28.05.2014 - Җәмгыять

“Йолдызлы академия” укучыларын көтә!

1 майда яшь башкаручыларга ярдәм итү  йөзеннән “Йолдызлы академия” музыка-хореография проекты старт алды. Аны оештыручылар — “Арт плюс” продюсер үзәге белән Башкортстанның Мәдәният министрлыгы.

Башкортстан Президентының ике миллион сум грантын откан “Йолдызлы академия”нең үзенчәлеге, максат-бурычлары хакында сүз “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән киңәшмәдә барды. Журналистлар белән очрашуга проектның җитәкчесе Артем Аетов, “академиянең” укыту программалары кураторы Юлия Вәлиева, “Просвет” концерт агентлыгы директоры Булат Әминев һәм музыкаль продюсер, “МАГ” шоу агентлыгы директоры Марат Гарипов килделәр.

Оештыручылар белдерүенчә, проект 13-30 яшьләрдәге талантлы башкаручыларга йөз тота. Алар, “Йолдызлы академия”дә бушлай уку курсы үтеп, “ачылмаган сәләтләрен ачып”, үзләрен киң җәмәгатьчелеккә танытачак.

Проектта катнашырга теләүче 5 июньгә кадәр  звездная академия.рф сайтына фотосын һәм чыгышының язмасын җибәрергә, гаризасын калдырырга тиеш. Талантлы яшьләрне барлау максатында оештыручылар республика буйлап сәфәр чыгачак. Мондый очрашулар Стәрлетамак белән Мәләвездә, Сибай белән Белоретта үтте, бүген — Мәсәгутьтә, 29 майда — Бөредә, 30 майда — Нефтекамада һәм 31 майда Октябрьский шәһәрендә оештырыла. 7 июньдә Уфада сайлау турын үткән 100 кешене тыңлаулар узачак һәм 25 “булачак йолдыз” сайланачак. Арытаба проектта катнашучылар вокал, хореография, сәхнә осталыгы өлкәсендә дәресләр алачак, шоу-бизнес вәкилләре белән танышачак, үзләрен төрле тренингларда сынаячак дип көтелә. Җитди уку курсы аша үтеп, проектта катнашучылар концерт белән чыгыш ясаячак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»