03.06.2014 - Җәмгыять

Яраткан шөгыль – матур нәтиҗәләр

Үз җае белән бара торган шау-шулы шәһәр тормышын калдырып, авылга кайтырга теләүчеләр бар микән? Андыйларның сирәк булуына иманым камил. Гадәттә, яшьләр, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, башкалада калырга тырыша. Әмма Алмаз Сәхипгәрәевка килгәндә, бөтенләй башкача: институтны тәмамлап, тизрәк авылга әйләнеп кайту турында хыялланган ул.

Кулына диплом алгач, егет эшкә урнаша. Үз эшен ачу теләге көчле була. Ялларда, дуслары белән очрашып, киңәшләшә. Теплицада яшелчә үстерүче, ресторан тотучы дуслары аңа кошчылык белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Авыл мохитендә үскән Алмазга әлеге фикер ошый һәм абыйсы белән эшне башлап җибәрәләр.

Кошчылык — илебездә терлекчелекнең иң актив тармагы. Аның нигезен ит токымлы һәм йомырка тавыклары, күркә, каз-үрдәкләр тәшкил итә.

— Декабрьдә бер тәүлеклек чебиләр сатып алып, аларны 4 ай үстереп сатабыз, — дип башлады сүзен фермер Алмаз Фоат улы. — Кышын эшлибез, ә җәен ял итәбез. Алай эшләү күпкә җиңелрәк, чөнки май ае җитсә, авыл халкын эшкә алып чыгу авыр, һәркайсының үз хуҗалыгы бар. Төрле токымлы тавыклар алырга тырышабыз. Мәсәлән, узган сезонда 40 мең  чебине Польшадан кайтарттык, Удмуртиядән, Чакмагыштан сатып алдык.

Быелгы сезонда 153 мең тавык сатылган. Күпләп сатып алучылар Башкортстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә киләләр. География киңәйгәннән-киңәя: быел Кемерово, Омск, Иркутск өлкәләреннән дә килгәннәр. Алар өчен Бакалыда бер кош 50-60 сумга арзан чыга.

— Бакалыда әлеге төр бизнес белән шөгыльләнүче бер мин генә түгел, әмма аларны көндәш дип санамыйм. Мәсәлән, Туймазы районы үзенең теплицалары белән дан тота һәм күпләп яшелчә сатып алучылар, ике дә уйламый, шунда юл тота. Шул рәвешле, алар саны елдан-ел арта. Бакалыда кошчылыкның популярлашуына мин шат кына, — ди фермер.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»