31.05.2014 - Җәмгыять

“ГАЗель” урынына - 600 мең сум

29 майда Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның тугызынчы пленар утырышы үтте, анда  54 мәсьәлә каралды.

Парламентарийлар Зөфәр Еникеевны Башкортстанның Конституцион суды рәисе вазыйфасына раслады. Аның кандидатурасын, республика Конституциясенә ярашлы, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тәкъдим итте.

Депутатлар игътибарына ике отчет  тәкъдим ителде. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш министры Евгений Маврин узган елда республика максатлы программаларын гамәлгә ашыру торышы белән таныштырды.

— Үткән ел ахырына Башкортстанда икътисад һәм инфраструктура үсеше, социаль сәясәт һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә 21 программа эшләнде. Республика бюджетыннан шуларны һәм озайлы вакытка исәпләнгән тагын бер максатлы программаны гамәлгә ашыруга акча бүленде, — диде ул. — Моннан тыш, узган елда 55 республика программасы гамәлгә ашырылды, 24 программаны гамәлгә ашыру тәмамланды.

Евгений Мавринның сүзләренә караганда, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру Башкортстанны үстерергә, республикада булган ресурсларны бергә тупларга һәм проектларны тормышка ашырырга булышлык иткән.

Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоро-богатова былтыр республикада балаларның хокукын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау турында чыгыш ясады. Балалар омбудсмены Русиядә, шул исәптән, Башкортстанда бу өлкәдә анык, тотрыклы сәясәт булуын билгеләп үтте.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»