28.05.2014 - Җәмгыять

Ак калфагым төшермәм кулдан...

Күңелне баета торган тансык очрашу булды ул. Җир шарының төрле кыйтгаларыннан, җәмгысы 19 илдән килгән 500гә якын делегат шушы өч көннән соң иң якын дус булып, туганлашып хушлашты. Уйларыбыз, хыял-максатларыбыз уртак икәнлеге ачыкланды. Теләкләр берлеге берләштерде. “Бердәм, бергә, мәңгегә” — очрашуның девизы шулай иде. Бергә булсак кына җиңәрбез, бердәм булсак кына уңарбыз. Дөнья тоткасы — хатын-кыз, милләт киләчәге, әхлагыбыз сафлыгы аның кулларында.

Башкортстаннан дәрәҗәле форумга 30 делегат барды. Нигездә “Ак калфак”, “Сәхиб­җамал” татар хатын-кызлары оешмалары, татар морзалары мәҗлесе әгъзала­ры, милләтем, дип җан атучы зыялы, затлы апа-сеңелләр. Төп һөнәрләре буенча укытучылар, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар һәм башкалар. Һәр икенчесе — шагыйрә, һәр өченчесе — моңлы җырчы. Милләтебезнең йөзек кашы булырдай ханымнар, исемнәре бөтен республикага танылган Дилә Булгакова, Фатыйма Фаткуллина, Динә Морза­каева, Флүсә Назаргулова, Зөһрә Кинҗәбаева, Зәлия Ахунова, Земфира Муллагалиева, За­кирә Ишкинина, Резида Сабитова, Резеда Мөхәммәт­җанова, Люция Дәү­ләть­ярова, Алисә Шәңгәрәева, Лилия Әхмәтшина, Нәфисә Акчурина, Нәфисә Нәбиева һәм баш­калар. Сә­фәрне “Берлек” төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту җәм­гыяте оештырды. Делегация җитәкчесе — оеш­ма­ның башкарма комитеты рәисе, республикада татармын дигән һәр кешегә таныш, рәйхан чәчәгедәй нурлы да, сөйкемле дә Халисә ханым Мөхәм­мәдиева.

Уфадан Казанга кадәр булган тугыз сәгатьлек юл, җыр-моңга күмелеп, кызыклы хатирәләр белән уртаклашып, сизелмичә үтте дә китте. Татарстан баш­каласы үзенең милләтпәрвәр кызларын “ник озак килмәдегез”, дигәндәй еламсырап каршы алды. Татар хатын-кызларының беренче конгрессы берничә ел элек узган. Көн саен туып торган мәшәкатьләр икенче җыенны үткәрүне шулай озакка суз­гандыр, күрәсең. Моннан ары аны ел саен үткәрү тәкъдиме белән чыктылар. Чөнки хәл итәсе мәсьәләләр күп, бик күп җыелган иде. Әйе, хатын-кызның проблемалары ай саен җыелсаң да бетәсе түгел.

Аларны конгресста чыгыш ясаучы һәр кеше яңгыратты. Ә иң элек дөньяның иң күренекле гүзәл затларын   Татар­стан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин котлады һәм Пре­зидент Рөстәм Миңне­ха­новның сәламен укып ишеттерде.

Җыенның хуҗабикәсе — “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оеш­масы рәисе Кадрия Идри­сованың мәгънәле чыгышы залда утырган беркемне дә битараф калдырмагандыр. Татарлыгыбызны, милли җаныбызны саклап калуда хатын-кызның роленә багышланды ул. Кадрия ханымны бүген бик күп нәрсәләр борчый, ул шулар белән уртаклашты, уйланырга чакырды.

— Хатын-кызлар милләт яңарышына хезмәт итәргә тиеш. Бүгенге заманда яшь буынга хак юл күрсәтүче маяклар кирәк. Милли үзаңы­бызны уятырга вакыт. Иң беренче, яшьләрнең яр сайлавына игътибарны юнәлтер­гә иде. Күпләр чит милләткә кияүгә чыга. Катнаш никахлар милләтне ныгытмый, сыегайта гына. “Гражданский брак” дигәннәре дә безгә чит-ят булырга тиешле нәрсә. Балаларыбыз никах­лашып һәм ЗАГСка кереп яшәргә тиеш. Тагын бер бәла: баланы ярып алу гадәти хәлгә әйләнеп бара. Әйе, җаннан җан яралу җиңел түгел, әмма табигать кушканча дөньяга аваз салган белән көчләп карыннан тартып чыгарылган сабый арасында аерма зур. Акланырдай очраклар була, әмма табиблар өчен бу хәлнең төшемле, ке­рем­легә әйләнеп баруы аеруча аяныч. Әйтик, Казанның 3нче бала тудыру йортында туган сабыйларның 32 проценты ярып алынган. Менә ни өчен “Ак калфак” оешмасында башка бел­гечләр белән беррәттән тәҗ­рибәле гинекологлар да булу зарур, — дип борчылу белдерде Кадрия ханым.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»