03.06.2014 - Җәмгыять

Батыр якташның истәлеге мәңгеләштерелде

Иске Почкак авылында Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Салиховның бюстын ачу тантанасы үтте. Анда район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколов, Юмаш авыл Советы башлыгы Геннадий Тимофеев, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл эшчәннәре, мәктәп укучылары, Шәйхелислам Гомәр улының балалары, оныклары катнашты. Якташларының бюстын эшләү чыгымнарын “Базы” хуҗалыгы финанслаган.

Шәйхелислам Салихов 1936 елдан Кызыл Армиядә хезмәт итә. Хәсән күлендә япон самурайлары, ак финнар белән алышларда катнаша. Бөек Ватан сугышында хәрби юлын 1941 елның декабрендә башлый, 1нче Балтыйк буе фронтында 334нче укчылар дивизиясенең 407нче аерым разведка ротасы разведчигы була. 1944 елның 16 августында Латвиядәге Липучьи торак пункты янындагы алышта, дошман ныгытмасына беренче булып бәреп кереп, пулемет расчетын юк итә. Шушы батырлыгы өчен III дәрәҗә Дан орденына лаек була.

1944 елның 11 сентябрь төнендә шул ук төбәктәге Безымянное күле янында Салихов разведчиклар төркеме белән алгы сызыкка чыга, өч тәүлек дәвамында дошман хәрәкәтен күзәтеп, дивизиягә мәгълүмат тапшыра. 19 октябрьгә каршы төндә якташыбыз катнашлыгындагы разведчиклар төркеме дошман тылында, берничә солдатны юк итеп, кыйммәтле мәгълүмат ала. Моның өчен 1945 елның 12 февралендә Шәйхел-ислам Салиховка II дәрәҗә Дан ордены тапшырыла.

1945 елның 31 гыйнварында сержант Салихов җитәкчелегендәге разведчиклар отделениесе Польшадагы Клайн Зеллен өчен барган алышта беренчеләрдән булып дошманга ташлана. Сугышчылар немецларның һөҗүмен өч тапкыр кире кайтара, 15 солдатын юк итә. 10 февральдә Польшадагы Зисляк торак пункты янында Салихов җитәкчелегендәге разведчиклар төркеме, дошман тылына үтеп кереп, кыйммәтле документларны кулга төшерә. Күрсәткән батырлыгы һәм оста гамәлләре өчен якташыбыз I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ул, шулай ук, Кызыл Йолдыз орденына, күпсанлы медальләргә лаек булган.

1945 елда демобилизацияләнгән. Иске Почкак авылында гомер кичергән, “Маяк” колхозында бригадир, рәис вазыйфаларын башкарган. 1978 елның 19 июнендә вафат булган. Шәйхелислам Салихов яшәгән йортка мемориаль такта куелган.

Резеда Нуртдинова.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»