29.05.2014 - Җәмгыять

Польша мәдәнияте көннәре үтте

Бәйрәм тантанасы Уфа районының Октябрьский поселогы урта мәктәбендә башланды. Чарада катнашучылар кайчандыр биредә урнашкан Вольдзики поляклар авылы истәлегенә куелган билгегә чәчәкләр салды. А. П. Пенькевич исемендәге Милли поляк якшәмбе мәктәбе педагоглары һәм укучылары, Пушкинның “Евгений Онегин” һәм Мицкевичның “Пан Тадеуш” поэмалары материалларына нигезләнеп, урысларның — чәй һәм полякларның кофе эчү йолалары турында “Чәй яисә кофе” дигән тарихи-мәдәни чара тәкъдим итте.

Мәдәният көннәре М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында дәвам итте. Анда “Русия һәм Польша мәдәниятендә су кызы образы” дигән темага ачык дәрес үтте. Аны Башкортстан дәүләт университеты Бөре филиалының филология факультеты доценты Юлия Королева әзерләде. Әлеге дәрес кысаларында Ирена Сендлер (Кшижановская) турында доклад тәкъдим ителде. Ул Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Варшава геттосыннан 2500дән артык баланы чыгарган.

А. П. Пенькевич исемендәге Милли поляк якшәмбе мәктәбенең 15 еллык юбилее Мәдәният көннәренең үзәк вакыйгасына әверелде. Мәктәпкә педагоглар, аны тәмамлаучылар, укучылар һәм ата-аналар, шулай ук, Башкортстанның поляк диаспорасы вәкилләре килде. Уфа шәһәре хакимияте, Халыклар дуслыгы йорты, “Башкортстан-Болгария” дуслык җәмгыяте вәкилләре рәсми котлаулар белән чыгыш ясады.

Поляк мәктәбе педагоглары һәм укучылары әзерләгән иҗади номерлар чараның бизәге булды. Чыгыш ясаучылар поляк телендә шигырьләр укыды, җырлар башкарды, шулай ук, “Колобок” әкиятен һәм поляк халык биюләрен  күрсәтте.

Поляк үзәге һәм мәктәбе вәкилләре Благовещен районының Ошмянка авылында булды. Анда 2012 елда элекке полякларның зираты урынына католиклар тәресе куелган иде.

Арытаба бәйрәм Мишкә районының Чурай авылында дәвам итте. Борынгы поляк нәселеннән булган Песляковлар Мишкә районы белән тыгыз бәйле, алар ХVIII гасырдан алып 1918 елга кадәр биредә яшәгән. Тарих укытучысы Е. Николкин тикшеренүләре нәтиҗәсендә Песляков нәселенең йорты һәм бакчасы урыны табылган. Узган елда биредә истәлек билгесе урнаштырылган.

Галия Нәбиева.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»