына һәм республиканың көнбатыш төбәгендәге тагын ун мәгариф учреждениесенә ЮНЕСКО клубы ачылу турында таныклык тапшырылды. Русия һәм дөнья халыклары мәдәниятләре һәм диннәре диалогын үстерүдә, дөнья халыкларының тарихи, мәдәни, табигый мирасын саклауда, мәгариф учреждениеләренең үзара бәйләнешен ныгытуда бу клубларга зур урын бирелә.

Халыкара ЮНЕСКО проектларында һәм программаларында катнашучы уку йортлары, клублар саны елдан-ел арта бара.

Резеда НУРТДИНОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»