27.04.2011 - Җәмгыять

Яшьләр бердәмлек яклы

Башкортстан дәүләт университетында “Евразия халыклары: бердәмлек нигезендәге сәяси үсеш” дигән темага конгресс узды. Ул яшьләрнең Европа икътисади форумы чикләрендә оештырылды. Чараны ачу тантанасында мәгариф министры Әлфис Гаязов, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры Сергей Лаврентьев һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.

Пленар утырышны ачканда БДУ ректоры Әхәт Мостафин яшьләрне чын мәгънәсендә бердәм һәм актив булырга чакырды.

— Безнең илгә дә, республика һәм бигрәк тә яшьләргә дөньяви мохиттә җитезрәк булырга вакыт җитте, — диде ул. — Әлегә без күп очракта башкалар өчен йомык тормышта яшибез. Көнбатышта бер уку йортыннан икенчесенә күчеп уку кебек тәҗрибә бар. Шул рәвешле яшьләр белем һәм танып белү даирәсен киңәйтә. Кемдер Лондоннан Париж университетына, аннан янә беренче сайлаган уку йортына күчеп белем ала. Моның өчен акча кирәк диючеләр белән килешмим — җитезлек, үҗәтлек һәм кызыксынучанлык кына кирәк.

Чыннан да, фәкать безнең республика яшьләре илләр һәм кыйтгалар буйлап җитез хәрәкәт итәргә хаклы. Чөнки Башкортстан — ике кыйтга капкасы. Франциянең элекке Президенты Шарль де Голль “Урал — континентларны аерып торучы таулар тезмәсе”, дигән. Бу сүзләр хәзерге мохиткә туры килеп бетмидер. Бүген Урал — кыйтгаларны берләштерүче көч, дип әйтсәк тә ярый. Аның итәгендә төрки, славян, фин-угыр халыклары тату яши. Бездә барлык гаиләләрнең 40 проценты катнаш никахлар нигезендә төзелгән. Димәк, республикада толерант халык көн күрә. Евразия идеясен “үлек” дип атаучылар ялгыша дигән сүз бу.

— Моңа кадәр дөньядагы илләр аралашуын үзләрен бөек дип санаган этносларның капма-каршы торуы дип күзалларга булса, хәзер килеп берләшү идеясе алгы сызыкка чыга, — дип билгеләде мәгариф министры Әлфис Гаязов. — Аны тормышка ашыручы төп көч — бүген белем алучы һәм иртәгә ил үсешенә иң зур көч салачак яшьләр. Ә аларның саны республикада 800 мең кешедән артып китә. Дөрес юнәлеш алса, бик зур көч бит бу.

Әлеге конгресс җитди һәм бәхәсле мәсьәләләр күтәрә. Әйтик, глобальләшү һәм милли үзенчәлек, гомумхалык һәм аерым кеше мәсьәләләре каршылыклы фикерләр уятырга мөмкин. Әмма алар турында мәйданда түгел, ә әлеге кебек форумнарда уртага салып сөйләшкәндә ахыры хәерлерәк һәм нәтиҗәлерәк булачак.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»