26.04.2011 - Җәмгыять

Егермедә җитлекмәгән илледә ир булмас

Компьютер белән үк ярыша алмаса да, адәм баласының хәтере дә тарихтагы байтак хәл-вакыйгаларны үз эченә сыйдырырга сәләтле. Узган елларны кабаттан кулга тотып карау әмәле булмаса да, ул чорга күңел белән булса да кайтып, уңышларга — горурлану, җиңелүләрдән сабак алу мөмкинлеге бар.

Михаил Горбачевка 80 яшь тулган көннәрдә узган гасырның сиксәненче еллары уртасында килеп чыккан “үзгәртеп кору”, “кеше факторы”, “тизләнеш” дигән төшенчәләргә икътисади, социаль һәм әхлакый бәя бирергә тырышу активлашып алды. Бу табигый, чөнки Русиянең яңа тарихының тәүге юллары туксанынчы еллар башында түгел, аннан алдарак языла башлады. Чөнки Горбачевча “процесс китте” дип әйтер өчен җәмгыятьтә аның оеткысының өлгерүе, хәрәкәткә китерүче көчләрнең максатны ачык күрүе кирәк.

Ике дистә ел — тарих өчен күп вакыт түгел. Адәм баласының балигъ булуы да шул чама бара. Бәлки, шуңадыр, сиксәненче еллар азагына — туксанынчы еллар башына әледән-әле әйләнеп кайткан хәлдә дә, ул чорга без әле булса вакыйгаларны китереп чыгарган сәбәпләрне һәм чыганакларны ачыклаучы тарихчы булып түгел, ә аларны күз алдыннан үткәрүче хроникер сыйфатында гына күз салабыз. Шушы мәлләрдәге хәл-вакыйгаларга идеологиядән арынып бәя бирә алмасак, без Советлар Союзының таркалу драматургиясен гади граждан буларак аңлау дәрәҗәсенә җитмәбез.

Туксанынчы ел ил эчендә гаять куерган сәяси вакыйгалар, хакимлек өчен көрәшнең ифрат көчергәнеш алуы белән тәмамланган иде. СССР халык депутатларының IV съезды М. Горбачевны отставкага җибәрергә җитди омтылыш ясады. Шушы ук съездда, ил Конституциясен үзгәртеп, Президентка буйсынган башкарма орган буларак, СССР Министрлар Советын бетерделәр. Аның соңгы рәисе Н. Рыжков вазыйфасыннан язды, Николай Ивановичка шул көнне үк инфаркт булды.

Бер елны ничек озатсак, чираттагысы да шул чама буладыр инде. Грузин ССРы составында яшәгән Көньяк Осетия Төньяк Осетия белән кушылырга маташып карады. Шул аркада Мәскәүдәге әлегә үзәк Хөкүмәт белән Грузия арасында низаг чыкты. Һәм, мәгълүм булуынча, ул әле булса тәмамланмаган. Карасаң, Кавказда чыккан яу СССРны ялмап алачак ялкынның башы гына булган икән. Шул ук гыйнвар көннәрендә, Вильнюста телеүзәк янындагы канкоештан һәм Ригадагы баррикадалардан соң, РСФСР Югары Советы рәисе Борис Ельцин Таллинда Латвия, Литва һәм Эстониянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында договорга кул куйды.

Тарихи хронология күзлегеннән караганда, Балтыйк буе республикаларын вакыйгаларны чамасыз ашыктыруда гаепләп булмый. Чөнки туксанынчы елның җәе-көзендә РСФСР составындагы иң зур автономияле республикалар, шул исәптән Татарстан белән Башкортстан, үз суверенлыгы турында декларацияләр кабул итеп өлгергән иде инде. Сүз бу мәлдә союздаш республикаларның үзаллы дәүләт статусы алуы турында гына түгел, Русиянең үзенең бөтенлек язмышы хакында да барды.

Илдә сәяси вакыйгалар куерса, табигый, халыкның ашъяулыгындагы муллыгы кими. Шул еллар турында уйлаган саен куәтле генә күренгән дәүләтнең эчке тукымаларының көтелмәгәнчә нечкә булып чыгуына хәйран каласың. Туксан беренче елның апрель башында көлке кайгысы булмады, болай да мул тормыш кичермәгән гади кешеләр кибетләрдә әйберләргә хакларның бермә-бер артуын белде. Президент белән Хөкүмәтнең әлеге карары хаклар мәсьәләсендә сугыштан соң кабул ителгән иң авыр акция булгандыр. Илдә һәр товарга дефицит барлыкка килде, аларны озын чират үтеп, талон белән генә ала башладык.

Әлбәттә, халыкның кассаларда сакланган акчасын конфискацияләп һәм товарларга хакны арттырып, Хөкүмәт сумны тотрыкландырырга өмет иткән иде. Әмма продукция җитештерүнең кимүе, салымнар түләнмәү, ихтыяҗның элеккечә югары калуы бюджет дефицитына китерде. Һәм ул арта гына барды. Мәсәлән, туксан беренче ел башында, Американың бер долларын ун сумга сатып алып булса, декабрьдә аның өчен 150 сум бирәләр иде. Әйткәндәй, валюта белән операцияләр ул вакытта җинаять саналды.

Гомумән, егерме ел элекке апрель аен гына хәтер иләгеннән үткәрсәк тә, шушы утыз көн эчендәге вакыйгаларның тарих китапларын шактый калынайтуын күрер идек. Апрельнең тәүге көннәрендә үк Белоруссиянең иң зур шәһәрләрендә хакларның артуына ризасызлык митинглары һәм демонстрацияләре үтте. Унынчы апрельдә үк Минск халкы Михаил Горбачевның отставкага китүен таләп итте. Янә ике атнадан республикада сәяси стачка оештырылды. Ә инде Грузиянең үз мөстәкыйльлеген игълан итүе 1989 елгы фаҗигале вакыйгаларның ике еллыгына туры килде. 31 мартта үткән референдумда куелган “Сез Грузиянең дәүләт мөстәкыйльлеген тергезүгә ризасызмы?” дигән сорауга халыкның күпчелеге уңай җавап биргән иде. Һәм менә, 14 апрельдә, Грузиянең Югары Советы үз рәисе Звиад Гамсахурдианы президент итеп сайлады. Әмма “Ирекле Грузия” лидеры гади халыкның ышанычын акламады, чөнки Гамсахурдиа тәүге көннәрдән үк авторитар режим кора башлады һәм унитар сәяси система булдырды. Бу республикадагы башка фиркаләр һәм милли хәрәкәтләр белән капма-каршылыкка китерде. Илдә кораллы бәрелешләр көчәйде. Нәтиҗәдә, 1992 елның 5 гыйнварында тәүге президент Тбилисидан качарга мәҗбүр булды.

Егерме ел элекке вакыйгаларга тарихи экскурс ясаганда 1990 елның 27 апрелендә хасыйл булган “Иттифак” (“килешү”) татар милли мөстәкыйльлек фиркасенең эшчәнлегенә дә игътибар итми мөмкин түгел.  Бу фирка барлык татар иҗтимагый үзәгенең радикаль  канаты  нигезендә  тоташтырган иде. Бер ел эчендә фирка Татарстанның үзендә дә, читтәге татар арасында да шактый йогынтыга ия булып өлгерде. “Иттифак”  мөстәкыйль татар дәүләте булдыру  ягында иде. Аның җитәкчеләре Ислам идеологиясенә таянды. 1992 елның февралендә “Иттифак” “барлык татарлар”  парламенты дип аталган  альтернатив парламент булдыруда актив катнашты. Бу — фирканең  иң йогынтылы вакыты булгандыр. Ләкин республика җитәкчелеге милли лозунгларны конструктив юнәлешкә бора алды, киң автономиягә ирешү мөмкин булды. 1994  елга Татарстанда  радикалларның йогынтысы инде юкка чыкты.

Ә бу вакытта Үзәктә хакимлек өчен көрәш  хәлиткеч  фазага  җиткән иде. Апрельнең  өченче ункөнлеге башында җыелып, М. Горбачев, Б. Ельцин һәм янә сигез республика җитәкчесе капма-каршы якларның һәркайсысын уртак фикергә килү юлларын тугыз сәгать буе эзләде. Ахыр килеп, яңа Союз  договорын төзергә, яңа  Конституция кабул итәргә, Союзның идарә органнарын булдырырга карар ителә. Килешү үтәлгән хәлдә ил тыныч  юллар белән  үзгәрү мөмкинлеген ала иде. Горбачев та килешүне югары бәяли һәм, СССР куәтле, бөек, шул ук вакытта икенче  корылышлы дәүләт  булып калачак, дип өмет белдерә. Ике көннән соң Үзәк Комитет пленумы Горбачев белән Ельцин  арасындагы  килешүне хыянәт дип бәяли  һәм аның  отставкага  китүен таләп итә. Шулай да Горбачев вазыйфасында кала, әмма бу гына компартиянең  абруен саклап кала алмый. 1990 елда КПССтан 1800000 кеше чыкса, 1991  елның беренче кварталында фирка 587 мең әгъзасын югалта.

Җәмгыятьтәге болаларның, халыклар арасындагы низагларның табигый һәлакәтләр белән  озатыла килүе, чыннан да, хорафат кына түгелдер. Әле без сүз алып барган апрель азагында Грузиядә җир тетрәде, дүрт шәһәр, 150 авыл җимерелде, 70 мең кеше тораксыз калды, 300 кеше һәлак булды. Шул арада Әзербайҗан белән Әрмәнстан арасында кораллы бәрелешләр  янә көчәйде. Әле генә куәтле держава булган  СССР, боздан эшләнгән сарай сыман, эреп, җимерелә иде инде.

Тарих исә үз  юлын дәвам итте. Ул еллардагы вакыйгалар  егерме беренче гасырда да кайтаваз булып кире кайта. Союздан бүленеп чыккан  бер генә  республика да  проблемасыз  гына яшәп китә  алмады. Әмма, аерылу  җиңел хәл ителсә дә, кабаттан якынаю юллары борма-борма булып чыкты. Якын гына дип йөргән  күршеләребез, Русия белән югалтышу мөмкин түгеллеген  аңласа да, дус-туганнарны һаман  ерактан, хәтта  океан аръягыннан эзли. Шулай да  дөньяның куласа булуына, әйләндереп, туры юлга барыбер бастыруына ышаныйк.

Марсель Котлыгалләмов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»