18.06.2014 - Җәмгыять

Яшьләр дулкын булып күтәрелде

12-13 июньдә Туймазыда, район хакимияте башлангычы һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән  “Яшьләр дулкыны” иҗат фестивале узды. Чара районның иң күркәм төбәгендә — Кандракүл буендагы А. Гайдар исемендәге балалар лагеренда оештырылды.

Фестивальдә 12-25 яшьлек талантлар (коллективлар һәм аерым башкаручылар) катнашты, алар Туймазы, Шаран, Бәләбәй, Краснокама, Ярмәкәй, Миякә районнарыннан иде.

Ярыш дүрт мәйданда биш жанр буенча барды. Конкурсантлар сәнгатьле сөйләм, бию, вокал, инструменталь һәм оригиналь жанрларда көч сынашты, чыгышларын исә Башкортстанның халык артистларыннан, атказанган мәдәният хезмәткәрләреннән, югары уку йортлары преподаватель­ләреннән торган абруйлы жюри бәяләде.

Хәер, бер генә катнашучы да игътибарсыз калмады, һәммәсе — диплом, номинацияләрдә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

Гран-прига “Родина” мәдәният йортының (Туймазы шәһәре) “Йолдызлы юл” цирк мәктәбе лаек булды һәм 10 000 сумга сертификат белән бүләкләнде.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»