26.04.2011 - Җәмгыять

Чарасызлык

Президент Рөстәм Хәмитов Уфада “Бердәм Русия” партиясе рәисенең кабул итү бүлмәсендә халык белән очрашты. Киләчәктә ул мондый чараны Уфада гына түгел, башка шәһәр һәм авылларда да  даими рәвештә үткәрергә ниятли.

Рөстәм Хәмитов белән очрашуга сигез кеше язылган иде. Алар җимерелү хәлендәге торактан күченү, балалар йортларына ярдәм итү, Уфа лимонариена һәм Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музееның Нефтекама филиалына капиталь ремонт үткәрү, республикада кече авиацияне үстерү, аерым авылларны төзекләндерү мәсьәләләрен күтәрде. Шунысы үзенчәлекле: бу көнне Президентка мөрәҗәгать итүчеләр  арасында шәхси мәнфәгатен кайгыртучылар аз иде, күпчелекне җәмгыяви, социаль әһәмияттәге проблемалар борчый.

Уфадан Елена Владимирцева шушы көнгә кадәр үзе торган йортны күчерү мәсьәләсен башка юллар белән биш ел хәл итәргә тырышып карый. 107 ел элек төзелгән йорт Уфаның тимер юл вокзалын реконструкцияләү кысаларында сүтелергә тиеш була. Елена ханымның сүзләренә караганда, ул урындагы властьларга берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма мәсьәлә хәл ителмәгән. Пенсионер һаман да оныгы һәм туруны белән бик авыр шартларда көн күрә. Йортта хәтта суүткәргеч тә юк. Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары  Сергей Афонинга бу мәсьәләне ел дәвамында хәл итү чарасын күрергә кушты.

Тагын бер уфалы Елена Якупова Президентка Благовещен  шәһәрендәге  балалар йортында спорт залы төзергә ярдәм итү үтенече белән килгән. Ул үзе дә спонсор булырга әзер, әмма  средстволары җитми. Рөстәм Зәки улы изге йөрәкле хатынга рәхмәт әйтте һәм, спорт залының проекты һәм сметасы әзерләнгәч, ярдәм булачагына ышандырды.

Дәүләкән шәһәрендә яшәүче малтабар Анатолий Салийның хыялы — каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру һәм эшкәртү буенча линия төзү. Тик урындагы җитәкчелек аның бу теләгенә каршы килә һәм төзелеш өчен 30 сутый җир бүлүдән баш тарта.

— Ике ел инде хакимият бусагасын таптыйм. Бөтен документларым әзер, әмма башлык, “Сезнең ярдәмгә мохтаҗ түгелбез”, дип планнарыма аяк чала.  Үзем “Эколог“ җәмгыятен җитәклим, тугыз ел чүп-чар җыю, сортларга аеру һәм күмү белән шөгыльләнәм. Бу эшне яхшы беләм һәм киләчәктә чүп-чарны эшкәртүне дә җайга салырга телим, — диде Анатолий Григорьевич.

Президентны бүген бик актуаль булган бу проблеманың хәл ителүенә киртә куючы һәм бизнесменга 30 сутый җир кызганучы җитәкчеләрнең кылыгы аптыратты. “Безнең бурыч — малтабарлыкка ярдәм итү, мин бу хакта кат-кат кабатлыйм. Кемдер ишетми икән, үзенә үпкәләсен, эшкуарларга мондый мөнәсәбәт  булырга тиеш түгел”, диде ул һәм, шунда ук табигатьтән файдалану һәм экология министрына шалтыратып, хәлне ачыкларга, ярдәм күрсәтергә һәм башкарылган эш турында үзенә хәбәр итәргә кушты.

Илеш районыннан килгән Фикус Шаяхмәтовны урындагы властьларның халыкка мөнәсәбәте борчый. Ул төбәктә торак-коммуналь хезмәтләргә хаклар арттырылуның нигезлелеген, урындагы шушы хуҗалыкка йортларны капиталь ремонтлау өчен бүленгән бюджет акчасының ничек файдаланылуын тикшерүләрен үтенде. Ике катлы дистәләгән йорт җимерелеп бара, ремонтлаучы юк икән. Элекке юрист ике миллион сумның максатсыз туздырылуында шикләнә. “Әгәр дә урлау фактын ачыкласак, утыртачакбыз”, дип белдерде Рөстәм Зәки улы.

Бу көнне Президент һәр кешенең хәленә керде һәм анык ярдәм вәгъдә итте.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»