03.06.2014 - Җәмгыять

Һәр бала сәламәт булсын!

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә республика балалар клиник дәваханәсендә  бәйрәм чаралары  оештырылды. Анда республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Хәмитов һәм Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова катнашты.

— Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, түземлек һәм сабырлык телим. Авырулар тизрәк китсен,  бәхетле һәм сәламәт булыгыз,  — диде Рөстәм Зәки улы дәваханә алдына җыелган балаларга.

Арытаба Рөстәм Хәмитов дәваханәнең бит-яңак  хирургиясе һәм отоларингология бүлекчәләрендә булды. Ул анда балалар, әти-әниләр һәм табиблар белән аралашты.

Республика җитәкчесе “Елмаю” операциясен  йомгаклау бәйрәмендә дә катнашты.  Башкортстанда ул 26 майдан 1 июньгә кадәр дәвам итте. Аның кысаларында Владимир, Новосибирск, Таганрог, Горно-Алтайск һәм Уфа шәһәрләренең бит-яңак хирургиясе белгечләре 55 сабыйга операция ясады.

 “Елмаю” акциясе кысаларында бик күп балага ярдәм күрсәтелде. Бу — катлаулы мәсьәләне Русия белгечләрен җәлеп итеп хәл итүнең уңышлы үрнәге. Илнең 16 шәһәрендә шундый акцияләр үткәрелгән. Бу меңнән артык бала елмая алачак дигән сүз.

— Бездә заманча җиһазландырылган дәваханәләр күп, анда яхшы белгечләр эшли, әмма тәҗрибә уртаклашу да бик кирәк. Бу акциянең Башкортстанда үтүе шуның белән дә уңышлы, — диде Рөстәм Зәки улы.

Республика җитәкчесе Башкортстандагы  гомум медицина торышына да  тукталды. Атап әйткәндә,  “Ана һәм сабый” перинаталь үзәге төзелүен телгә алды. Ул  2016 елда файдалануга тапшырылырга тиеш,  аның өчен  3,5-4 миллиард сум акча җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, Октябрьскийда — перинаталь үзәк, Ишембайда бала тудыру йорты сафка кертеләчәк.  Рөстәм Хәмитов республика медицинасының зур адымнар белән алга баруын, балалар сәламәтлегенең барыннан да өстен булуын ассызыклады.

— Әлбәттә, табиблар да игътибардан читтә калмаска тиеш.  Аларның социаль, матди хәлен яхшырту өчен күп эшләнә, әмма бурычлар да бар.  Тәү чиратта, безгә яшь табиблар өчен торак булдыру таләп ителә. Бу җәһәттән, республикада социаль торак төзелә. Югарыда телгә алган белгечләр аны сатып алалачак.  Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк, — диде ул.

Чара ахырында Рөстәм Хәмитов  “Елмаю” операциясен  оештыручыларны һәм табибларны бүләкләде, шулай ук Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табибы  Рөстәм Әхмәтшинга дәвалау-диагностика җиһазлары сатып алу өчен 5 миллион сумлык сертификат тапшырды.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»