03.06.2014 - Җәмгыять

Кулларына чиккән сөлге тотып, республика буйлап атлый Сабантуй!

Узган шимбәдә Әлшәй, Авыргазы, Бишбүләк, Дәүләкән, Кырмыскалы, Күгәрчен, Куергазы, Федоровка, Хәйбулла районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә Сабантуй бәйрәме үтте. Һәр төбәктә ул хезмәт тантанасына, җыр-моңга, уен-көлкегә күмелеп, чын мәгънәсендә гомум халык бәйрәменә әверелде.

Федоровка районы эшчәннәре дә Сабантуй бәйрәмен күтәренке кәеф белән каршылады. Язгы кампанияне югары әзерлек белән каршылаган район хуҗалыклары, чәчүне дә кыска агротехник срокларда башкарып чыгуга иреште. Федоровкалыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Башкортстанның Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харасов, Дәүләт җыелышы-Корылтайдан: комитет җитәкчесе Рузалия Хисмәтуллина, Секретариат җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Янбухтин, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Нуретдин Шәфыйков, башка югары җитәкчеләр килде. Аларның чыгышларында билгеләнүенчә, республикадагы аграр җитештерүдә Федоровка районы мөһим урын били. Шунысы аеруча куанычлы, районда аграр җитештерү күрсәткече елдан-ел арта бара, тармакның матди-техник базасы өзлексез яңарыш кичерә, токымчылык эше яхшыра, чәчү әйләнешенә югары репродукцияле сортлар кертелә. Аеруча зур казанышларга ирешкәннәрне исә кунаклар мактау грамоталары, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләде.

Быелгы чәчү кампаниясенең үзенчәлекләре, гомумән, районда эшләр торышы, алдагы чорга бурыч һәм максатлар турында чыгышында хакимият башлыгы Радик Ишмөхәммәтов җентекле итеп җиткерде. Язгы чәчү нәтиҗәләре буенча беренче урын Фрунзе исемендәге хуҗалыкка бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны “Азат” һәм “Сәет” җәмгыятьләре бүлеште. Алар һәм үз һөнәре буенча бер төркем алдынгылар район хакимиятенең мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләр белән билгеләнде.

Тантаналы өлештән соң Сабантуй мәйданында җыр-биюләр, уен-көлке, спорт ярышлары колач алды. Хезмәт кешесен данлаган бәйрәм шул рәвешле кичкә кадәр дәвам итте.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»