26.04.2011 - Җәмгыять

Тел хәзинәсе — китап

Бишбүләк районында чуваш милли китапханә хезмәткәрләре семинары үтте. Ул якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре Яков Ухсайның тууына 100 ел тулуга багышланды һәм чуваш диаспорасының мәдәни тормышында мөһим вакыйгага әверелде. Төбәкара форумны ике тугандаш республиканың Мәдәният министрлыклары, Милли китапханәләре һәм Бишбүләк районы хакимияте  оештырды. Чарада 15 районнан 50гә якын китапханәче катнашты.

Район мәдәният сарае фойесында башкорт драматургы Габдулла Әхмәтшинның —  90, Яков Ухсайның —  100 һәм күренекле дипломат Кәрим  Хәкимовның тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә-экспозицияләр оештырылган иде.

Тантана “Бишбүләгем” җыры белән ачылды. Чарада катнашучылар алдында район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә районның 36 авылында  чувашлар яши, дип билгеләп үтте. 8 гомуми белем бирү мәктәбендә 725 укучы чуваш телен өйрәнә. Базлык мәктәбе — шагыйрь Константин Иванов, ә Елбулак-Матвеевка мәктәбе Ираида Петрова исемен йөртәләр. Районда ел саен чуваш мәдәнияте бәйрәмнәре үткәрелә.

Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге республика Милли китапханәсе директоры Азат Ибраһимов “Башкортстанның күпмилләтле халкының мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча база китапханәләренең эшчәнлеге” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Ул республикада бердәм китапханә фондының 40 миллионнан артыграк басмадан торуын һәм аннан көн саен 70 меңнән күбрәк укучы файдалануын билгеләп үтте. Бу өлкәдә республика Русиядә алдынгы урынны били. Китапханәләрдә 440 компьютер исәпләнә, аларның 255е Интернетка тоташтырылган, 56 китапханәнең үз сайты бар.

2012 елда китапханә инфраструктурасын үстерүгә 7,5 миллион сум акча  бүлү планлаштырыла.

Чувашстанның Мәдәният, милләтләр, мәгълүмати сәясәт һәм архив эшләре буенча министрлыгының Этноконфессиональ һәм мәдәни мирасны саклау бүлеге мөдире М. Краснов Башкортстанда чуваш халкының рухи-мәдәни үсешен югары бәяләде. Русиянең 85 төбәгендә чуваш милли берләшмәсе бар. Туган телне саклауда һәм үстерүдә китапханә хезмәткәрләренең роле гаять зур. М. Краснов, шулай ук, Я. Ухсайның юбилей тантаналарына килергә вәгъдә итте һәм Башкортстан ягын июньдә Ульяновск шәһәрендә үтәчәк Бөтенрусия акатуена чакырды, Чувашстан турында китаплар бүләк итте.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында республикабызның Чуваш мәдәнияте җәмгыяте рәисе Ю. Михайлов, Чувашстаннан килгән кунаклар Г. Быкова, Р. Степанова, А. Павлова, Н. Шибалова, А. Игнатьева, В. Алексеев чыгыш ясады. Бишбүләк үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры И. Галимуллина ел саен укучыларга 47 мең данә чуваш китаплары бирелүе турында җиткерде. Башкортстанда чуваш халкының мәдәни ихтыяҗларын социаль тикшеренү нәтиҗәләре белән М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты  доценты Р. Гыйльманова уртаклашты. Чувашстан шагыйрьләре Светлана Азамат һәм Олег Прокопьев белән очрашу да җанлы үтте.

Семинар кысаларында шулай ук “түгәрәк өстәл”ләр һәм фикер алышулар, ике республика нәшриятларының һәм Милли китапханәләр фондларының басма продукциясенең исем туйлары үтте.

Көннең икенче яртысында район мәдәният сараенда Чувашстанның халык шагыйре Я. Ухсайның тууына 100 ел тулуга багышланган “Җир шагыйре” дигән әдәби кичә үтте. Анда Базлыктан “Чишмә” халык фольклор ансамбле, район мәдәният сараеның чуваш драма театры, Ермолкино авылыннан “Баланкай” вокаль ансамбле чыгыш ясады.

Владимир СМОЛОВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»